Шәһри Казан

Энгель ФӘТТАХОВ: «Кәгазьгә түгел, мәктәпнең йөзенә караячакбыз»

Яңадан белем бирү йортларына дәшеп, кыңгырау шалтырарга да санаулы көннәр генә калып бара. Уку елының быелгысы нинди булыр? Нинди үзенчәлек-яңалыклар көтә безне? Шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирү нисбәтеннән, игътибарыгызга Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Реклама

- Энгель Нәвапович, Татарстан алдагы уку елын нинди яңалыклар белән башлап җибәрә?
- Һәр яңа уку елына зур әзерлек белән килергә тырышасың, ә бу елга килгәндә бигрәк тә, чөнки 2013 - Россиянең һәм Татарстанның «Мәгариф турында»гы яңа закон кабул ителгәннән соң беренче уку елы. 1 сентябрьдән яңа канун кысаларында эшли башлыйбыз.
Икенчедән, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына тулысынча әзер булуын максат итеп куйган идек. Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән биш ел эчендә 800гә якын мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткәрәбез. Бу эшкә ел саен 2,5 миллиард сум акча бүленә. Быел да бу акчалар бирелде, 167 мәктәпне төзекләндерәбез. Алар 1 сентябрьгә әзер булачак.
Мәктәпләр арасында кәгазь тутырып кына үткәрелә торган бәйгеләрне бетерәбез. Быел без күп кенә конкурслар игълан иттек. Мәсәлән, мәктәпләрдә һәм бакчаларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерәбез. Районнар буйлап сигез комиссия йөреп кайтты, төзекләндерү нәтиҗәләрен тикшерергә күрше районнардан да вәкилләр чакырылды. Иң әйбәт әзерләнгән мәктәпләргә 1 миллион, 800, 600 һәм 500 мең сум күләмендә премияләр бирәчәкбез.
Быел беренче сентябрьдән барлык мәктәпләрдә дә бердәм форма булдыруны максат итеп куйдык. Матди авырлык кичерүче гаиләләргә бу яктан да ярдәм итәргә булдык.
Башка еллардан аермалы буларак, дәреслекләрне 1 августка кайтарып бетерү бурычын куйган идек. Барлык дәреслекләрнең якынча 98 проценты кайтып бетте инде. Калганын да шушы көннәрдә мәктәпләргә китереп бетерергә уйлыйбыз.
- Актанышта да, Яшел Үзәндә дә һәм башка районнарда да бертөрле мәктәп формасы булачакмы?
- Юк, андый таләп куймыйбыз. Киемнең нинди булачагын мәктәп үзе билгели. Белем бирү йорты, ата-аналардан акча җыеп, киемне сатып алмый, ә бу эшне оештыра гына, форманы ата-аналар үзләре сатып ала. Мәктәп аша булса, ул әлеге дә баягы дөрес булмаган фикерләр китереп чыгарырга мөмкин.
- Яулык бәйләү мәсьәләсендә соңгы карар ниндирәк булды?
- Мин аны элек тә әйтә килдем: яулык бәйләүгә килгәндә, Татарстанда проблема юк. Милли традицияләребез дә бар бит әле, мисал өчен, кызларыбыз ашарга яулык бәйләмичә әзерләми, шунлыктан мәктәп шурасы, мондый очраклар булганда, үзенең уңай фикерен әйтергә тиеш. Хәзер укытучылар коллективы да, җитәкчеләр дә әлеге мәсьәләгә дөрес карый дип әйтәсем килә.
- Узган ел Татарстанда чыккан дәреслекләрнең чит төбәкләргә барып җитмәү мәсьәләсе дә күтәрелгән иде. Ул ягы җайландымы? Татар теле дәреслекләрен алдыру контрольдәме?
- Министрлыкта моның белән шөгыльләнә торган аерым бүлек булдырырга телибез. Без ел саен төбәкләрдәге бөтен татар теле укытучыларын җыярга һәм алар белән конференция үткәреп, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга, алдагы елларга бурычлар билгеләргә һәм шунда ук кирәкле уку әсбапларын да биреп җибәрергә дигән максат куйдык. Ел дәвамында алар белән элемтәдә торып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә телибез.
- Быел Сезнең карар белән Әгерҗе районындагы Салагыш һәм ул тирәдәге тагын алты мәктәп үзгәртелүдән сакланып калды. Яңа уку елында татар мәктәпләре барысы да ишекләрен ачып җибәрәме? Әллә йөреп уку рәвеше популярлаша һәм камилләшә барамы?
- Әгерҗедәге мәсьәлә аңлашылмаучанлыктан килеп чыкты. Очрашып сөйләштек, бөтен проблеманы да хәл иттек. Һәр авылда башлангыч мәктәп булырга тиеш. Безнең төп максат - балаларга сыйфатлы белем бирү. Ә иң мөһиме - шуларны балаларга җиткерерлек укытучылар әзерләү. Бу җиңел мәсьәлә түгел. Шуңа күрә, бүген терәк мәктәпләр барлыкка китерү эше дә бара. Без аны бүген үк эшләтеп җибәрүне максат итеп куймыйбыз. Һәр районның мәгарифне үстерүдә планы булырга һәм барысы да шуңа карап, ата-аналар белән киңәшеп, тормыш барышын исәпкә алып, хәл ителергә тиеш.
- Зирәк балалар өчен 10 интернат-гимназия булдыру мәсьәләсе ничегрәк?
- Концепциясе эшләнеп бетеп килә. Андый белем бирү йортларының берсе - Актанышта, ул инде эшли. Икенчесен Арчада ачарга планлаштырабыз. Арча педагогия көллияте белән берлектә эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Республиканың төньяк өлешендәге балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен милли кадрлар әзерләүдә үзәк рәвешендә ясарга уйлыйбыз аны.
- Чит илләргә барып белемнәрен арттыручылар быел да булачакмы?
- «Алгарыш» программасы эшләвен дәвам итә. Быел да бу эшкә 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Без укучыларның техник юнәлештә - физика, математика, медицина, биология, химия фәннәреннән белем алуларын телибез. Аннары чит ил профессорларын бирегә китереп укытуга да квоталар калдырдык. Югары уку йортларын эш бирүчеләр белән бәйләргә тырыштык. Укып кайтканнар республиканың яшәешенә этәргеч бирергә тиеш дигән фикердә без.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: