Шәһри Казан

Чаңгыларга кадәр барладылар

Чебешләрне көз көне саныйлар дип кем әйткәндер, иллә мәгәр, интернат-лицейларда бу эшкә гадәттә яздан ук керешәләр. Әлмәт лицеенда узган беренче сайлап алу турында катнашкан 6 нчы сыйныф малайлары да, аларның әти-әниләре дә инангандыр моңа. Шөкер, халык телендә әле булса татар-төрек лицейлары дип йөртелеп, 4 телдә иркен аралашучы, заманга яраклы балалар...

Реклама

Чебешләрне көз көне саныйлар дип кем әйткәндер, иллә мәгәр, интернат-лицейларда бу эшкә гадәттә яздан ук керешәләр. Әлмәт лицеенда узган беренче сайлап алу турында катнашкан 6 нчы сыйныф малайлары да, аларның әти-әниләре дә инангандыр моңа. Шөкер, халык телендә әле булса татар-төрек лицейлары дип йөртелеп, 4 телдә иркен аралашучы, заманга яраклы балалар укытып чыгаручы интернат-лицейлар үзләренең яуланган биеклекләрен саклый. Әлмәтлеләр дә искәрмә түгел. Лицейны бер кат әйләнеп чыксаң, моңа үзең дә ышанырсың. Диварларда күзне кыздырып торган диплом һәм грамоталар үзләре үк яуланган биеклекнең дәрәҗәсе хакында сөйли. Әнә Максим Космин Мәскәүнең электрон корпоратив университеты уздырган олимпиадада (математика), Илнур Зиннуров (8 нче сыйныф) Мәскәүнең физик-техник университеты уздырган олимпиадада (физика) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр. Дамир Гәрәев, Равил Исрафилов, Роман Попович Техник университет (КАИ) уздырган олимпиадада чирканчык алганнар. Шамил Әхмәтҗановның доклады КФУда узган укучы, студент һәм аспирантларның Бөтенроссия конференциясендә иң яхшысы дип табылган һ.б. Кыскасы, лицей ничек яши, кем ничек укый, нинди уен коралында уйный, кем кайда нинди акробатик этюд күрсәткән, нинди спорт ярышында катнашкан - һәммәсе турында лицейда 2005 елдан башлап 4 телдә чыгып килүче «Источник» газетасыннан да танышып була. «Нигездә, физика белән математикага басым ясыйбыз. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары башлыча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның техник вузларына укырга керә. Узган ел әнә 2 укучыбыз Төркиядәге югары уку йортына китте», - ди директор Фаил Гариф улы Яруллин. Чыннан да, лицейның даны үзеннән алда йөри. Быел да 40 урынга барлыгы 110 бала дәгъва итә, шуларның 80е инде беренче омтылышта ук үзләрен сынап карарга булган. Калган 30ы бәхетен, үз мөмкинлекләрен сынауны 18 майга калдырган. Кагыйдәләр элеккечә: беренче сынауны уңышлы үтүчеләр, икенче тур барышында 3 көн лицейда укып, интернатта яшәп карый. Шулай итеп, аларның бу шартларга, бу кысаларга ни дәрәҗәдә туры килү-килмәве тикшерелә. Инде күпләре, апрель аенда узган Ачык ишекләр көнендә катнашып, уку һәм яшәү шартларын бер кат үз күзләре белән күреп китсә дә, имтихан алдыннан актлар залында узган сөйләшү вакытында мәктәп директоры Фаил Гариф улына сорау арты сорау яудырды. Мәктәп формасы, дәреслекләр һәм ашау-эчүдән алып, кышын шуасы чаңгыларга кадәр барлап чыктылар. Иң мөһиме - бирегә килүче һәр сабыйны, аны озата килүче әти-әниләрне ишек төбенә үк чыгып каршы алучы да, кунакчыллык күрсәтеп, һәркемне кайнар чәй, тәм-том белән кунак итүче дә бар иде ул көнне. Тәрбиядә вак мәсьәлә юк, дибез икән, бүгенге көндә әлеге мәктәптәге укытучы һәм тәрбиячеләрнең 65 проценты ир-егетләр булуы да бик җитди күрсәткеч.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: