Шәһри Казан

«Көчле рухлы булып каласым килә»

Укытучылар арасында үз хезмәтләрен иҗат эше белән бәйләп алып баручылар һәрвакыт күп булды. Бу уңайдан хатын-кызларыбызга тиңнәр юк. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Рухия Ахунҗанова да шундый талантлы һәм үзенчәлекле шәхесләребезнең берсе. Балаларга төпле белем бирүдән тыш, ул шигырь-хикәяләр язарга да вакыт таба, аның иҗат җимешләре республика газета-журналларында даими басылып...

- Рухия ханым, гомерегезнең чирек гасырга якын өлешен мәктәп балаларына белем биреп үткәргәнсез. Шулай ук әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкансыз...
- Әйе, шулай. Ләкин мин беренче урынга укытучылыкны куйдым. 24 ел буе бөтен көчемне биреп, нәтиҗәле итеп эшләргә тырыштым. Биектау районының Казаклар урта мәктәбе җитәкчесе Илдар абый Хәйбуллинга рәхмәт - ихлас хезмәтемне күрде һәм бәяләде. Җәлилгә мин «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» һәм «Әйдәп баручы укытучы» дәрәҗәләренә ия булып килдем. Монда исә, әлеге югарылыгымны саклап калу өчен, тагын тырышлык куйдым. Балаларга мәхәббәтем мине университетның журналистика бүлегеннән элеккеге КДПИга «күчерсә» дә, иҗат эше янәшәмдә барды - шигырь, мәкалә, хикәя, интервью, рецензия һәм дәрес эшкәртмәләре булып тормышка ашты.
- Күңелегездәге иҗат утын, очкын итеп, шәкертләрегезгә күчерә алдыгызмы?
- Татар теле укытучысы әдәбиятка сәләтле баланы аралашу вакытында да билгели ала. Дәрес кысалары белән генә чикләнергә ярамый, әлбәттә. Кайбер укучының сөйләмендә үк шигърият ярылып ята. Кем әйтмешли, аңардан шагыйрь ясап була. Вакытында игътибар һәм дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.
Мөгаллимнең үз сөйләме үк әдәби әсәр үрнәге булсын һәм мәктәптә, бигрәк тә дәрестә урам теле хакимлек итмәсен иде.
- Сезнең юлны дәвам итүчеләр бармы? Булса, аларга нинди киңәшләр бирдегез?
- Мин эшләгән ике мәктәптә дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайлаучылар шактый булды. Яшьлек хыялларына тугрылык саклап, алар әле дә балалар дөньясында кайныйлар. Югары белем алуга киткән вакытларының әрәм булмавы бик яхшы дип саныйм. Белем бирүнең саваплы эш булуын исләренә төшергәләп торам. Хәдистә дә бит: «Фәрештәләр - күктә, кырмыскалар - ояларында, балыклар суда мәрхәмәтле укытучыга рәхмәт укып торыр», диелгән.
- Белем эстәгән елларыгыз турында күңелегездә нинди хатирәләр саклана?
- Мин көндезге бүлектә төпле белем алырга кызыктым һәм максатыма ирештем дә. Ни кызганыч, уку еллары хезмәт стажына кертелми. Югыйсә, җил куып йөрмәдек. Уку - энә белән кое казу, дип, борынгылар белеп әйткәннәр.
Без укыган чор - классик язучылар исән вакыт. Туфаннар, С.Хәкимнәр... Ә.Еники һәм А.Гыйләҗев... М.Мәһдиев үзе генә дә ни тора! «Әдәби җомга» кичәләрендә Сара Садыйкованың үз көйләрен башкаруы... Кыскасы, студент елларым уку заллары, китапханәләр белән генә түгел, ә матур очрашулар белән дә истә калган.
- Укытучы гомер буе укый, дигән гыйбарә яши. Моның белән килешәсезме?
- Әйе, чыннан да, гомер буе укый. Лаеклы ялга чыккач та, инерция буенча, укуын һаман дәвам итә. Чөнки заман сулышы белән яшәү, һәрьяклап мәгълүматлы булу аның канына сеңгән. Язучы-укытучы икеләтә-өчләтә артык белергә тиеш, дип саныйм.
- Укучыларыгызга үрнәк булу өчен нәрсәләр эшләдегез?
- Соңгы елларда республика күләмендә конкурс һәм викториналар оештырыла башлады. Татар театрына, Ф.Кәрим һәм Р.Фәхретдин юбилейларына кагылышлы ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. 2009 елда «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» конкурсының II турында мөгаллимнәр арасында I урынны яуладым. I тур фәкать укучылар өчен генә иде. 2010 елда III турда исә Гран-прига лаек булдым. М.Җәлилгә багышланган викторинада (2006 ел) минем укучым III урынны алган иде. 2001 елда нефтьчеләр төбәгендә үткәрелгән «Матбугат тавышы» балалар фестивалендә укучым Гран-при яулады. 2011 һәм 2012 елларда ТР укытучылары һәм укучыларының «Илһам чишмәсе» дип исемләнгән шигырь бәйгесендә (Г.Тукайга багышланган) I дәрәҗә Дипломга ия булдым.
«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт», «Мәгариф», «Сөембикә», «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Мәйдан», «Көмеш кыңгырау», «Мәдәни җомга», «Ачык дәрес кебек» газета-журналларында иҗатым, язмаларым белән чыгыш ясап, укучыларыма: «Фикер салынган, әйбәт язылган әйберне Казанда да бастыралар», - дип әйтә килгән сүзләремне эшем белән дәлилләдем.
- Яшь барган саен, дөньяга караш та үзгәрә, диләр.
- Нәкъ шулай. Яшьлектә шатлыктан күккә сикергән, кайгыдан җиргә сеңгән кешеләр, акыл-тәҗрибә туплый-туплый, басынкыланалар. Мин бу халәтне гомер йомгагының кими баруы, Аллаһы Тәгаләгә таба юл озынлыгының кыскаруы белән дә аңлатыр идем. Шуңа күрә үзе генә түгел, хәтта атамасы да өннәрне ала торган чир, борчу алдында да аксакалларга тиң сабырлык күрсәтергә туры килә. Ярты гасыр гомер кичергәч, дөньяга фәлсәфәчеләрчә карый башлыйсың икән... Минем дә, нинди генә хәлдә булсам да, көчле рухны саклап каласым килә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: