Шәһри Казан

Бәйрәмең белән, укытучым!

Мәктәп яисә югары уку йортын кайчан тәмамлавына карамастан, һәркемнең гел хәтер түрендә йөртүче остазлары, яраткан укытучылары була. Аллаһка шөкер, минем тормыш андый кешеләргә бай. Без укыган Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев та - шундыйлардан.

Безне югары сыйныфларда укытып, кызыклы дискуссияләр үткәрә белүе белән телне һәм әдәбиятны яраттыра алган укытучым тормышта үз юлымны табарга булышучы рухи таянычыма әверелде, университетта биш ел уку дәвамында төп киңәшчем, ярдәмчем булды. Ул әле дә бу игелекле эшен дәвам итә. Күрешкән саен, беребезне дә онытмыйча, һәр сыйныфташымның хәл-әхвәлен белешеп торуы бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының укыту эшләре буенча беренче проректор вазифасын башкаручы остазымның кайгыртучанлык кебек олы кешелек сыйфатына ия булуы хакында сөйли. Ә аның «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактау хезмәткәре» дигән билге белән бүләкләнүе педагоглык эшчәнлегендә ирешкән уңышларына дәлил.
Бүген Рәфкать абыйның укыткан фәннәре арасында, «Фонетика», «Лексикология», «Төрки телгә кереш», «Когнитив лингвистикага кереш» кебек дисциплиналардан кала, «Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы», «Т.Миңнебаевның журналистлык эшчәнлеге» кебекләре дә бар. Соңгылары мөгаллимнең үз фәнни хезмәтләренә нигезләнә. Ул, үзе туплаган материаллардан махсус программа әзерләп, яшь буынны Әлмәт төбәгендәге данлыклы шәхесләрнең эшчәнлеге белән таныштыра. Монысы аның милли рухлы ватанпәрвәр шәхес булуын раслаучы факт.
Әлбәттә, педагоглыкны фәнни эшчәнлек белән бәйләп алып бару галим-укытучылардан күп көч һәм тырышлык сорый, әмма чын укытучы, минемчә, шундый булырга, һәрвакыт яңалыкка омтылырга, ачышлар ясарга, үрләр яуларга бурычлы. Рәфкать абыйның микротопонимика өлкәсенә керткән өлеше дә зур игътибарга лаек. 2001 елда ул «Татарстанның Көньяк-көнчыгыш Чулман арты микротопонимнарына тарихи-лингвистик анализ» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Галим әлеге хезмәтендә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарының микротопонимнарын тикшергән. Ә бүген Рәфкать абый «Дөнья телләре сурәтендә татар микротопонимиясе» дигән докторлык диссертациясен язу белән мәшгуль. Әлеге фәнни хезмәтнең татар микротопонимиясен дөнья мәйданында таныту өчен зур бер адым булачагына иманым камил.
Һәр мөгаллим өчен иң олы бүләк - укучыларының халкыбызга кирәкле кеше булып җитлегүедер. Шөкер, безнең сыйныф Рәфкать абыйның йөзенә кызыллык китерә торган, төшеп калганнардан булмады. Хөрмәтле мөгаллимебез! Сезне, гомерегезнең иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе һәм Укытучылар көне белән котлап, тормышның бар өлкәләрендә дә уңышлар телим!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: