Шәһри Казан

Илдар Гыйльметдинов: «Һәр баланың да БДИны туган телендә бирү хокукы булырга тиеш»

Илдар Гыйльметдиновны бер урында тоту җиңел түгел. Әле Мәскәүдә ул, әле Казанда, ул да түгел, халыкны борчыган сорауларга җавап бирер өчен, Татарстан районнары буйлап чыгып китә, чит төбәкләрдән кайтып керми. Үзе дә: «Бөтен буш вакытым юлда уза минем», - дип шаярта. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе...

Илдар Гыйльметдиновны бер урында тоту җиңел түгел. Әле Мәскәүдә ул, әле Казанда, ул да түгел, халыкны борчыган сорауларга җавап бирер өчен, Татарстан районнары буйлап чыгып китә, чит төбәкләрдән кайтып керми. Үзе дә: «Бөтен буш вакытым юлда уза минем», - дип шаярта. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белән әңгәмәне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Балалар бакчаларына чират бетәчәк
Россиянең Дәүләт Думасы депутаты еш кына Казанда «Бердәм Россия» партиясенең кабул итү үзәгендә халык белән очраша. Анда, гадәттә, шау-шу, күз яше, һәркемнең үз проблемасы, һәркем депутаттан ярдәм көтә.
- Илдар Ирекович, шә­һәр халкын нинди сораулар борчый?
- Төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Гадәттә, күп кенә инстанцияләрне узганнан соң нәтиҗә булмагач, чарасыз­лыктан, бирегә киләләр. Ае­руча шәһәр тормышына кагы­лышлы сораулар күп. Тузган тораклардан нигә күчермиләр, арендалы тораклар нигә төзелми дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Торак мәсьә­ләсенә килгәндә, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, закон кабул ителде, программа эшли. Йортларны төзекләндерү исемлеге бар, бу чиратка салынган. Кызганычка, бөтен йортны да бер елда рәткә китереп бетереп булмый. Аерым кешенең чиратын да уздыра алмыйбыз, бу гаделсезлек булыр иде. Икенче берәү тагын артка чигенә дигән сүз бит. Торак мәсьәләсе болай да иң зур проблемаларның берсе булып кала инде ул. Күп кенә кешеләр бернинди категориягә дә керми. Классик ипотека белән фатир алырга акчасы җитеп бетми. Социаль ипотека программасына басар өчен бюджетта эшләми, Казанда теркәлүе юк, яшь гаиләләр рәтенә кермәүчеләр дә җи­тәрлек. Хәзер бушлай торак бирү дигән нәрсә юк бит инде. Бөтен өмет - арендалы торакта. Тик ул да бар көченә эшләп китә алмый әле. Сәбәбе - торакларны бушлай хосусыйлаштыруга нокта куелмаган. Бушлай приватизацияләү турындагы закон гамәлдә булганда, арендалы торакларга күченгән кешеләр иртәгә үк аны үз исемнәренә хосусыйлаштырып куярлар иде. Ә арендалы торак исеменә туры килергә тиеш. Кеше анда гомере буе яшәсә дә, шәхси милке итә алмый. Хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирә торган законны ничә ел озайтабыз инде, 2016 елда бәлки соңгы срок булыр. Шулай ук балалар бакчаларына чиратыбыз җитми, менә фәләненче идек, фәлән урынга күчтек, дип тә киләләр. Монда барысы да электрон чират нигезендә эшләнә, бернинди үзгәреш­ләр кертеп булмый. Бюджеттан шактый гына акча бүленеп бирелде, хәзер 3-7 яшькә чаклы сабыйлар өчен балалар бакчалары күпләп төзелә. Балалар бакчасына кытлык проблемасы алдагы өч елда хәл ителер дип уйлыйм. Гражданлык алу мәсьәләсендә дә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Әнә, читтән кайткан бер егет монда эшкә урнашкан, өйләнгән. Тик Татарстанда тору вакыты чыга, аңа китәргә кирәк. Гаиләсен, эшен калдырасы килми. Миграцион хезмәт белән элемтәгә чыгып, шундый мәсьәләләрне хәл итәргә дә туры килә. Күп кешегә бары гади игътибар җитеп бетми.
- Сез Татарстанның биш районы: Кукмара, Саба, Кама Тамагы, Теләче, Әтнәдә дә халыкны кабул итәсез бит әле.
- Әйе, авыл халкы үзен борчыган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Авылның үз проблемалары: юллар начар, каядыр су юк, мәктәпләр ябыла, мәдәният йортларына ремонт кирәк һәм башкалар.
Татарча имтихан бирү мөмкинлеге бар, рәхим ит кенә...
- Мәктәп дигәннән, сез Россия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы да. Оптимальләштерү дигән булып, авылларда күп мәктәпләрне кыскарттылар. Ябыласы мәктәп­ләр ябылып беткәндер инде?
- Юк, ахры, әле. Тагын бер тәкъдим турында сөйләшүләр бара. 80 укучыдан да кимрәк булган урта мәктәпләрне кыскарту турында. Күп нәрсә үзидарәләрдән тора икәнен дә онытмаска кирәк.
- ?
- Мин үзем Келәнче авылыннан (Кама Тамагы районы) Олы Кариле авылына барып укыдым. Көчле, зур мәктәп шунда иде безнең. Оптимальләштерү программа­сының максаты ак­чаны янга калдыру булырга тиеш түгел. Баланың мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк. Күп кенә мәктәпләрдә шартлар тудырылмаган, укытучылар җитми, спорт мәйданчыклары төзелмәгән. Балага: «Волейболны шулай уйныйлар!» - дип тактага язып аңлатып булмый бит инде. Кыскасы, монда баланың бер гаебе дә юк, бөтен мөмкинлекләр тудырылган, заманча мәктәптә укырга хакы бар. Әгәр шундый белем йорты бар икән, нигә әле анда балаларны тупламаска? Әлбәттә инде, бер мәктәпне ябып, шундый ук икенче мәктәпкә күчерү турында сүз бармый. Монда юллар, транспорт мәсьәләсен дә җайга салырга кирәк. Ә менә башлангыч мәктәпләр һәр авылда калырга тиеш дип саныйм.
- Соңгы елларда укытучыларның, тәрбияче­ләрнең хезмәт хаклары артты. Ә менә тәрбияче ярдәмчеләре, мәктәптәге башка хезмәткәрләрнеке шул ук калды. Еш кына бу тигезсезлек коллективта да бәхәс кузгата.
- Әйе шул. 2018 елга кадәр каралган «юл картасы» буенча медицина хезмәткәрләренә, пешекчеләргә, башка техник персоналга хезмәт хакы арттырылыр дип көтелә. Чыгымнарны төбәкләр үзләре дә күтәрә ала, аларда андый вәкаләтләр бар. Әлбәттә, күбесе федераль үзәк ярдәменнән башка булдыра алмый.
- Мәктәпләрдә тиздән БДИләр башланачак. Бу өлкәдә үзгәрешләр күзәтеләме?
- Хәзер әнә рус теленнән инша дигән нәрсә керде. Имтиханнарда укучының фикерләвен чагылдыра торган бирем­нәр кертергә тырышабыз. Тестларны камилләштерү эше бара. Иң мөһиме - БДИ белән укучыны куркытыр­га кирәкми. БДИны укытучының белем бирү дә­рәҗәсен билгели торган төп күрсәткеч дип кенә дә карарга ярамый, укытучының хезмәт хакын да бу нәтиҗәләрдән чыгып кына билгеләү дөрес түгел. БДИ бетмәячәк инде ул, аны дөрес кабул итәргә, аның уңай якларын күрергә кирәк. Хәзер югары уку йортына керү мөмкинлеге зуррак, бюджет урыннары да 60 процентны тәшкил итә. Элек ул 30 проценттан артмады. Шулай да һәр абитуриент та югары белем алырга тиеш дигән сүз түгел инде, һөнәри белемне үзләштерүчеләр дә кирәк.
- Татар телендә БДИ бирү мөмкинлеге бармы?
- Ник булмасын, бар. Татар теле һәм әдәбиятыннан рәхәтләнеп бир БДИны. Сайлаучысы гына сирәк бит аны. Минемчә, һәр баланың да туган телендә бер фәннән булса да БДИ бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Һәрхәлдә, андый хокукны булдырырга кирәк. Мин бу хакта гел әйтәм. Әлеге закон проекты әзер, Дәүләт Думасына кертергә дә җыенам. Кызганычка, әле бу тәкъдим яклау таба алмый. Мәскәүдә, гомумән, тарих, математика кебек фәннәрне татарча укып була дигәнгә ышанмыйлар, исләре китә. Ә менә мәктәптә ничә ел буе ана телендә тарихны укыган бала БДИны рус телендә ничек бирсен соң? Шуны аңларга теләмиләр.
Һәр оешманың сайтын булдырырга кирәк
- Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте 34 оешманы берләштерә. Сез бер сөйләшү вакытында, татарларга бердәмлек җитеп бетми, дигән идегез.
- 1990 елларда татар телен, мәдәниятен үстерү буенча мөмкинлекләр ачылды димме... Чит регионнарда да лидерлар оешмалар ачты. Араларында төрлесе бар: кайсы Татарстан алдында үзен күрсәтергә тели, кемдер халыкка яхшы булырга тырыша, дәүләт оешмаларына якын торганнары да бар. Таркаулык сизелә. Минемчә, өлкәләрдә дәүләт органнары алдында проблеманы матур итеп куя алырлык бердәм татар коллективы булырга тиеш. Аерым-аерым йөрүдән мәгънә юк.
- Чит төбәкләрдә хәлләр ничегрәк?
- Хәл итәсе мәсьәләләр бар. Күбесе белән элемтә­ләр ныгымаган. Татарстанда ниләр булганын, мөхтәрият үткәргән чараларны да белеп бетермиләр. Мәгълүмат җитми аларга. Һәр төбәктә татар оешмасының үз сайты булырга тиеш дигән максат куйдык. Без бу өлкәдә ярдәм итәргә әзер. Бу аралашу, яңалыклар белән танышып бару мөмкинлеге ачар иде. Милли китапларны федераль реестрга кертү өлкәсендә дә ныклап эш алып барыла. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен 51 дәреслекне реестрда терки алды. Бу, беренче чиратта, чит төбәкләр өчен мөһим мәсьәлә. Әйтик, берәр өлкәдә татар телен өйрәнгәндә, укучылар куллана торган дәреслекне тикшерделәр, ди. Ә ул федераль реестрга кермәгән. Шуннан шик туа башлый. Янәсе, законсыз рәвештә китап укыйсыз? Нәрсә язылган анда?
Чит төбәкләргә, ярдәм йөзеннән, төрле китаплар бастырабыз.
«Тамырлар» дип аталган этник-мәгълүмати проект кысаларында, «Халкым мирасы» дигән әкиятләр, балалар өчен җырлар һәм шигырьләр, тарихи сәхи­фәләр тупланган ун дисктан торган җыентык чыгарган идек.
«Россиядәге милли азчылык: телләрне, мәдәниятләрне, мәгълүмат чараларын һәм ватандашлык җәмгыятен үстерү» дип аталган бердәм программа нигезендә грант отып, КФУ галимнәре ярдәмендә, «Татар теле - күңелем теле» китабын бастырдык. Ул - чит төбәктә татар телен өйрәнергә теләүче балалар өчен рус, татар, инглиз телендә төзелгән ярдәмлек. Кечерәкләр өчен аудиоязмалар тупланган «Куян күчтәнәче» коллекциясе чыгып бара. Бу китаплар сатуда юк, алар бары чит төбәкләргә генә тарала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: