Шәһри Казан

Безне Галиядәй затлар яшәтә (ФОТО)

Галия Гайнетдинова белән мине 2001 елда «Шәһри Казан» газетасы таныштырган иде. Әлеге басманың фән һәм мәгариф бүлеге мөхәррире булып эш­ләгән чагым, республикада милли рухның кайнап торган, күтәрелеш кичергән, Казанда бер-бер артлы ачылган татар гимназияләренең тырыша-тырмаша аякка басарга омтылган мәле. Шул чорда газетабызның беренче битендә урын алган «Казан һәм казанлылар» рубрикасы...

Галия Гайнетдинова белән мине 2001 елда «Шәһри Казан» газетасы таныштырган иде. Әлеге басманың фән һәм мәгариф бүлеге мөхәррире булып эш­ләгән чагым, республикада милли рухның кайнап торган, күтәрелеш кичергән, Казанда бер-бер артлы ачылган татар гимназияләренең тырыша-тырмаша аякка басарга омтылган мәле.
Шул чорда газетабызның беренче битендә урын алган «Казан һәм казанлылар» рубрикасы бик популяр иде. Миңа милли җанлы ана теле укытучысының иҗади портретын яктыртуны йөкләделәр. Башкалабызда татар милли мәгарифенең беренче учагы булган, Авиатөзелеш районының бишенче гимназиясенә ашкынып баруым, андагы җылы мохиткә сокланып, кош тоткандай сөенеп кайтуым әле дә исемдә. Шул эшлекле сәфәремдә мин үземә чын дус табып кайттым. Галиянең ихласлыгы, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга омтылуы, балаларны яратуы, күпкырлы иҗади шәхес булуы, максатчанлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге шаккатырган иде мине.
Башкортстанның Тәтешле районының бик матур табигатьле Сараштыбаш авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән, тормыш йөген сыңар канат белән көч-хәл тартып баручы әнисе Сәгадәт апаның ярдәмчесе, сердәше булып, бик иртә кул арасына кергән Галиянең нечкә күңеле балачактан ук әдәбиятка, рәсем сәнгатенә тартыла. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдем мәктәбенә йөреп укый башлагач, «мин дә аның кебек матур шигырьләр язсам, шагыйрә булсам иде», дип хыяллана кыз. Кыз әдәби әсәрләрне су урынына эчә, Тукай, Атнабай иҗатын яттан өйрәнә, Габдрахман Әпсәләмов, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим белән хат алыша.
- Шул хатлар мине иҗатка илһамландыргандыр, кечкенәдән булган омтылышымны, күңел һәм иҗат омтылышларымны тагын да киңәйтеп җибәргәндер, мөгаен, - ди мөгаллимә.
Югары сыйныфларда укыганда мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Алар район, республика матбугатында басыла башлагач, күңеле үсеп, журналист булам, дигән карарга килә.
Кемдер максатына бик җиңел ирешсә, Галиягә язмыш урау юллар, киртәләр, сынаулар аша үтүне юрап куя. Нәкъ менә шул чакта ул авырлыкларны җиңәргә, сыгылса да, сынмаска өйрәнә. Иҗади бәйгене уңышлы узган сәләтле кызга КДУның журфагына керергә нибары бер балл тулмавы киртә була, әллә авыр хәлле гади крәстиян баласыннан бер тәпән бал җитми... Күз яшьләрен эченә йотып, ул туган ягына кайтып төшә, күрше Ачы Елга авылында башлангыч класс укытучысы сыйфатында бер ел эшләп ала. Яшь мөгаллимәне балалар үз итә, әмма балачак хыялы ымсындыра-рухландыра, Казанга тартып китерә.
- 4 нче полиграфия училищесына укырга кердем. Югары стипендия алып укып, аны «5» легә генә тәмамладым. Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында 4нче разрядлы хәреф җыючы булып урнаштым. Комсомол эшендә активлыгымны, оештыру сәләтемне искә алып, мине Казан шәһәренең Бауман районы советына депутат итеп сайладылар, анда сәламәтлек саклау юнәлешендә эш башкаруны йөкләделәр, - дип искә ала ул.
Комбинат тырыш хезмәткәрен Мәскәүгә Полиграфия техникумына укыр­га җибәрә. Аны читтән торып тәмамлый.
Милли күтәрелеш шаукымы аңа да кагылмый узмый. Милли мәгарифне күтәрергә кадрлар кытлыгы бик зур вакыт. Моңарчы гел рус телендә генә белем биргән башкала мәктәпләренә милли җанлы, туган телен су урынына эчкән укытучыларны каян гына табып бетерәсе? Галияне 1990 елда Казанның 2 нче урта мәктәбенә (хәзер 5нче гимназия) рәсем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә чакыралар.
Тырыш ханымга янәдән студент эскәмиясенә утырырга туры килә. Казан дәүләт педагогия университетына имтиханнарга әзерләнү, төн йокысы хисабына, көнүзәк темаларга мәкаләләр, фәнни-гамәли рефератлар, докладлар язу, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр иҗат итү... Аларның республика матбугатында басылып чыгуы үзе зур шатлык! Үзе генә иҗат итеп калса бер хәл, укучыларын да әдәби иҗатка рухландыруы, шәкертләренең «Алтын каләм» республика конкурсында җиңеп, журфак студенты булуы ни тора! Әнә аның яраткан укучысы Данил Сәфәров - хәзер үзе матбугат дөньясында танылган кеше, әдәбият укытучысы Галия апасы әле кайчан гына аны бу иҗади юлга кулыннан җитәкләп диярлек алып кергән иде бит. Ничәмә ничә укучысы мөгаллимнең һөнәрен дәвам итеп, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта.
Галия Гайнетдинованың каләм чарлый башлавына өч дистә елдан артык вакыт узган. Аның исеме татар укучысына, республиканың мәгариф мохитенә күптәннән яхшы таныш. Берсеннән-берсе кызыклы, тирән эчтәлекле мәкаләләре, йөрәк хисе белән сугарылган шигъри тәлгәшләре кайсы гына татар басмасында, телевизион тапшырулар каналында чагылыш тапмый калды икән? Югары категорияле педагог, «Ел укытучысы», чирек гасырдан бирле башкалабыз Казанның 5нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты, рәсем укытучысы, башкорт халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге мәртәбәле бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, дүрт китап, 20гә якын җыр тексты авторы, йөз төрле җәмәгать эшләре эчендә кайнаучы, Татарстанда һәм Башкортстанда уздырылучы әдәби, мәдәни, педагогик, методик чараларда актив катнашучы, шәхсән үзе һәм укучылары белән бергәләп, күпсанлы иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаучы, фәнни-гамәли конференцияләрдә ялкынлы чыгышлар ясап, татар халкының милли мәнфәгатен яклаучы ут йөрәкле ханым ул. Ә без исә милләтебезне Галиядәй фидакарь затлар яшәтүен онытмыйк!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: