Шәһри Казан

Ипотекага калын кесә кирәк

Торак кредитлау агентлыгы 2014 елда махсус шартларда ипотека теркәргә тәкъдим итә. Яшь укытучылар өчен торак программасы 2011 елда ук булдырылган иде, әмма актуальлекнең иң югары ноктасына ул 2013/2014 ел аралыгында гына җитте. Әлеге программаның процентлары да, беренче түләү суммасы да минималь булачак, димәк, укытучыларга да әллә ни авырлык тудырмас, дип...

Реклама

Ипотеканың су асты ташлары
«Яшь укытучылар өчен ипотека» дип аталган хөкүмәт проекты 2011 елда сафка баса. Ул Россия укытучыларының төрле категорияләренә дә кагыла: мәктәп укытучыларыннан алып, югары уку йортлары мөгаллимнәренә хәтле. Иң мөһиме: мәктәп дәүләт карамагында булсын. Әмма бер закон, бер проект та чикләүләрсез булмый. Монда да төп шарт бар: укытучының яше - 35тән артмаска, ә эш стажы, ким дигәндә, бер ел булырга тиеш. Бу программада шулай ук аспирантлар, югары уку йортында 4 яисә 5 ел белем алган яшь белгечләр дә катнаша ала. Программаның тагын бер уңай ягы - укытучының хезмәт хакына бәйле булмавы. Бу - таләпләр һәм шартлар кысаларына сыйган һәр укытучы да ипотека алырга хаклы, дигән сүз. Ә шартлар яшь һәм стаж белән генә чикләнеп калмый, аңа акча мәсьәләсе дә килеп төртелә. Төгәлрәге, укытучылар үзләре кораб комга төртелгән кебек хәлдә кала.
Яшь мөгаллимнең кредитка юлы шактый катлаулы, монда бер теләк кенә аз. Беренчедән, төбәк хакимияте әлеге проектны үз мөмкинлекләренә карап кабул итәргә тиеш. Моның өчен, аңа Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы белән программаны финанслау турында килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта, укытучы үзе дә программада катнашу хокукын расларга мәҗбүр: вәкаләтле оешмадан катнашучы сертификатын алу зарур. «Тәмуг»ның 40 түгәрәге нәкъ шунда башлана да инде. Өч ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куючы Гөлназ Хәлимова (районын һәм мәктәбен күрсәтмәүне сорады) ипотека алудан шушы этапта ук баш тарткан:
- Яшем дә, стажым да туры килә. Түләргә акчам да бар - бу безнең илдә иң мөһиме бит. Тик миңа катнашучы сертификатын алу насыйп булмады. Ник дигәндә, мин яшәгән төбәк укытучы өчен махсус ипотека шартларында фатир бирә алмый. Казанга барып министрлыкларда йөрүем дә стенага борчак белән бәргән кебек кенә булды. Шуннан соң, ирем белән утырып, барлык плюс-минусларны санап чыгардык та, гади ссуда алу күпкә уңайлырак, дип таптык. Ни өчен дигәндә, ай саен түләнергә тиешле сумманы арттырып, әҗәтне тизрәк капларга мөмкинлек бар; күп кенә банкларда беренче түләү таләп ителми; кисәк кенә авылдан китәргә кирәк булса, бернәрсә дә тоткарламый (кредит алган төбәктә укытучы берникадәр вакыт эшләргә тиеш, Татарстанда ул 5 елны тәшкил итә).
Уңайлык ягыннан ссуда беренчелекне алса да, финанс ягыннан исә бер дә отышлы түгел. Гадәттә, ссуданың ставкалары 16-20 процент. Дәүләт исә укытучыларга кредитны нибары 8,5 процент белән тәкъдим итә. Шул ук вакытта барлык суммадан 10 процентны тәшкил иткән беренче түләүне дә кертергә кирәк. Өченче сыйныфта өйрәнелгән кушу-алу, бүлү-тапкырлауны искә төшереп, баш миләрен эшкә җиксәң, мондый саннар китереп чыгарырга була: 1,3-1,9 миллион торган фатир ала калсаң, беренче түләү суммасы 130-180 мең чамасы булачак. Өстәвенә, ай саен 8-10 мең сум түләп барып, өч мең сумны коммуналь хезмәтләргә чыгара башласаң, яшь укытучы, кием-салым алмыйча, ачлы-туклы яшәүгә дучар ителә түгелме соң?!
Кредитның икенче ягы
Иң аз процентлы кредит хәрбиләрдә булса да (6 процент), укытучыларныкы социаль яктан уңайлы. Укытучылар категориясе белән торак мәсьәләсен хәл итү, һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү дәүләт күләмендәге социаль программаның уңай яклары итеп билгеләнгән. Дөрес, әлеге программа белем кирәклегенә ышандырырга, югары квалификацияле кадрларны саклап калырга булыша ала. Дәүләттән югары хезмәт хакы, ташламалар өмет итеп яшәүдән туйган бик күп укытучыларның, зуррак акча эзләп, мөгаллимлек эшеннән китәргә мәҗбүр булулары сер түгел. Бу программа, бәлки, укытучы һөнәренең кирәклеген, актуальлеген яңарту өчен бер адым да булыр. Анысын күз күрер, ә әлегә күп кенә төбәкләр укытучылар өчен махсус төзелгән торак комплекслары, йортлары белән мактана ала. Татарстан да шул рәтләрдә. «ТРның ипотекага торак кредитлау буенча агентлыгы» ААҖ йөздән артык укытучы мөрәҗәгатен кабул иткән инде. Тик укытучыларның күбесе фатирны шәһәрдә карый, авылга кайтырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык. Авылда укытучылар җитмәү - зур проблема. Аны җирле үзидарә төрле ысуллар белән чишәргә тырыша. Мәсәлән, Саба һәм Аксубай районнарында рус теле, математика, химия кебек фәннәрдән укытучылар таләп ителә. Анда читтән килгән укытучыларга арендалаган фатир өчен махсус ташламалар ясамакчылар. Минзәләдә исә социаль ипотека тәкъдим итеп кенә калмыйлар, аны алырга булышырга да әзерләр. Фатир укытучыны эзли, дигән сүз инде бу.
«Шәһәрдән авыл мәктәбенә күчкәч, баштан куанып бетә алмадым: балалар аз, тыныч, кәгазь боткасы булса да, шәһәрдә кебек үк түгел. Әмма бер укытучы берничә фәнне бергә алып барырга мәҗбүр. Мәдәни чаралар да уздырмый булмый. Мине, яшь кеше буларак, оештыручы итеп билгеләделәр. Мәктәпкә иртәнге җидедә китеп, аннан нәкъ ярты тәүлектән - кичке җидедә генә кайтып керә идем. Әле бит авыл җирлегендә башка эшләр дә бар. Йөкләмә зур, хезмәт хакы кечкенә. Авылга кайтып төпләнер өчен ипотека алмас идем, бик кыйммәткә чыга ул. Акча болай да санаулы гына, ә бит яшьләрнең дөнья күрәсе, матур киенәсе, тәмле ашыйсы, балаларын муллыкта үстерәсе килә. Авылда укытучы булып эшләр өчен, үз эшеңнең фанатигы яисә яхшы керемле ирдә кияүдә булырга кирәк», - ди Буа районындагы бер мәктәпнең югары сыйныф укытучысы Алия Мөхәммәдиева.
Укытучы кредитының тагын бер-ике уңай ягы бар. Беренчедән, ипотека алучыга, кредит зурлыгына бәйле рәвештә, 20 процент субсидия кайтарыла. Һәр төбәк, үз финанс хәленә карап, субсидияләр күләмен арттырырга да мөмкин. Бу очракта квадрат метрларның бәясе дә исәпкә алына. Икенчедән, ипотеканың бу төрен дә ана капиталы белән капларга мөмкинлек бар. Өченчедән, ипотекага бирелгән акчаны өр-яңа өй салуга да тотарга була. Әмма йорт махсус төзү комплексында төзелергә тиеш. Әлеге комплексларның кайда урнашуын җирле үзидарә белгечләреннән белергә мөмкин.
Укытучылар өчен махсус ипотеканың уңай да, тискәре дә яклары бар. Тик һәр гаиләнең үз матди хәле булуын исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, акыл белән уйлап карасаң, узган елны гына пединститут тәмамлап чыккан кыз, бүген ипотека алып, аны утыз ел буена берүзе генә тарта алмаячак. Янәшәдә ышанычлы җилкә яисә акча янчыгы да кирәк. Димәк, һәр укытучыга, ипотека кысаларында, бай насыйп ярын да бүлеп чыгарырга кирәк булачак...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: