Шәһри Казан

Мәгърифәт һәм фән пәһлеваны

Васил Гайфуллин бәләкәй чагыннан ук бик тырыш була. Белемгә омтылышы, укуга аңлы карашы, татар халкының «тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкален яхшы аңлавы аңа алдагы гомерендә ныклы терәк бирә. Менә шушы уку теләге Васил Гайфуллинның тормышында зур роль уйный, гомере буе аңа юлдаш була һәм аны халкына хезмәт итүче...


Ул, Мөслим районының Югары Табын башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Түбән Табын җидееллык мәктәбендә белем ала. Бу мәктәп заманында районның иң көчле мәктәпләреннән берсе була.
Мәсәлән, 1951 елгы чыгарылыш укучылары - Васил Гайфуллин, Гегель Гәрәев, Флюс Газизов - соңрак фәннәр докторы югарылыгында гыйльми дәрәҗә алалар!
1951 елда Васил Габдуллович Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм аны 1955 елда кызыл дипломга тәмамлый.
- Уку йортлары нинди булырга тиеш, дисәгез, нәкъ менә педучилище кебек, дияр идем, - ди Васил ага Гайфуллин. - Чөнки анда тирән белем бирәләр, тәрбия эше дә шәп куелган, кешенең сәламәтлеген ныгыту, сәләтен ачу өчен дә шартлар бар. Педагог, тәрбияче булып җитлегү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек, эзләнүче-фәнни тикшеренүче, галим булып үсеп китү өчен дә беренче «оеткы»ны шунда салалар. Кызганыч ки, пединститутларда укытучы өчен кирәк булган сыйфатларны педучилищедагы кебек бирә алмыйлар. Педучилищедан соң, мин Мөслим районының Ташлыяр җидееллык мәктәбендә эшләдем. Башлангыч классларда да, V-VII классларда да укыттым. Җәмәгать эшләренең дә күбесе миндә - пионер, комсомол эшенә җитәкчелек итәм; шигарьләр язучы, бригада газетасын чыгаручы, агитатор да - мин; укучыларның үзешчән сәнгатен оештыручы да, драмтүгәрәк җитәкчесе дә - үзем! Педучилищеда алынган чыныгу, тәрбия, күнекмәләр миңа эшләргә бик нык ярдәм итте. Мәктәп мәшәкатьләренә башым белән күмелеп, шулкадәрле яратып эшләдем. Шулай да укуны дәвам итәргә кирәк иде. Мәктәптән вакытлыча аерылып, Казанга - педагогия институтының физматына укырга кердем. Педучилищены да, институтны да бик әйбәт билгеләр белән тәмамладым. Институтта калдырырга бик тырышсалар да, туган якта эшлисе килү теләге мине Мөслимгә алып кайтты. Физика укытучысы, завуч булдым, директор вазифасын башкардым. Бөтен барлыгымны биреп, яратып эшләдем. Дәресләрем дә бик нәтиҗәле уза иде. Физика буенча район олимпиадаларында җиңүчеләр - минем укучылар, югары уку йортларына керү имтиханнарын да минекеләр уңышлы тапшырды!
Мондый фидакарь хезмәт район җитәкчеләренең дә игътибарыннан читтә калмый. 1965 елның язында Васил ага Гайфуллин район мәгариф бүлеге белән җитәкчелек итә башлый. Бу елларда Мөслим районы республика Мәгариф министрлыгының тәҗрибә базасына әйләнә. Район бу елларда үзешчән сәнгать көчләрен оештыру буенча да республикада нык таныла. Бу эштә иң актив катнашучыларның берсе Васил Гайфуллин була.
1971 елда ул А.И. Герцен исемендәге Ленинград пединститутына аспирантурага керә. Аны уңышлы тәмамлап, Васил Габдулла улы Казан дәүләт педагогия институтына эшкә кайта, югары уку йортында барлык инстанцияләрне дә үтеп чыга: ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, өч кафедраның мөдире, ике факультетның деканы вазифалары.
Илдә беренчеләрдән буларак, 1979 елда Казан дәүләт педагогика институты каршында халык мәгарифен оештыручы белгечләр әзерләү һәм белем күтәрү факультеты ачыла һәм аның белән Васил ага җитәкчелек итә башлый.
1990 елда ул Ленинградта докторлык диссертациясен яклый. Шул ук елда аны Татарстан Республикасының мәгариф министры итеп билгелиләр.
Мәгълүм ки, бу елларда туган кискен үзгәрешләр дулкыны җәмгыятьне, иҗтимагый тормышны дер селкетеп, сискәндереп җибәрде. Аннары, шифалы яңгырдан соң калыккан гөмбәләр кебек, татар мәктәпләре, татар гимназияләре пәйда була башлады. Һәм бу куанычлы хәлләрне Татарстан мәгариф министры Васил Габдулла улы Гайфуллин исеме белән бәйләделәр. Педагогия өлкәсендәге һәр яңалык әнә шулай аның исеме белән тәңгәл йөри башлады. 1991 елда «Татар мәгарифен үстерү концепциясе» эшләнде. Бу эшкә, министр буларак, Васил Гайфуллин турыдан-туры җитәкчелек итте. Шул ук елларда «Милли мәгарифне үстерү программасы» да төзелде. 90 нчы елларда хәтта башкалабыз Казандагы татар балаларының нибары 0,1 проценты гына туган телендә белем ала иде. 1997 елда исә бу сан 42 процентка күтәрелде. Бүген республикабыздагы барлык татар балаларының яртысыннан күбрәге ана телендә белем ала икән, бу инде милли мәгариф, милли мәктәп, милли белемгә карата В.Г. Гайфуллинның нинди мөнәсәбәттә булуын бик ачык күрсәтә.
1997 елдан В.Г. Гайфуллинның тормышында яңа этап башлана. Аңа республиканың беренче милли югары уку йорты - Татар дәүләт гуманитар институты ректоры вазифасы йөкләнә. Институт кадрлар әзерләүдә чит республикалардагы һәм өлкәләрдәге туганнарыбызга да булышты. Студентлар күршеләребез - Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Эл республикаларыннан. Якындагы бәйсез дәүләтләр - Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Украинадан, киң Россиянең Киров, Пермь, Чиләбе, Омск, Свердловск, Төмән, Курган, Ульяновск, Самара, Красноярск, Кемерово һ.б. өлкәләреннән килгән студентлар да укыды әлеге институтта. Биредә югары белем бирүнең төп юнәлеше турында бер-ике җөмлә белән дә әйтеп була. Анда, белгечләр әзерләү өчен, уку планнары югары профессиональ белем стандарты нигезендә, милли-төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.
В.Г. Гайфуллинның фәнни эшчәнлеге дә зур игътибарга лаек. Ул - 300дән артык фәнни хезмәтнең авторы. Шулар арасында VII-XI класслар өчен физика дәреслекләре, физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыклары, укытучылар өчен күптөрле методик ярдәмлекләр, милли мәгарифнең методологиясенә багышланган монографияләр, татар милли университеты концепцияләре һәм йөзләгән фәнни мәкаләләр бар. Алар Казан, Мәскәү, Ленинград һәм чит ил нәшриятларында басылып чыккан.
Галим, педагог һәм оештыручының 55 ел дәвамында куелган мондый фидакарь хезмәте, билгеле, дәүләт тарафыннан тиешенчә бәяләнде. В.Г. Гайфуллин - педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Казан (Идел буе) федераль университетының мактаулы профессоры...
Бүгенге көндә исә Васил Гайфуллин Казан (Идел буе) федераль университетының бүлек башлыгы вазифаларын башкара.
Мөхтәрәм Васил Габдуллович - чын мәгънәсендә, Казан (Идел буе) федераль университетының горурлыгы! Ул - табигате белән йомшак күңелле, ягымлы, миһербанлы кеше. Әңгәмәдәшенә үтә игътибарлы, бәхәсләрдә сабыр, сыгылмалы, әмма үзенең хаклыгын саллы дәлилли белүчән. Кешене үпкәләтергә, хәтерен калдырырга тырышмый. Бу аның гаделлегеннән, җитешсезлекләрне бетерү юлларын бергәләп эзләвеннән килә. Югары культуралылык, гаделлек, тыйнаклык кебек матур әхлакый сыйфатлары каршында баш иябез. Үз халкына зур хезмәт куючы милләттәшебезгә чын күңелдән сокланабыз!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: