Шәһри Казан

Эшләргә яратмый торган балаларга хезмәтне ничек яраттырырга?

Казан мәктәпләренең берсе. Идән юучы хатынны күзәтәм. Үзебезнең авылда мәктәптә чират буенча идән, парталар юган чаклар искә төшә.

Малайлар чиләк белән су алып кереп бирәләр дә, кызлар белән акрын гына, үз җаебызга, сөйләшә-сөйләшә, классны җыештыра идек. Уртак хезмәт берләштергән. - Хәзер мәктәп укучылары идән юмыймы әллә? - дим җыештыручыга.

- Әти-әниләре, ник минем баламнан идән юдырасыз, дип каршы килә, үзләре дә моны хурлыкка саный, хәзерге балаларны эшләтеп буламыни, - ди идән юучы хатын.

Менә сиңа мә! Хезмәт дә­ресләре дә бетте инде хәзер. Бу дәресне заманчалаштырып, технология дип йөртә башладылар. Тик укучыда мәктәп яшеннән үк хезмәткә мәхәббәт уятмагач, эшче һөнәрләрне сайлаучылар юк дип зарланудан ни мәгънә?

Хезмәт урынына

1993 елның 1 сентябреннән технология дәресе ­Россиядә белем бирү программасына кертелгән. Әлеге дәреснең максаты: милли культураны саклап калу, илнең икътисади, социаль өлкәсенә йогынты ясау, хәзерге икътисади шартларда яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт уяту, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү. Зур совет энцик­лопедиясендә аңлатылганча, «Технология» грек теленнән «осталык» дип тәрҗемә ителә. Бу сүз чималны эшкәртү, ярымфабрикатлар әзерләүне дә үз эченә ала. Федераль база уку планы буенча, V-VI сыйныфлар технологияне атнасына ике сәгать укый, VII-VIII сыйныфларга бу дәрес атнасына бер сәгать керә. Югары сыйныфларда исә мәктәпнең юнәлешенә бәйле рәвештә укучыларны билгеле бер профиль буенча әзерлиләр. «Техник хезмәт», «Авыл хуҗалыгы хезмәте кебек» юнәлешләр буенча белем алырга була.

«Татарстан Республикасында 2015-2025 елларга укучыларны тәрбияләүнең үсеш стратегияләре» программасын күзәтеп чыкканнан соң, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова: «Анда барысы да бар: патриотик тәрбия, рухи, физик тәрбия. Бердәнбер булмаган нәрсә - хезмәт тәрбиясе», - дип канәгатьсезлек белдергән иде. Дөрес, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәл алай ук катлаулы түгел, ди. Баланы хезмәткә өйрәтә торган мәктәп яны лагерьлары җитәрлек, алар фикеренчә.

Министрлыктан алынган мәгълүмат буенча, быел республикада җәй көне 1020 мәктәп яны лагере эшләгән. Аларда 61500 бала ял иткән. Бөгелмәдә, мәсәлән, укучылар тимурчылар отрядлары оештырып, ветераннарга ярдәм иткән.

Азнакайда 12 хезмәт һәм ял лагеренда 14 яшеннән узган укучылар яшелчә, җиләк-җимеш үстергән, мәктәп яны бакчасын тәртипкә китергән, чишмәләр чистарткан, дару үләннәре җыйган.

Реклама

Нурлат лагерьларында ял итүчеләр дә, яшелчәләр үстереп, мәктәпкә файда ясаганнар. Нәтиҗәдә, яңа уку елыннан мәктәптә ашау очсызракка төшәчәк. Мамадыш районында исә укучылар мәктәп яны бакчаларында үстергән яшелчәләрне сатып акча да эшли. Кыскасы, мәктәп яшеннән үк үзе эшләп тапкан малның кадерен белергә өйрәнә.
Авыл баласы эш яратып үссен өчен хезмәт дәресләре кирәк тә түгел, хәер. Такта сөртүне дә эшкә санаган шәһәр баласы белән чагыштырганда, авылныкылар мәктәптән кайта да тирес түгәргә чыгып китә, БДИга әзерлек вакытында да бәрәңгесен утырта, әти-­әнисенә булыша. Күп нәрсә гаилә тәрбия­сенә дә бәйле, әлбәттә. Ялкау баланы хезмәт дәресе генә үзгәртә аламы икән?

Оекбаш бәйләп кенә дәрескә тартып булмый

Икътисади, сәяси, социаль өлкәдәге яңарышлар нәтиҗәсендә, мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр күзәтелә. Дәрес алып бару алымнары, җиһазлар да яңара.1990 елларда хезмәт дәресләрендә укучылар салат ясап, кадак кагарга өйрәнсә, заманча мәктәп яңа таләпләр куя. «Хәзерге укучыны оекбаш бәйләргә өйрәтеп кенә дәрес­кә тартып булмый», - дигән иде миңа бер әңгәмә вакытында Авиатөзелеш районының 33 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә технология фәненнән укытучы Айсылу Баһаветдинова. Әйе, компьютер, интернет заманында укучыны станок артына бастырып кара син! Укытучылар бу мәсьәләдә дә сынатмый. Әлеге дә баягы шул 33 нче мәктәптә, мәсәлән, укучыны кул эш­ләренә тарту өчен, укытучылары тильда курчак­лары тегә башлаган, хәзер шактый популярлаша башлаган бомбоньеркалар да ясарга өйрәнәләр, әйбернең өслегенә кәгазь салфеткалар ярдәмендә сурәт төшереп, иске стильдә бизәү - декупаж буенча дәресләр дә алып баралар.

Балтач районы мәктәбендә технология укытучысы Рәсимә Гатиятуллина да, заман белән бергә атлаганда гына укучыны кызыктырып була, дип саный. Элек хезмәт дәресендә бер алъяпкыч тегәр өчен өлгесен ясаганчы, кискәнче, теккәнче ярты ай вакыт китсә, хәзер яңа программалар нигезендә, бер халатны бер көндә тегәргә була, ди укытучы. Бу укучыларның үзләренә дә кызык: мәктәптән тыш та өйләрендә, интернетта махсус сайтлар аша әзер өлгеләр нигезендә, теләгән киемне тегә алалар.

Һөнәри белемне мәктәптә үк үзләштерәчәкләр

Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр шактый әле: кайбер мәктәпләрдә технология дәресләре өчен аерым бүлмәләр юк. Эш кораллары, җиһазлар җитеп бетми. Кайбер ата-аналарның технология дәресләре өчен итәк тегәргә материал сатып аласы килми, хәзерге егетләр арасында балта тотарга, кадак кагарга теләмәгәннәре дә җитәрлек. Бу мәсьәләләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы хәлдән килгәнчә хәл итәргә тырыша. Быел Казанда беренче тапкыр мәктәпара укыту комбинаты зур мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә башлая­чак. Бу технология белемен тирәнәйтү өчен махсус эшләнә. Укучылар мәктәптә үк һөнәри белемне үзләштерәчәкләр. Технология базалары Казанның 91, 98, 112 нче мәктәпләрендә, 102 нче гимназиядә, 110 нчы лицейда урнашачак.

Башкаланың өч мәктәбе «робототехника» юнәлеше буенча мәйдан булдыру өчен грант отканнар.

2019 елда Казанда «WorldSkills Competition» эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Димәк, илебездә эшче кадрларга игътибар тагын да артачак дигән сүз.

Сүзен-сүзгә

Казан мэры ­Илсур Метшин:
- Казан - перспективалар шәһәре. Без урта һәм югары белем бирү мәсьәләләрендә югары күрсәткечләргә ия. Казанның ике югары уку йорты милли уку йортлары унлыгына керә. Казанда барлыгы 170 мең студент укый, шул исәптән дөнья­ның 93 иленнән 6 мең чит ил студенты. WorldSkills -2019 чемпионатын уздыру үсеш өчен яңа юллар ачачак. Безнең бурыч - киләчәктә икътисадның үсешен тәэмин итә ала торган буын тәрбияләп чыгару.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: