Шәһри Казан

Кемнең урыны лицейда?

Син укыган белем йортының даны бөтен республикага таралсын өчен нәрсә эшләргә? Россия күләмендә грант оту яки олимпиадаларда җиңү яулау белән генә тарихта эз калдыру, ай-һай, кыен хәзер. Менә җәнҗал чыгарып, тавыш-гауга куптарып үзеңне күрсәтү - монысы була торган эш! Уку йорты хәтердә мәңге сакланачак дип кистереп әйтеп булмый, билгеле, шулай...

Реклама

Бер сүздән нәрсә үзгәрер?
Хәер, бераз ялгыштык, белем бирү йортының исемен язганда хата җибәрдек. Шу­шы көннәрдә генә КФУ, лицейны тулысынча үзләш­тереп, исемендәге «каршындагы» бәйлек сүзен алып ат­ты, КФУ лицее дип кенә калдырды. Үзгәргән канун нигезендә, уку йортын га­мәлгә куючы берәү генә булырга тиеш, дип аңлаттылар моны. Бу бер сүздән котылуның ни-нәрсә китереп чыгаруын вакыт күрсәтер, һәр­хәлдә, университет ректоры Илшат Гафуров ата-аналарны да, укытучыларны да тынычландырырга ашыкты: беркем бер­нәрсә югалтмый, янәсе. Финанс ягы да сизелерлек яхшырачак икән. Лицейның матди хәле гап-гади бер «каршындагы»дан торган лабаса!
Шулай да югалту булды инде. Лицейның директоры, узган гасырның 90 нчы елларында тәҗрибә рәвешендә әлеге белем бирү йортына нигез салган Павел Шмаковны, ул Финляндиягә гаиләсе янына киткәч, шыпырт кына урыныннан алып аттылар. Шыпырт кына дию шартлыча, әлбәттә. Директорны «тәхет»тән сөрү турында җитди сүзләр йөрмәде түгел. Җитәкче таҗы ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Елена Скобельцинага эләкте. Аның моңарчы лицей башлыгы булып торганы бар иде инде. Дөрес, Шмаков әлеге карар белән килешми, үз хокукларын якларга җыена. Тик бу юлларны укыгач, күз алдына җил тегермәне белән сугышырга алынган Дон Кихот килә.
Павел Шмаковның гаебе нәрсәдә соң? Бездә гаепсез кешегә тимиләр бит. Менә булмаган гөнаһыңны бар итеп күрсәтү - монысы башка мәсьәлә. Бактың исә, Шмаков дилбегәне кулыннан ычкындырган икән: лицейда дисциплина бозылган, дә­рескә соңга калучылар, икенче аяк киемен онытып калдыручылар арткан. Бу гына бер хәл, Шмаковның үз сүзләре белән әйткәндә, ул лицейга чиновник балаларын алудан баш тарткан. Өстә­венә, дәресләрдә «ирекле тыңлаучылар», укучылар исемлегендә җитәкчелек белән килештерелмәгән исем­нәр күренә башлаган. Ягъни теге алынмый калган түрә балалары урынына директор сәләтле «уртакул» укучыларны туплау яклы булган. Шмаковның «гөнаһлары» исемлеген тагын дәвам итәргә булыр иде әле. Тик язылган ка­дәрлесеннән дә вазгыятьне чамаларга була. Үзеннән узып сикерүчене нинди җи­тәкче яратсын?
Финляндиядә - иң яхшы, ә бездә...
Павел Шмаков 90 нчы елларда бер тапкыр уңышсызлык белән маңгайга-маңгай бәрелешкән иде инде. Сәләтле авыл балаларын лицейга, дөресрәге, ул вакыттагы академик көллияткә җәлеп итә башлавын җитәк­челек ошатмады. Янәсе, көл­лиятне шәһәр финанслый, тагын нинди сала мокытларын җыю ди ул?! Ул вакыттагы «сугыш»та җиңелеп, Шмаков башта Мәс­кәүгә, аннары Финляндиягә үк китеп бара. Чит телне өр-яңадан өйрәнеп, кырык яшьлек гомер бусагасын атлагач, университетта укып чыгып, фин мәктәбендә белем бирә башлый ул. Алай гына да тү­гел, укучыларның яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә, бер фин мәктәбенең иң яхшы укытучысы булып таныла. Менә шул ватандашыбыз, Илсур Метшин чакыруы буенча, яңадан Казанга, үзе нигез салган лицеена кайткан иде. Кысаларга куып кертелгән белем бирү системасын бераз булса да үзгәртеп, яңа алымнар кулланып эш итәргә теләгән Шмаковны янә уңышсызлык сагалап торган икән.
Кайда-кайда, менә мәк­тәп ише җирдә укытучы кешегә үз фикерен белдерү, ул гына да түгел, укучыны китапта язылмаганча фикер­ләргә өйрәтү тузга язылмаган тыюлар исемлеген тулыландыра шул. Тарих, әдәбият ке­бек фәннәрне фәкать дә­реслектә язылганча белгән, шәхси фикер-тоемлау урынына баш миләренә китап сүзләре шыплап тутырылган укучылар зур тормышка аяк баскач тилмерә инде аннары. Башка карашлар да булуын аңлагач, алай түгел, болай икән бит бу, дип бәргәләнә башлый. Мәктәптә салынган «катып калган» фикер белән яшәүчеләр дә бихисап. Анда уку­чының дөньяга кү­зен ачалармы, әллә калыплашкан чит кеше фикерен тагу белән шөгыльләнәләрме икәнлеген аңлатып кара син?!.
Шмаковның, Метшинның тәкъдимен кабул итеп, яңадан лицей белән җитәк­челек итә башлагач биргән бер интервьюсында мондый сүзләр бар: «Күптәнге хыялымны - сәләтле авыл балалары өчен интернат ачуны тормышка ашырырга телим. Бәлки мин артык беркатлы кешедер, тик, минем­чә, Татарстанда, ата-бабаларым яшәгән төбәктә, барысы да барып чыгарга тиеш. Мин моңа ышанам». Кем белә, бәлки, Шмаков бер ел элек сөйләгән сүзләре өчен чыннан да ахыргы көченә кадәр көрәшер. Бәлки көрәш юлын­­да теләктәшләр дә очрап куяр. Өметсез шайтан гына бит. Аркаланып торырга әле дә ярый шул зәгыйфь кенә ышаныч уты бар...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: