Шәһри Казан

Компенсация булачак, ташлама бетерелә

«Минем ирем - икенче төркем инвалид. Эштә алган травма нәтиҗәсендә, сул аягын кистеләр. Закон буенча, ата-ананың берсе I яки II төркем инвалид булган очракта, аларның балаларына бакчада урын бушка бирелә иде. Иремнең инвалидлык алуына ел ярым тирәсе. Моңарчы 4 яшьлек улыбыз Рубин балалар бакчасына бушка йөрү мөмкинлегенә ия иде. Иде,...

Балалар бакчасына түләүне арттыру белән килешмәгән ата-аналар проблеманың асылын белеп, аңлап сөйлиләр. Эльмира ханымның да канунның үз гаиләсенә кагылышлы өлешен яхшылап өйрәнгәнлеге күренеп тора. Чыннан да, яңа Карар нигезендә, I һәм II төркем инвалид ата-аналар өчен моңарчы гамәлдә булган ташлама юкка чыгарыла. Ташламадан мәхрүм калучылар инвалидлар гына түгел. Түбәндәге төркемнәр өчен шулай ук балаларын бакчага бушлай йөртү мөмкинлеге бетерелә:
- Әфганстан, Чечня, Төньяк Кавказ, Таҗикстан һ.б. җирләрдә сугышта катнашучылар;
- интернационалист-хәрбиләр;
- Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар.

Димәк, 2014 елның 1 гыйнварыннан бу төркемнәргә караган ата-аналар да бакчага тулы сумманы түләргә тиеш булачак.
Хәзерге вакытта балалары бакчага бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булган тагын бер төркем бар - тәрбиячеләр. Аңлашыла ки, яңа Карар нигезендә, аларны да әлеге ташламадан мәхрүм итәләр. Казан халкы бу уңайдан шик-шөбһәсен белдерде инде: болай да чамалы гына хезмәт хакына эшләүче тәрбиячеләр, бакча өчен ике меңнән күбрәк акчаларын чыгарып сала башлагач, эшләрен ташлап качмасмы? Тәрбияче булып урнашучыларның күбесен шул бушлай урын тотып тора иде дә бит инде.
Казан белән Чаллыдагы вазгыять барыбызга да яхшы таныш. Ике шәһәрдә дә митинглар үтте, бәя арттыруга каршы булучылардан имза җыю һаман дәвам итә. Әлегә авылларда ачыктан-ачык каршылык күрсәтүчеләр турында ишетелгәне юк. Арча районының бер авылындагы балалар бакчасы белән элемтәгә кереп, анда канунны ничек кабул итүләрен белештек. «Безнең ата-аналар, зур шәһәрләрдәге кебек, шау-шу куптарып йөрмәде. Бәя арту белән килешмәүчеләре дә булгандыр, билгеле, тик ризасызлык митинглар дәрәҗәсенә кадәр үсмәде. Башта мөдирләрне районның мәгариф бүлегенә җыеп аңлаттылар, аннары без яңалыкны ата-аналарга җиткердек. Әнисе II төркем инвалид булу сәбәпле бакчага бушка йөрүче бала бар иде, хәзер ул да тулы сумманы түләргә тиеш булачак. Тәрбиячеләргә караган ташламага килгәндә, бездә аның гомумән булганы да юк иде», - дип җавап бирде әлеге бакчаның мөдире.

Петербургта да түләү арта... 150 сумга!
- ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, бүген бер баланы балалар бакчасында тоту дәүләткә аена 9000 сумга төшә. Ә Казандагы шәхси балалар бакчаларында бәя 6000 сум тирәсендә «тирбәлә».
- Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре сүзләренә караганда, Татарстандагы балалар бакчаларына түләү бәясен арттырмау өчен, 700 млн сум акча кирәк. Республика казнасында аның кадәр сумма табылмаган.
- Казан шәһәре башкарма комитеты Карары белән килешмәүчеләрдән имза җыю дәвам итә. Бүгенгә 6000нән күбрәк имза җыелган инде. Шуның 5000гә якыны 3 ноябрьдә узган митингка кадәр тупланган булган.
- Санкт-Петербургта гадәти балалар бакчасы өчен бер айга түләү 713 сумны тәшкил итә. Яңа елдан соң анда да бәя арту күзәтеләчәк... якынча 150 сумга.
- Мәскәүдә балалар бакчаларына бәя 20 процентка артачак, ягъни бүген гадәти бакча өчен ата-аналар 750-770 сум түләсә, 2014 елның гыйнварыннан 1200-1300 сум түләргә тиеш булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: