Шәһри Казан

Кара тамга кемгә төшәр?

Тиздән югары уку йортларының маңгайдан тир агыза торган чорлары җитә. Юк, кабул итү кампаниясенең ахырга якынлашуы яки яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып баруның бер катнашы да юк монда. Вузлар алдында торган зур сынау янында болары берни түгел. «Нәтиҗәсез» дигән кара тамга сугып йөри торган мониторинг күпкә әһәмиятлерәк.

Реклама

Узган ел беренче тапкыр бөтен Россия буенча дәүләт югары уку йортларын тикшереп, шуларның бер ишесен начар исемлеккә керткәч, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында утыручыларга җәмәгатьчелек тарафыннан шактый ризасызлык ишетергә туры килде. Шулай булмый ни! Беренчедән, берәүнең дә үзе белем алган уку йортын начарлар рәтенә кертәсе килми. Икенчедән, Россия дәүләт гуманитар һәм Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетлары, Мәскәү архитектура һәм Горький исемендәге әдәбият институтлары кебек абруйлы вузларның кара исемлеккә эләгүе бөтен илнең югары белем бирү системасына «икеле» куюга тиң иде. Мониторингта катнашкан 541 дәүләт вузының 136сында, 994 филиалның 450сендә нәтиҗәсезлек билгеләре табылды. Җаваплы кешеләрнең, иҗади юнәлештә белем бирә торган уку йортларына, аларның үзенчәлекле якларын исәпкә алып, күңелләре бераз йомшарды йомшаруын. Кабат-кабат тикшерә торгач, исемлек тә бераз кыскарды. Шулай да халыкның канәгатьсезлеген тулысынча юкка чыгара алмадылар. Начар исемлектәге «нәтиҗәсез»нең кайсын гына телгә алсаң да, аны тәмамлаучылар яки бүген дә шунда белем алучылар «безнең вуз начар түгел!» дигән какшамас дәлилләрен китерә тора. Ник шунда биш тапкыр «икеле» куймыйлар, яраткан уку йортларына тугрылык саклаучылар барыбер фикерләреннән кире кайтмаячак.
«Берләшү яхшыга гына булачак»
Быелгы мониторинг 15 августта башланыр дип көтелә. Анда инде дәүләтнеке булмаган вузларны да тикшерәчәкләр һәм уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашу күрсәткечен дә исәпкә алачаклар. Вузларның белем бирү юнәлешләре буенча үзенчәлекләренә дә игътибар итмәкчеләр. Алайса узган елгы шау-шуларның күбесе «бер чыбыктан сөрелгән» дип эш итү аркасында килеп чыккан иде бит.
Исегездә булса, «начарлар» рәтенә Татарстанның да өч вузы эләккән иде - Казан дәүләт аграр (КДАУ) һәм энергетика университетлары (КДЭУ) белән Чаллы дәүләт педагогика институты. Кабат үткәрелгән тикшерүдән соң, соңгы икесе исемлектән төшеп калды. Баштарак, аларның укыту үзенчәлекләренә игътибар итмәгән булганбыз, дип аңлаттылар моны. Аграр университет исә бу уку елын шул «нәтиҗәсез» дигән билге белән тәмамлады. Аны Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенә кушалар икән дигән сүзләр дә йөрде. Тик быелгы кабул итү кампаниясен КДАУ мөстәкыйль рәвештә очлап чыкты. Әйтергә кирәк, «нәтиҗәсез» вузга килергә теләүче абитуриентларның саны кимемәгән диярлек. Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, аграр университетның белем бирү сыйфаты буенча проректоры Лариса Мәхмүт кызы Тинчурина белән элемтәгә кердек. «Аграр уку йортларын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлгә куя. Аның карары нигезендә, Казандагы шул юнәлештә укытучы вузларны берләштерү 2014 елга планлаштырылган. КДАУ җитәкчелеге исә, Татарстанда аграр белем бирүнең бердәм үзәген булдыру югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәчәк, дип саный», - дигән коры гына җавап алдык без аннан. Уку йортының алдагы язмышына быелгы мониторинг та йогынты ясамый калмас.
Мәктәпләрдә дә вуз язмышлары
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай югары уку йортларын «сирәкләргә» алынса, үзебезнең Татарстанныкы мәктәпләргә бәя бирергә булды. Уку елы азагында өч төстән торган рейтинг эшләнгән иде. «Яшелләр»гә - уңай билге, «сарылар»га «4»ле куелды, «кызыллар»га исә зур һәм симез «икеле» чәпәделәр. БДИ нәтиҗәләре төп күрсәткеч ролен үтәде. «Кызыл» исемлеккә Саба, Мөслим, Тукай, Менделеевск, Ютазы, Әгерҗе, Әлки, Кукмара, Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Апас һәм Лаеш районнары кертелде. Рейтинг халык хөкеменә чыгарылгач, «артта сөйрәлүче» берничә районның мәгариф бүлекләре белән элемтәгә кереп, бу уңайдан фикерләрен сорашкан идек. Барысыннан да: «Без бу турыда бернәрсә дә белмибез!» - дигән җавап алдык. Министрлыкның сайтын күзәтеп, республика ММЧлары белән танышып баруны кирәк санамыйлар, күрәсең, югыйсә үзләренең «кызыл» булуларын белми калмаслар иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күптән түгел яңа исемлек тәкъдим итте. Анысы «Татарстанның иң яхшы 100 белем бирү учреждениесе» дип атала. Үзәккә һаман да шул БДИ баллары һәм олимпиадаларның нәтиҗәләре алынган. Исемлектә үзем тәмамлаган мәктәпне дә табып шатландым әле. Шул ук вакытта шактый танылган белем бирү йортларының ахыргы урыннарга гына урнашуы гаҗәпләндерде.
Сүз дә юк, илдәге урта һәм югары белем бирү системасын даими тикшереп торырга, нәтиҗәсезлек билгеләрен ачыклап, тамырларына балта чабарга кирәк. Тик кемнең начар исемлеккә керәсе, йөзен каралтасы килсен? Димәк, вузлар да, мәктәпләр дә, «нәтиҗәсез» билгесен алмас өчен, чараларын табарга тырышачак. Димәк, монда акрынлап гаделлекнең юкка чыгачагын фаразлавы кыен түгел. Ул чагында «өстәге»ләргә күрәләтә күз буяу белән килешергә йә «нәтиҗәсезлек»не ачыклауның нәтиҗәлерәк юлларын эзләргә калмагае...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: