Шәһри Казан

Быел яңа уку елы 4 сентябрьдән башлана?!

Реклама

Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Шулай итеп, быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип яза «Шәһри Чаллы».
ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән. Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагын бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул, Путин белән очрашканда, шушы фикерне әйткән булган, әмма Россия Мәгариф министрлыгы әлеге тәкъдимгә игътибар итмәгән. Жириновский, компенсация сыйфатында, уку елын 15 июльгә кадәр озынайтырга да тәкъдим итә. Бу хакта аның сүзләрен ТАСС җиткергән.

Күпчелек илләрдә яңа уку елы 15 сентябрьдән башлана, мәсәлән, элеккеге Совет иле республикалары Грузия һәм Азәрбайҗанда шулай.

Шул ук вакытта Россия Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка һәм төбәк башлыкларына уку елы башлануның үзгәрә торган графигын булдыру мөмкинлеге турында уйланырга кушкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу очракта мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укуны 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр төрле вакытта башлау күзаллана. Июль аенда шундый тәкъдим белән президент ярдәмчесе Игорь Левитин чыккан.

Уку йортларында дәресләр башлануга бердәм вакыт 1935 елның сентябрендә кертелә. Халык комиссарлары советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының 1984 елның 1 сентябре карары нигезендә, рәсми рәвештә ул дәүләт бәйрәме итеп билгеләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    319
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    450
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    816
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    11
    0
    0