Шәһри Казан

Икътисадчылар кирәкми, инженерлар кирәк

Абитуриентлар БДИ тапшырырга әзерләнсә, уку йортлары аларны кабул итү мәшәкате белән кайный. Ел саен югары уку йортларының кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр була бит. 2015 ел абитуриентлар өчен нәрсә әзерли соң?

Быел республикада мәктәпне 18 701 бала тәмамласа, вузларда алар өчен 16 588 бюджет урыннары бүленеп бирелгән. Сан, узган ел белән чагыштырганда, шактый югары. Ләкин бу укырга керергә җиңелрәк булачак дигән сүз түгел. Бүленеп бирелгән бюджет урыннарының бер өлеше магистрлык дәрәҗәсен алырга теләүчеләр өчен.

Тагын бер яңалык - бу уку елында гуманитар, авыл хуҗалыгы, икътисад, педагогика юнәлешендә белем бирүче уку йортларында бюджет урыннары кыскарачак. Ә инженер-техник һөнәре буенча, киресенчә, арта.

Әйтик, Казан милли тикшеренү технология университетында (КХТИ) былтыр түләүсез урыннар саны 3 320 булса, быел ул сан 4 638гә җиткән. Ә менә Казан дәүләт энергетика университетында 300ләп урын кыскарган. Казан федераль университетында меңнән артык урын күбрәк бирелгән. Бары тик педагогика белгечлеге буенча гына бюджет урыннары кимегән. КФУ проректоры Рияз Минзарипов белдергәнчә, вузда биология, химия, физика укытучыларын әзерләүгә бирелгән 152 урын кыскартылган.

Быел максатчан кабул итү юнәлешендә дә үзгәрешләр бар. Хәзер вузлар педагогика юнәлешендә максатчан кабул итү өчен барлык бюджет урыннарының 40 процентын, ә медицина буенча хәтта 50 процентын бүлеп бирәчәкләр.

Реклама

Башка бүлекләргә максатчан керүчеләр өчен барлык бюджет урыннарының 15 проценты бирелә, ләкин аерым бер очракта бу сан артырга да мөмкин.
Укырга кергән студент өчен вуз гына түгел, ә оешма да җавап бирәчәк. Шуңа да, укырга кергәндә, ике килешү төзелә: беренчесе эш тәкъдим итүче белән абитуриент арасында булса, икечесе вуз белән оешма арасында булачак.

Районнар эш бирүчеләрдән гаризалар җыеп, максатчан юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исемлеген төзергә тиеш. 1 майга кадәр әлеге исемлекләр тармак министрлыкларына җибәрелә, ә алар үз чиратында гомуми исемлекне 10 майга кадәр вузга тапшыра. Билгеле булганча, бу районнардан килгән яшьләр үз җирлекләренә кайтып төпләнсен, эшкә урнашсын өчен эшләнә. Уку барышында юллама бирүче як абитуриентка социаль яктан ярдәм итәргә тиеш. Моңа кадәр максатчан юллама буенча укучыларның нибары 60 проценты гына эш белән тәэмин ителгән.

Югары уку йортларына документлар кабул итү 19 июньдә башлана. 30 июльдә вузларның сайтында һәм мәгълүмат стендларында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга, ә 4-7 августта исә гомуми конкурс буенча кабул ителүчеләрнең исемлеге эленә. Имтиханны нинди телдә кабул итәсен вуз үзе хәл итәчәк.

Хәзер абитуриентларның шәхси җиңүләренә дә зур урын бирелә. Россия яки дөнья чемпионы кебек дәрәҗәле урыннары булган студентларга БДИ балларына тагын ике балл өстәлә. Олимпиадаларда да лаеклы урын алучыларга ике балл өс­тәлә. Ә менә мәктәпне бары тик алтын медальгә генә бетерүчеләр өч баллга лаек булачак. Укучының бөтен уңышларын җыеп, гомуми сумма 9 баллга кадәр җитәргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: