Шәһри Казан

“Изге балалар күктән килмиләр...”

Бала тәрбияләү – балалар бакчасы, гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында тора торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Бала чактан ук тәрбия гаиләдән килә. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр булачак шәхеснең формалашуына бик зур йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхреддин болай дигән: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Ә танылган совет педагогы А.С.Макаренконың бу турыда фикере болайрак: “Сезнең үз-үзегезне ничек тотуыгыз – иң беренче хәлиткеч фактор. Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр турында ни сөйлисез; ничек шатланасыз яки кайгырасыз, үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз – менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бар”.

Бала күңеле ап-ак кәгазь бите кебек. Ул кәгазь битенә нинди рәсем ясау гаилә тәрбиясеннән – әти-әнинең шәхси үрнәгеннән тора. Эшкәрткән яхшы туфракта гына үсемлекнең яхшы үсүе, мул уңыш бирүе барыбызга да таныш. Шуның кебек, бала чын шәхес булып тәрбияләнсен өчен, әхлаклы булсын өчен гаиләдә җылы караш, ярату, үзара хөрмәт хисе булырга тиеш. Бу юнәлештә Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләре бик күп һәм хәзерге заман өчен дә актуаль. Үзенең бер мирасында болай дип яза ул: “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр”.

Реклама

Бала тәрбияләү – бик катлаулы, җаваплы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, әти-әниләрдән, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Бүгенге телевидение һәм төрле мәгълүмат чаралары тискәре күренешләрне пропагандалаган заманда гаилә тәрбиясе тагын да мөһимрәк урында тора.

Татарстан Республикасы Балтач районының 5 нче балалар бакчасы да нәниләргә туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешенә зур игътибар биреп эшли, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Төп максатыбыз – тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Һәрбер гаиләдә һәрчак якты караш, җылы мөнәсәбәтләр генә булсын иде.


Закирова Гөлназ, Хабибрахманова Зилә,

Балтач 5 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: