Шәһри Казан

Бәллүр пеликан хуҗасын тапты

1992 елдан бирле уздырылучы «Ел укытучысы» бәйгесенең чираттагысы төгәлләнде. Быел финалда 1500 укытучы арасыннан сайлап алынган 50 педагог көч сынашты. Хәер, болай дип әйтү дөрес булмас, ярыш түгел, тәҗрибә уртаклашу мәйданы иде бу. Төн йокламый план язу, башкаларны нәрсә белән булса да шаккатыру, бөтен республикага «ачык дәрес» уздыру - бәйгенең...

Реклама

Конкурс Казанның 39 нчы мәктәбе базасында узды. Бу белем бирү йортында укучылар Татарстанның төрле почмагыннан килгән укытучыларның дәрес үткәрү алымнары белән танышты. Алар гына түгел, дәресләрне жюри да тыңлады.
Ир-ат укытучылар аз, мәктәпкә яшьләр килми дип зарлансак та, бәйгедә бу таләпләргә җавап бирүчеләр шактый иде. Җиңүне Казанның 143 нче мәктәбе мөгаллиме Сергей Шадрин яулады. 29 яшьлек Сергей сигез ел тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Аңа бәйгенең символы - бәллүр пеликан сыны белән бергә «Рено Логан» машинасы ачкычы да тапшырылды. Хәзер Сергей Россия күләмендә республика данын яклаячак. «Бу бүләкне аванс итеп кабул итәм. Федераль дәрәҗәдә әлеге исемне акларга тырышачакмын», - дип белдерде ел укытучысы.
II урынга башлангыч сыйныф укытучысы Елена Городилова (Түбән Каманың 22 нче мәктәбе), III урынга исә физика мөгаллиме Ләйсән Вәлиева (Буаның 2 нче лицее) лаек булды. Аларга 150 һәм 100 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды. Район мәгариф бүлекләрен дә онытмадылар: хәзер Татарстанның төрле почмагында 45 «Пежо» машинасы җилдерәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: