Шәһри Казан

Фән биеклекләрен яулаганда

Дәресләр башланып киткәнче, уку йортлары гаҗәеп бер тормыш белән яши. Диварларга сыешмаган яшьлек дәрте, юктан кызык табып көлешү, үчекләшү, мода яңалыклары белән уртаклашу, «үзе ишетмәсен» дип, укытучыларга тәхәллүс уйлап табу дисеңме - һәммәсе бергә әллә кайлардан ишетелеп торган язгы гөрләвекне, аерылып чыгарга әзер булган корт күчен хәтерләтә. Вакыт җитеп, студентлар...

Ихтыяҗ булганда, ул студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр белән аралашып, киңәшен биреп, кулъязмалар укып, көннәр буе утыра. Аңа барысы да диярлек «Илгизәр абый» дип өзелеп, якын күреп, аның зарланмыйча, иренмичә ярдәм итәсенә ышанып эндәшә. Югары уку йорты укытучысы өчен укучыларың, дәвамчыларың, әйтер сүзеңә ихтыяҗ булуны тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда?!
Мәгълүм ки, 1990 елларда туган кискен үзгәрешләр дулкыны җәмгыятьне, иҗтимагый тормышны дер селкетеп, сискәндереп җибәрде. Узып барган гасырның буеннан-буена бертуктаусыз алмашынып дәвам иткән берсеннән-берсе киеренке, драматик вакыйгалар мәгариф эшен дә читләтеп узмады. Аны шактый дәрәҗәдә зәгыйфьләп, белем һәм тәрбия бирүнең милли-әхлакый, дини, рухи-гуманистик традицияләрен какшатты. Дөньяның давылланган бер мәле: Балтыйк буе, Кавказ, Урта Азия халыкларының инде мөстәкыйльлек алып, үз дәүләтләрен төзегән һәм бу вакыйгаларның татар халкына да зур йогынты ясаган, Казан урамнарында «мөстәкыйльлек», «ана теле», «үзбилгеләү» кебек илаһи сүзләр яңгыраган, ә калын диварлы бүлмә-кабинетларда ил-республика язмышы, татар милләте, аның киләчәге хакында кызу-кызу бәхәсләр барган тарихи көннәр иде бу. Шушы елны Илгизәр Тимергали улы Казан шәһәре, Киров районының 81 нче мәктәп-гимназиясен җитәкли башлый. Фән белән нык кызыксынуы, үзенең эшен яратып башкаруы һәм зур тырышлыгы нигезендә, ул 1995 елда педагогика фәне буенча кандидатлык диссертациясе яклый, ә инде биш ел узгач, педагогика фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Аның фәнни хезмәтләре профессор Җ.Г. Нигъмәтов җитәкчелегендә дөнья күрә. Әлеге фәнни хезмәтләрдә бүгенге заман өчен актуаль булган юнәлеш - үсеп килүче яшь буынга экология тәрбиясе бирүне камилләштерү проблемасы тирәнтен өйрәнелә.
Хәзер ул күп вакытын еллар дәвамында тупланган гыйльми байлыкны студентларга, аспирантларга, яшь укытучыларга биреп калдыру ихтыяҗына юнәлтә. Илгизәр Гайсин җитәкчелегендә якланган 25 диссертация юнәлеше Татарстан Республикасында гына түгел, ә илебезнең башка өлкәләрендәге югары уку йортларында эшләүче галимнәрнең эш алымнарында да уңай чагылыш таба.
Аның тарафыннан 360 фәнни, укыту-методик басма хезмәт, шул исәптән 6 авторлык монографиясе, укытучылар һәм студентлар өчен язылган 30дан артык укыту методик ярдәмлекләре, дәреслек китаплары бар.
Илгизәр Тимергали улының нәсел дәвамчылары - балалары да әтиләренең традицияләрен лаеклы дәвам итә. Уллары Ринат белән Марат, аспирантураны вакытыннан алда тәмамлап, үзләренең фәнни җитәкчеләре - Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә уңышлы гына кандидатлык диссертациясе якладылар. Икесе дә җәмгыять өчен мөһим һәм үтә дә актуаль булган экологик куркынычсызлык, экологик-мәгълүмати тәрбия проблемаларына тирәнтен анализ ясап, аларның чишелеш-үсеш юнәлешләрен концепция тәгълиматы буларак фәнни яктан дәлилләп бирделәр. Россиянең Югары Аттестация комитеты яшь галимнәр Гайсиннарның фәнни ачышларына югары бәя бирде.
2002 елда Казан дәүләт педагогика университетында география факультеты оеша һәм шул көннән башлап әлеге факультет белән Илгизәр Тимергали улы җитәкчелек итә, ә инде 2009 елдан табигать-география факультетының деканы булып сайлана. Ул декан булып эшләгән чорда факультетта зур һәм нәтиҗәле эшләр башкарыла. Матди-техник база ныгый, факультет эчендә биоэкология һәм инглиз теле кафедралары ачыла, «Татарстан Республикасы халыкларының демографик проблемалары», «Региональ география һәм экологияне укытканда яңа педагогика технологияләре» дигән фәнни-эзләнү лабораторияләре оештырыла. «Геоэкология», «География-инглиз теле», «Социаль-мәдәни сервис һәм туризм», «Кунакханә сервисы» шикелле белгечлекләр кертелә. Моннан тыш, география һәм экология белемнәрен укыту буенча магистратура ачыла.
Илгизәр Гайсин педагогика өлкәсендәге уңышлары өчен галим К.Д.Ушинский, В.И. Вернадский исемендәге медальләргә лаек була. Шул ук вакытта ул «Укучы яшьләргә экология белемнәрен укытканда дәвамчанлык принцибын куллану» фәнни мәктәбенә нигез салучы булып та тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: