Шәһри Казан

Лагерьдә татар телен өйрәнәләр

13-26 август көннәрендә «Идел» Яшьләр үзәге базасында «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган җәйге смена эшләячәк. Россиянең 16 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан килгән 167 балага 14 көн дәвамында татар теле дәресләре укытылачак.

Реклама

- Иң авырткан җиребез - тел, - ди Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. - Балалар татар телен белсеннәр дип тырышабыз. Ике атна дәвамында аларның бер генә дә буш вакытлары булмаячак. Шәхсән үзем «Милләтебез хәзинәләре»н берничә сменада уздырырга хыялланам.
Смена дәвамында тарих, журналистика, бию, кул эшләре, татар ашлары, милли көрәш, диджейлык буенча осталык дәресләре уздырылачак. Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсияләр, Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт һәм «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Җиде йолдыз» кебек чаралар балалар күңеленә уелып калыр дип көтелә. Татар телен яхшы белгәннәр арасыннан «Ел лидеры» сайлап алыначак. Боларның һәммәсе чит төбәкләрдә яшәүче балаларны берләштерү, туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан эшләнә.
- Безнең бер генә елны да, бер генә урынның да буш калганы юк. Әмма шул ук вакытта 14 көн эчендә генә баланы татар теленә өйрәтү мөмкин түгел. Бу балаларның тестларны ничек итеп эшләүләреннән дә күренә. Нәтиҗәләре бик начар. Шуңа күрә сменадан 50ләп баланы сайлап алып, лидерлар мәктәбенә чакырачакбыз, - диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
Шунысы кызык, балалар белән эшләячәк әйдәманнар да чит төбәкләрдән киләчәк. «Милләтебез хәзинәләре» 21 август көнне «ачык ишекләр» көненә көтеп кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: