Шәһри Казан

Безне Тукай җыйды

Быел халкыбыз Тукай елын бәйрәм итә. Бөек шагыйребезнең 125 еллыгына багышланган төрле чараларның Татарстанда гына түгел, Россиянең һәр төбәгендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан да уздырылуы горурландыра да, куандыра да.Күптән түгел шушы уңайдан Литва җирендәге Клайпеда һәм Висагинас шәһәрләрендә дә татар мәдәнияте көннәре үтте һәм анда миңа катнашу насыйп...

Реклама

Быел халкыбыз Тукай елын бәйрәм итә. Бөек шагыйребезнең 125 еллыгына багышланган төрле чараларның Татарстанда гына түгел, Россиянең һәр төбәгендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан да уздырылуы горурландыра да, куандыра да.Күптән түгел шушы уңайдан Литва җирендәге Клайпеда һәм Висагинас шәһәрләрендә дә татар мәдәнияте көннәре үтте һәм анда миңа катнашу насыйп булды. Андагы татар оешмалары, аның җитәкчеләре Флүр Шәрипов һәм Зилә Кәримова бу тантанага бик зурлап әзерләнгәннәр һәм Татарстаннан да кунаклар чакырганнар иде. Мәдәният министрлыгы җибәргән иҗат төркемендә халыкара җыр фестивальләрендә инде танылып өлгергән талантлы яшь башкаручы Илүсә Хуҗина,Татарстанның халык артисты Таһир Латифуллин җитәкчелегендәге «Сәйдәш» бию театры бар иде,шулай ук Латвиядән җырчыбыз Элина Шиһабетдинова да концертта катнашты.
Ерак тоелган араны очкыч якынайтты. Казан һава мәйданыннан күтәрелүгә, кояш чыгуны күзәттек, ә төш вакытында без инде Вильнюста идек. Зәп-зәңгәр күкле, кояшлы, алтын яфраклы җылы көз. Казан дигән язу тоткан каршылаучыларыбыз белән табышып-танышып, Балтыйк диңгезе буенда XIII гасырда ук немецлар нигез салган борынгы портлы шәһәр Клайпедага юл тоттык. Биш сәгатькә сузылган юлыбызда «гаскәр кеби рәт-рәт тезелеп торган» наратлыклар бик күп очрады; тигез, шома юл буйларында ник бер шешә йә капчык аунап ятсын... Шәһәрләрдә дә чисталык, тәртип. Литвада татарларның саны 3500 тирәсе. Клайпедада алар 300ләп. Иске шәһәр өлеше үзенең тар урамнары,бик күп кечкенә кызык скульптуралары белән үзенчәлекле. Тарихы да бай, катлаулы. Драма театры бинасының балконында сугыш вакытында Гитлер да чыгыш ясаган икән. Диңгез буендагы курорт шәһәре Паланга белән дә таныштырып кайттылар.Биредә данлы гәрәбә музее урнашкан.
Ә Висагинас шәһәре бик яшь - 37 ел элек нарат урманы уртасында төзелгән, шифаханәне хәтерләткән бу ямьле урында 30 мең генә кеше яши. Алар төрле милләттән. Безнекеләр - 150 ләп. Иҗат яки дуслык йорты саналган зур бинада һәр милләт үзенең почмагын булдырган. Татарларыбызның бүлмәсе милли рухта бизәлгән: шәмаилләр, Тукай рәсеме, Казан күренешләре, татарча китаплар, уен кораллары, чиккән сөлгеләр, бизәкле көянтә дә үз җиребезне, мохитебезне хәтерләтеп тора, үсеп килүче буын да була биредә. Татарча аңлыйлар, сөйләм дәрәҗәсе генә төрлечә. Аларның «Мирас» исемле вокаль ансамбльләре Вильнюста уздырылган фестивальләрдә дә уңыш казанган. Төрле яшьтәге хатын-кызлар, ирләр, кайберәүләр гаиләләре белән катнаша ансамбльдә. Концерттан соң безнең өчен әзерләнгән табын янында бик моңлы, тәэсирле итеп җырлап та күрсәттеләр. Ә чәйгә һәрберсе тәмле милли ризыкларыбызны да пешереп алып килгән иде. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы-нәтиҗәле, минемчә. Татарстаннан килгән сәнгатькәрләрне күрү, тыңлау, аралашу аларга татарлыкны үстерергә, ныгытырга ярдәм иткән кебек, безнең дә милли хисләребезне яңартып, нечкәртеп җибәрәләр, Татарстанда - татар дөньясында яшәүнең тәмен, кадерен, кыйммәтен күбрәк аңларга булышалар.
Ә инде әлеге шәһәрләрнең иң күркәм концерт залларында узган тантаналы кичәләргә андагы милләттәшләребез генә түгел, Рига, Минск һәм Калининградта яшәүче татарлар да, рус, литва һәм поляк кешеләре дә килгән иде. Рәсми кунаклардан Клайпеда шәһәр башлыгы Витаутас Грублиаускас, Висагинас мэры Далиа Штраупайте, Россиянең Клайпедадагы генераль консулы А.Кротков, концерт ахырында катнашучыларга рәхмәт һәм мактау хатлары тапшырып, «һәр халык туган телен зурларга, үз мирасын барларга, яшь буынга һәм мөмкин кадәр башка халыкларга да җиткерергә тиеш», диделәр.Ул кичтә Г.Тукай шигырьләре милләттәшләребез өчен туган телебездә яңгыраса, Клайпеда драма театры актеры Александрас Шиманскис аларны русча, Литва Язучылар берлегенең Каунас бүлеге Президенты Викторас Руджянскас, Литва шагыйрьләре Альфонсас-Йонас Навицкас, Винцас Лукша үз тәрҗемәләрендә литва телендә укыдылар. Тукай әнә шулай төрле төбәктәге, төрле милләттәге кешеләрне таныштыра, дуслаштыра, илһамландыра:
Тукай абый, дия сиңа күңел,
Ә йөзеңә тагын бер баксам,
Син бит инде миңа абый түгел,
Балам кебек кенә ләбаса.
Даһилыгың шунда синең, шагыйрь,
Әнкәң кебек яшьтә булсам да,
Өйрәтәсең син яшәргә мине,
Син бер чишмә минем сусауга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: