Шәһри Казан

Физкультура яратсаң...

Күптән түгел физкультура белән даими шөгыльләнүче балаларның яңа белемнәрне яхшырак үзләштерүе тагын бер кат исбатланды. АКШ галимнәренең тикшерү нәтиҗәләре PLOS ONE журналында дөнья күргән.

Иллинойс университеты галимнәре 9-10 яшьлек иллеләп баланың укуда өлгерешен һәм хәтер эшчәнлеген тикшергән. Тәҗрибәдә катнашучыларга уйлап чыгарылган картада төрле әйберләрнең урнашуын һәм аларның исемнәрен истә калдыру бурычы куелган. Биремнәрнең барысы да уку программасыннан алынган. Балаларның бер өлеше физкультура белән ныклап шөгыльләнә торган төркемнән булса, яртысына спорт белән бик үк дус булмаган укучыларны туплаганнар. Сорауларны төрлечә буташтырып та биреп караганнар. Аңышкансыздыр инде, спортны үз итүчеләр күпкә яхшырак нәтиҗәләр күрсәткән.
Димәк, белем бирү йортларында спорт белән шөгыльләнүне кысмаска кирәк. Сүз уңаеннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикабыз мәктәпләрендә физкультура дәресләре атнага өч тапкыр укытыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: