Шәһри Казан

Әле ярый талчыбык бар акылга утыртырга

Укучыларны төрледән-төрле җәзаларга тарту алымы тамырлары белән бик борынгы заманнарга барып тоташа. Әйтик, борынгы Мисыр мәктәпләрендә балаларга карата физик көч куллану киң таралган булган. Физик көч, дигәч тә, баланы үтергәнче кыйнап ташлауны күз алдына китерергә кирәкми, әлбәттә. Алай гына да түгел, укучыны кыйнау фәкать тәрбия чарасы буларак кына файдаланылган. Шунысы...

Реклама

Шул ук мисырлылар, «Малайларның колагы аркасында - алар үзләрен кыйнаганда гына ишетә», дигән әйтемне уйлап чыгаручылар да әле. Менә Месопотамиядә икенче бер әйтем билгеле булган: «Малайларның йөрәгенә ахмаклык ияләшкән, үгет-нәсыйхәт таягы аннан котылырга ярдәм итә». Татар халкында «Остаз суккан җиде тәмугта янмас» дигән мәкаль бар. Халык теленә яхшы тәрбия чарасы буларак үтеп кергәч, «таяк ашату»ның файдасы булмый калмагандыр, мөгаен. XVIII-XIX гасырларда инглиз һәм алман мәктәпләрендә дә җәзага тарту кулланыла башлаган. Нинди генә төрләре булмаган аның: чыбык белән суктыру дисеңме, колак артына берне «менеп төшү», борчак өстендә тезләнеп тору, «оят» эшләпәсен киюме... Тарихи мәгълүматларга ышансаң, Англиядә хәтта иртәгә мәктәпне тәмамлый дигән буй җиткән кызларны да чыбык белән суктыра торган булганнар.
Хәзерге заманга әйләнеп кайтсак, Англиянең кайбер шәһәрчекләрендә һәм АКШның берничә штатында укучыга линейка белән сугарга рөхсәт ителә икән. Монысы - рәсми кабул ителгән чара. Ә рәсми булмаган «тәрбия чаралары» күпмедер тагын...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: