Шәһри Казан

“Күзләре ялтырап тора бу баланың. Галим булмагае...”

Тауның биегеннән – офык та киң! Укытучымның балачак, яшьлек хатирәләрен сеңдергән көндәлекләрен, истәлекләрен укып утырам. Шәхеснең үзенчәлеген аңлыйм дисәң, аның тамырларына – туган җире, ата-баба нигезе, тәүге тапкыр иҗек кушкан белем йортына сугылып чык яисә виртуаль сәяхәт кыл икән.

Педагогика фәнен, методиканы тирәнтен аңлаучы, мәгарифебезнең үткәне белән заман мәктәбен тоташтырып, эзлеклелектә өзеклек китереп чыгармыйча аң-белем бирүче чын методист-белгечләр татар халкында ничәү? 31 октябрьдә үзенең түгәрәк юбилеен уздыручы галимәбез, татар халкының 90нчы еллардагы күтәрелеш чорыннан башлап 2017 елгы милли инкыйлабка кадәр мәктәпләр өчен ана теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре әзерләүдә алыштыргысыз Әлфия Мотыйгуллина шундыйлардан.

Кукмара төбәгенең кечкенә генә Сабанчы авылы сихри бер дөнья булып күңелемдә инде егерме елга якын яши. Укытучым сөйләгәннәргә нисбәтле, ул дөнья һаман саен байый, матурая, зурая.

1965 елда биредә туып, әүвәл – үз авылында башлангыч, аннан соң Янил мәктәбендә урта белем алган Әлфиянең балачагы совет кызларыныкыннан әлләни аерылмый да кебек.

Менә кечкенә шук, курку белмәс кызчык ишегалдында уйнап йөри. Әбисе янына Ядегәр авылыннан кунакка килгән Зәйнәб карчык: “Күзләре ялтырап тора бу баланың. Галим булмагае...” – дип фаразлый аның киләчәген. Җәйге челләдә ындырдан сусап кайткан тавыкларны пыр туздырып куып җибәреп, аларның су тагарагында һәр көнне күлмәген салып юарга яраткан Әлфияне бер генә нәрсә куркыта – өйдә ялгызы калу. Гаиләдә бердәнбер булган кызның әти-әнисе көне-төне эштә. Шуңа да аның, йокыдан торганда, күзеннән алда авызы ачылып: “Ә-би-и-и!” – дип тамак яруы гадәти хәлгә әйләнә.

Реклама

Хәтерендә калганнардан кагәзьгә теркәлгән тагын бер вакыйга – тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуы. Муса Җәлилнең “Яңгыр, яңгыр, ни өчен җирнең битен юасың?..” шигырен ятлатканнар да бит, кычкырып сөйлә дияргә генә онытканнар. Шул рәвешле, чыгыш адресатка барып җитмәгән.

Дәресләрдә безне һәрвакыт әйтәсе сүзебезне өзеп әйтергә, авыз эчендә ботка пешермәскә өйрәтүе, бәлки, бала чагында алган шул сабактан килгәндер... Мәктәп елларында спектакльләрдә катнаша, җырлый, бии... Бию дигәне исә йон оек өстеннән әби галошы киеп, “яллыки-яллыки, йа айдале-айдале”, дип җырлап бии торган удмурт биюе була. Соңрак Нырья удмурт мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайткач та әлеге халыкның культурасы белән тыгыз багланышта яши ул. Удмурт милләтенең күренекле шәхесләре еш кунак була аларда. Балаларга чын милли тәрбия бирелә. 

Әлфия Мотыйгуллинага педагогик осталык мәктәбенең барлык баскычларын да үтәргә язгандыр: гади укытучыдан – институт мөгаллимәсенә, декан урынбасары, доцент вазифаларына. Иң мөһиме – укытучылар укытучысына! Югары уку йорты белән мәктәпләрне тоташтыручы күпер – укытучылар һәм укучылар өчен дистә-дистә фәнни-гамәли конференцияләрне оештыручы, ел саен аларның эшчәнлегендә актив катнашучы да. Меңләгән студентларына – остаз, идеяләр биреп, олы тормышка канат куючы, ә иң мөһиме: терәге, ышанычы, таянычы булган улы Юныска яраткан әни.

Әнисе белән әтисен кадерләп тәрбияләп, мәңгелек йортка озаткач, укытучым туган нигезен сатмады, аны ныгытып, каралты-кураны төзекләндереп, хәтта умарталарын – әтисе Рухулла абзый белән гомер буе бергәләп асраган тырыш җан ияләрен бетермичә тәрбияләвен дәвам итә.

“Тау биегрәк булган саен, ераккарак күз ташлап була”, – ди халык. Тауның биегеннән офык та киңрәк күренә! Шул хакыйкатькә инандырган Укытучыма мәрхәбә!
Бүген Әлфия Мотыйгуллина – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең чит телләр һәм тел белеме кафедрасы доценты. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген дәвам итә, яңа идеяләр белән рухланып яши ул.

Рамил Ханнанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: