Шәһри Казан

Безнең вуз начар түгел!

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча, Татарстанның өч югары уку йорты «икеле» билгесе алган иде. Баксаң, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Чаллы дәүләт педагогика институты «нәтиҗәсез» эш алып баралар икән.

Реклама

Тик әлеге уку йортларының җитәкчеләре бу карар белән килешеп бетми. КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов 2011 елда (ә мониторингта 2011 ел нәтиҗәләре исәпкә алынган) уку йортының чыннан да кайбер көчсез яклары булуын таныды. Тик бу уку елында энергетика университеты кызу темпта югары үрмәли башлаган. Чаллы дәүләт педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина да үз вузларының тиздән бу исемлектән төшеп калачагына ышана. «Быел БДИ буенча уртача балл 60ка җитте. Тиздән уку йортының кереме 1 миллион 100 меңгә кадәр күтәреләчәк», - дип белдерде ул. Аграр университет җитәкчелегенең дә министрлыкның билгесенә артык исе китми икән. Бөтен вузларны да бер каланчадан торып «хөкем итү» дөрес түгел, дип саныйлар КДАУда.
Югары уку йортларының җитәкчеләре оптимизм белән коралланган. Ә «нәтиҗәсез» вузда укучы студентларның фикере нинди икән?
Ильяс Газизов, КДАУ: «Абсурд бу. Моңа кадәр алдынгы рәтләрдә булган, укытып чыгарган осталары белән дан тоткан вузны нәтиҗәсез дип табулары елмаерга мәҗбүр итә. Үзем тәмамлаган уку йорты турында иң җылы фикерләр генә миндә».
Азат Миргаязов, КДЭУ: «Әле яз көне генә ректорыбыз алышынды. Шушы 5-6 ай эчендә генә дә университетта яхшы үзгәрешләр булды. КДЭУны нәтиҗәсез дип табуларына игътибар итмим.
Әллә бар ул карар миңа, әллә юк. Башка вуз белән берләштермәсеннәр генә.
Сөмбел Сафина, КДЭУ: «Мин укыган вузны әлеге исемлектә күрермен дип уйламаган идем. Бер дә килешмим бу нәтиҗәләр белән. Минемчә, куелган критерийлар бик үк туры килеп бетми. Мәсәлән, БДИ баллары югары уку йортының түгел, ә мәктәпнең белем бирү нәтиҗәсен күрсәтә түгелме икән?!»
Рәзилә Зөфәрова, ЧДПИ: «Безнең вуз начар булса, анда шуның кадәр кеше укырга кермәс иде. Үзебезнең милләт вәкилләре генә дә түгел бит, чит илләрдән дә киләләр. Аларның саны елдан-ел арта. Димәк, студентларга ошый. Чаллы дәүләт педагогика институтына укырга кергәнемә бер дә үкенмим! Мониторинг чыгарган карар белән килешеп булмый».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: