Шәһри Казан

«Ел студенты – 2014» эшен башлап җибәрә

Татарстанның ел да бирелә торган «Ел студенты» премиясен йөзләгән студент түземсезлек белән көтә.

- Әлеге премияне «Студентлар оскары» дияргә дә була, чөнки конкурсның масштабы, әһәмияте гаять зур, - ди Татарстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.

Быел «Ел студенты» унынчы тапкыр үткәрелә. Бу студентлар үзидарәчелеге органнары, лидерлар, иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчеләре эшчәнлегендә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән проект. Моннан кала әлеге премия студентларның иҗади, фәнни һәм социаль активлыгын да арттыра. Агымдагы елда конкурс 19 номинациядә ике этапта узачак. Иң кызыклы дип табылган номинацияләр исемлегендә «Чит ил ел студенты», «Ел интеллекты», «Ел иҗади шәхесе». Әмма иң мөһимнәре - «Ел студенты» һәм «Ел вузы» Гран‑при ияләре. Эшләр октябрь аенда кабул ителә.

Узган ел әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булган студент Илдар Хуззятов фикеренчә, конкурста катнашудан куркырга кирәкми. Ул үзе дә җиңүче булыр дип уйламаган. Әмма мөмкин булмаслык эш юк. Бары тик актив булырга, ирешкән уңышларыңны күрсәтә белергә һәм җиңүеңә ышанырга кирәк.

Бу премиягә лаек студентның дүрт өлкәдә уңышлары булырга тиеш: спортта, фәндә, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә, - дип аңлатты Илдар Хуззятов.

Бүләкләргә килгәндә, Гран‑при иясенә Татарстан Республикасы Президентыннан дөньяның теләгән югары уку йортында белем алу мөмкинлеге, башка номинацияләрдә - айфоннар, спорт үзәкләренә абонементлар һәм башка бүләкләр.

Премиянең финалы елдагыча 25 гыйнвар - студентлар көнендә узачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: