Шәһри Казан

Кайсы һөнәр яхшырак?

Мәктәпне тәмамлаучыларның, аларның ата-аналарының башларында бер уй - баланы кая укырга кертәсе? Ул аннан кем булып чыгачак? Укуын тәмамлагач, эш табып булырмы, хезмәт хакы күпме чыгар?

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Хэд Хантер» порталы белән берлектә, югары уку йортын тәмамлап чыккач бирелә торган һөнәрләрнең рейтингын төзегән.
Һөнәрләргә анализ ясауда 2009-2011 елларда югары уку йортларын тәмамлап чыккан сигез йөз кеше катнашкан. Рейтингны төзегәндә, нинди дә булса һөнәр буенча укырга керү алдыннан БДИ тапшыру, уку бушка булмаган очракта, аның өчен түләү, ничә ел белем алу, эш табу, уртача хезмәт хакының күләме, эшнең авырмы-җиңелме булуы исәпкә алына.
Белгечләр фикеренчә, киләчәктә яхшы эшкә урнашу өчен, БДИны югары балларга тапшыру мөһим түгел. Мәсәлән, бүгенге көндә шактый абруйлы саналган югары белемле экологларның хезмәт хаклары 15 меңнән югары түгел. Ә ул һөнәр буенча укырга керү өчен, мәҗбүри рәвештә өч предметтан БДИ тапшырырга кирәк, аларның да әле гомуми балы ике йөздән ким булмаска тиеш. Нәтиҗә: мәктәптә шуның кадәр башны бәрә-бәрә укырга кирәкме? Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган һөнәр ияләренең уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Моңа өстәп әле эш табуы да шактый җиңел.
Белгечләр, нинди дә булса югары уку йортына керү өчен, документларны тапшырганда уку йортларының дәрәҗәсенә карап түгел, ә нинди һөнәр алып чыгарга теләүгә карап сайларга киңәш итә. Вузга укырга керү - киләчәктә яхшы эшле булам дигән сүз түгел. Дүрт курсны тәмамлаганнан соң, студент кеше гадәттә чын-чынлап эш эзли башлый. Монда иң мөһиме - һөнәр сайлаганда хаталанмаска кирәк. Бүгенге көндә «Бухгалтерия исәп-хисабы, анализ һәм аудит» һөнәрен алып чыгучы югары уку йорты студентлары, ә аларның хезмәт хакы уртача 15-18 мең тирәсе, шундый ук һөнәргә ия булган егерме җиде меңнән артык коллегалары-көндәшләре белән очраша.
Ә шул ук вакытта «Инженер-төзүче» һөнәренең хезмәт базарында көндәшләре дә азрак, андыйларга эш тә бар, хезмәт хаклары да 20-28 мең сум.
Студентлар арасында абруйлы саналган персонал белән идарә итү һөнәренә биш ел түләүле уку 240 мең сум тирәсенә төшә. Ә аларның хезмәт хакы аена 15 мең сум гына. «Авиа һәм машина төзелеше», «Җылылык электр энергетикасы» һөнәрләренә уку түләүле булган очракта да кесә күтәрмәслек түгел. Ә хезмәт хаклары 25 мең сумнан да артыграк. Эшкә урнашу да ансат.
Гуманитар өлкәдәге һөнәрләргә килсәк, «Юриспруденция», «Бухалтерия исәп-хисабы. Финанслар һәм кредит» һөнәре алучыларга эш табуы авыр. Гуманитар уку йортларын яки факультетларны тәмамлаучылар арасыннан иң күбесе психологлар эш таба алмый икән. Шулай да, «Җәмәгатьчелек белән элемтәләр» һөнәре алганнарның хезмәт хаклары бүгенге көндә шактый югары. Хәзерге чорда иң кулай белгечлекләр булып түбәндәгеләр санала: «Төзелеш һәм архитектура» (аена 20-45 мең сум), «Җылылык һәм электр энергетикасы» (аена 21-30 мең сум), «Электр белән тәэмин итү» (аена 22-47 мең сум), «Сыйфат белән идарә итү» (аена 11-24 мең сум), «Мәгълүмати коммуникацияләр технологияләре» (аена 21-30 мең сум).
Белгечләр фикеренчә, иң каршылыклы һөнәр - «Стоматология». Бу белгечлек буенча укырга керү өчен, БДИны бик тә югары балларга тапшырырга кирәк, һәрбер предметтан да ким дигәндә 74 балл. Әлеге һөнәр ияләренең югары уку йортын тәмамлап чыккан очракта беренче хезмәт хаклары 13 меңнән дә югары түгел. Әле монда шунысын да истән чыгарырга ярамый: башка һөнәрләргә биш кенә ел укыйсы булса, монда, аңа өстәп, ординатура һәм интернатура да бар. Түләүлегә керсәң, диплом алып чыгу өчен 600 мең сум акчаңны чыгарып салырга әзер тор.
Техник һөнәрләр буенча белем алган югары уку йортлары студентларының күбесе укыган чорда ук үз һөнәрләре буенча эшли башлый. Ә бу исә, хезмәт хакы кечкенә булса да, бер ел-ел ярым стаж булдырырга мөмкинлек бирә. «Финанслар һәм кредит» һөнәрен алганнар укып бетергәч эшне 1-3 ай эзләсәләр, «Төзүче һәм архитектура» белгечлеге алганнарга 20-25 мең сум хезмәт хакы түләнә торган эшләрне оешмалар үзләре килеп тәкъдим итә.
Менә шундый хәлләр. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: күпчелек абитуриентларның хыялы - укып бетергәч зур җитәкче булу. Әмма 2009-2011 елларда югары уку йортларын тәмамлаучыларның бүгенге көндә бары тик 1,4 проценты гына җитәкче урыннарда эшли. Тагын шунысы кызыклы - аларның күбесе зур хезмәт хакы алып эшли торган һөнәрләр буенча укымаганнар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: