Шәһри Казан

Имтихан бирдем зур баллга, мине кайсыгыз ала?

Энергетика университетында эшнең кызган чагы. «Шәһри Казан» газетасы журналисты, абитуриент роленә кереп, Казанның югары уку йортларын йөреп чыкты. Дүрт ел студент стажы булган «абитуриент», кайсы вузга баруына карап, үзен бердәм дәүләт имтиханнарын 149-165 баллга биргән укучы дип таныштырды. Казан дәүләт аграр университеты Уку йортының ишеген ачып керүем булды, шунда ук...

Реклама

Энергетика университетында эшнең кызган чагы.

«Шәһри Казан» газетасы журналисты, абитуриент роленә кереп, Казанның югары уку йортларын йөреп чыкты. Дүрт ел студент стажы булган «абитуриент», кайсы вузга баруына карап, үзен бердәм дәүләт имтиханнарын 149-165 баллга биргән укучы дип таныштырды.

Казан дәүләт аграр университеты
Уку йортының ишеген ачып керүем булды, шунда ук берничә «гид» урап алды. «Гид» дигәнем - университетның укытучылары. 15 минут эчендә университетның һәр факультеты турында хәбәрдар булдым.
Абитуриентлар арасында быел агроинженерия факультеты иң популяр санала икән. Әлеге бүлектә бюджет урыннары 75 кенә булса да, укырга теләк белдерүчеләрнең саны 272гә җиткән. Җир төзелеше һәм кадастр факультетына бер урынга 5 кеше дәгъва кыла.
Уку йортында күбесе документларының оригиналларын калдырырга тырыша. Милана Салихова агрономия факультетына гаризасын тапшырган.
- Башка вузлар белән чагыштырганда, монда керү мөмкинлегем зуррак. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым, медуниверситетка да документларымны биреп карадым. Монда чират та юк, медта кабул итү комиссиясендә өч сәгать көтеп тордык. Хастаханәләрдәге тамаша уку йортыннан күчкән икән, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Милана.
Аграр университетта түләүле белем алу 58900 сумнан (икътисад факультеты) 85000 сумга кадәр җитә (транспорт-технологик машина һәм комплексларны эксплуатацияләү бүлеге).

Казан милли тикшеренү технология университеты
Биредә гид урынына студентлар йөри. Ишек төбеннән үк борыныма төрле белешмә-брошюралар төртә башладылар. Минем кебек, нинди факультетка укырга керәсемне белмим, дип килүчеләр байтак икән монда. Волонтерлар балларыңны сорашып, кайсы факультетка укырга керә алу мөмкинлегең белән таныштыра, студентлар тормышы турында да рәхәтләнеп сөйли. Бер студент кыстый-кыстый нанотехнологияләр факультетына сөйрәде, имеш, укуы да җиңел, югары баллар да кирәкми. Белми бит ул минем гуманитарий икәнемне!
Абитуриентларның күбесе химия-технология институты белән кызыксыналар икән. 305 урынга 1165 кеше гариза биргән. Шуларның 103е, үзенең бары шушы факультетка укырга керү теләген белдереп, документларының төп нөсхәсен калдырган. Әлегә бары тик ике кеше генә акча түләп укырга ризалашкан.
Дизайн һәм программа инженериясе факультетына 350 кеше укырга теләк белдергән. Әле тагын гаризалар көтелә, иң яхшы дип табылган абитуриентлар арасыннан 112 кешене сайлап алачаклар.
Бирегә килгән абитуриентларны уку бәясе бер дә куркытмый. Кечкенәдән дизайнер булырга хыялланган балаларының канатларын әти-әниләрнең дә каерасы килми, күрәсең, шуңа да кесәләреннән 150 меңнәрен чыгарып салырга курыкмый алар.
Ә менә Бөгелмә шәһә­рен­нән килгән Алия Ибра­һимованы уку йорты үзе чакырып алган. Лениногорск шәһәренең педагогия көллиятен тәмамлаган кыз күптәннән рәсем, дизайн белән «җенләнә» икән. Ул күп кенә республика, Россия күләмендә узган конкурслар җиңүчесе.
Дизайнер булу хыялы Нигина Яхьяеваны да Үзбәкстан якларыннан алып килгән.
- Мин максатчан рә­вештә шушы уку йортына әзерләндем. Башка вузларга документларымны тапшырырга да җыенмыйм. 4 яшьтән дизайнер булырга хыялландым. Ташкент шәһәренең сәнгать мәктәбен тәмамладым, - дип, үзе белән таныштырды. Ул документларын читтән торып уку бүлегенә тапшырды. Укыганда ук интерьер дизайнеры булып эшләргә ниятли ул.

Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ)
Авиация институты кабул итү комиссиясе эшенә аеруча да җитди караган. Беренче катта абитуриентлар булачак укытучылары белән аралаша алса, электрон чират аларны кабул итү комиссиясе бүлмәләре буенча урнаштыра. Укытучылардан һәр факультет турында тиешле мәгълүмат ала аласың. Бигрәк тә авиа­төзелеш факультеты турында тәмләп сөйләделәр. Чынлап та абитуриент булсам, ике дә уйлап тормыйча, самолет төзергә китәр идем. Балларым җитсә, әлбәттә. Бюджетка эләкмәгән студентларга шак­тый кыйммәткә төшәчәк белем алуы.
Түләүле белем бәясе 63 370 сумнан алып (икътисад белгечлеге) - 133 082 сумга кадәр (машина төзелеше).
Башка вузларга караганда, КАИны абитуриентлар бигрәк үз иткәннәр, авиация институтына 380 урынга 1632 кеше гариза тапшырган. Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр факультетында бер урынга 4 кеше дәгъва кыла икән.
Виктория Данилова исә КАИны икътисад бүлеге өчен сайлаган.
- Бары тик түләүле уку бүлеген генә карыйм, бюджетка балларым җитми, - дип белдерде кыз безгә.

Идел буе (Казан) федераль университеты
Федераль университетта кабул итү комиссиясендә ел да чират була иде, быел андый тамаша күрмәдем. Лобачевский исемендәге китапханәнең беренче катында тарих, көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты, философия, массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты, юридик институтының кабул итү комиссияләре урнашкан.
Иң озын чират халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды, мин дә кызыксынып шул якка юнәлдем. Монда 165 урында 275 кеше дәгъва кыла. Алдагы елларда уртача керү баллы 272,1 булган.
- Кызганыч, монда бюджет урыннары каралмаган. Балларым югары, шуңа да Санкт-Петербург шәһәрендәге вузга да гариза җибәрәм. Анда бюджет урыннары да бар, шәһәре дә матур, - диде Түбән Камадан килгән Юля.
Икътисадчы булырга теләүчеләр әлегә бер урынга 5 кеше. Төгәллекне яраткан юристлар тиешле саннан аз гына артып киткән, 107 урынга 118 кеше гариза тутырган.
Федераль университетның түләүле уку бүлегендә белем алу 67 440 сумнан алып (педагогик белем бирү) 140 000 сумга кадәр (юридик институт).

Казан дәүләт энергетика университеты
Кабул итү комиссиясендә кеше «мыжлаган» иде. Кая барып бәрелергә белми ярты сәгатьләп аптырап йөрдем. Уку йорты белән таныштыручы студентлар да очрамады. Бер ишектән ак күлмәкле апа чыккач, минем кебек аптырап йөргән абитуриентлар аңа ябырылды. Берсе артыннан берсе сорау яудырып, аңа да иркенләп сөйләргә бирмәделәр, үзләре дә кирәкле мәгълүмат ишетә алмады. Университет турында кыскача язылган брошюралар да күрмәдем мин. Аның каравы, «Уку өчен кредит ал!» дип чат саен кычкырып торган элмә такталар бар. Ирексездән, монда уку кесәгә суга икән дип уйлап куясың. Энергетика университетында түләүле белем алырга теләсәң, 63 мең сумнан (менеджмент, икътисад) 112 мең сумга кадәр акчаң әзер булырга тиеш (гамәли математика, информатика һәм исәпләү техникасы). Елына, әлбәттә.
Монда укырга теләк белдерүчеләр дә күп икән, уртача бер урынга биш кеше туры килә.
Балык Бистәсе егете Илгиз Гарифуллин тырыша-тырмаша университет факультетлары белән таныша.
- Физика, җәмгыять белеменнән имтихан бирдем дә, хәзер кайсы вузга укырга керә алам, шуңа документларымны биреп йөрим. Бәлки физика һәм математика укытучысы да булырмын әле. Кая алалар инде! - ди ул.
Казан егете Илназ Хәбибуллин исә, энергетика университетының экология факультеты белән КАИның машина төзелеше бүлеге арасында сайлана.
- Башта бары тик бер генә вузга документларымны бирмәкче идек, хәзер инде, бер чыккан-чыккан дип, барысын да йөрергә булдык. Әти-әни эколог булырга өнди, минем бүтән юнәлештән китәсем килә. Ике ут арасында калдым. Балларым югары, 191, шуңа күрә әлегә иркенләп сайлый алам, - дип белдерде егет.

ТИСБИ
Әйләнә тирәсе шау чәчәккә күмелгән уку йорты җыйнак кына бинада урнашкан. Кабул итү комиссиясе өчен дә ике генә аудитория бүленеп куелган, димәк, абитуриентлар агымы артык күп булмаска охшаган. Ишектән килеп керүгә мине директор үз кабинетына чакырып алды (әле борыныннан мәктәп исе китмәгән абитуриент өчен нинди дәрәҗә!). Йомшак кәнәфигә утыргач, талган аяклар рәхәтләнеп китте, тел үзеннән-үзе чишелде. Барлык сорауларыма да җавап тиз табылды монда. Вузның бюджет бүлегенә 120 балл белән дә керү мөмкинлеге бар икән. Абитуриентлар арасында конкурс та алай ук зур түгел. Бер урынга 3 кеше туры килә. Димәк, бәхетеңне БДИ дигән «кәҗә сөзмәсә», ТИСБИ студенты булырга бөтен шартлар да бар. Түләүле бүлектә белем алу елына 25 мең сумнан (гуманитар юнәлешләр) 42 500гә кадәр (мәгълүмати технологияләр).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: