Шәһри Казан

Каникуллар кайчан башланачак?

Универсиада уздырылу сәбәпле, вузларда уку елының кыскарак булачагын әйттеләр әйтүен, тик төгәл вакыты гына һаман да билгеләнмәгән. Югары уку йортлары чикләрне шартлы рәвештә генә май-июнь дип күрсәтә. Төгәлрәк мәгълүмат кирәк булса, май башында элемтәгә керергә кирәк икән. Вузларның матбугат үзәкләре сүзләренә ышансаң, студентларга җәйге яллар турында иртәгә каникул дигән көнне...

Реклама

Төгәл чикләре хәбәр ителмәсә дә, каникулларның озынрак булачагында шик юк. Студентларның җәйге ялга нинди планнар коруын белештек.
Илүзә Гайнетдинова, КДВМА:
- 10 майга тулай торакны бушатып бетерергә куштылар инде. Сессия апрельнең 19ларында башланачак, кайчан бетәчәген әйтүче юк әлегә. Универсиадада волонтер булып эшләячәкбез, шул практика булып саналачак. Каникулны авылда үткәрәчәкмен инде, тагын кайда шулай ял итеп булсын ди!
Фәнил Хәбибуллин, КДАТУ:
- Уку 20 апрельдә бетә, дип әйтәләр. Безнең факультетта практика июнь башында булыр дип көтелә. Алла боерса, аны Германиядә үтәргә исәп. Уку-практика белән бәйле эшләрне тәмамлагач, тыныч күңел белән өйләргә таралышып булыр, шәт.
Айгөл Мөхәммәтшина, КФУ-КДФИИ:
- 15 майга кадәр уку гомумән бетәргә тиеш, диләр. 22 апрельгә кадәр укыйбыз, дигән сүзләр дә йөри. Безнең факультетта кайчан төгәлләнәчәген тәгаен генә белмим. Кыскартылган программа буенча укыгач, тискәре яклар күбрәк. Ә җәйге каникулга килгәндә, эшләргә җыенам. Чит илдә ял итеп кайту хыялы да бар.
Айрат Шакиров, КИТТУ-КАИ:
- Безнең вузда сессия булачак, әмма кыскартылган рәвештә. Төп басым балл-рейтинг системасына, ягъни семестр буена җыйган балларга ясалачак. Дәресләргә йөрсәң, җитәрлек балл җыйсаң, имтиханнарның бернинди куркынычы да юк. Сессия 17 майда ябылачак, диделәр. Универсиадада волонтер буларак катнашырга җыенам. Каникулның калган өлешен гадәттәгечә авылда үткәрергә уйлыйм. Анда җәй шәһәрдәгедән күпкә хуш ислерәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: