Шәһри Казан

Милли матбугатның киләчәге менә кемнәр кулында

Дәрвишләр бистәсенең Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә «Кызыклы очрашулар клубы» эшләп килә. Очрашуның чираттагысына «Шәһри Казан», «Мәгърифәт», «Сабантуй» һәм «Мәдәни җомга» газеталары хезмәткәрләре чакырылды. Очрашуга чакырган вакытта: «Ни өчен әлеге газеталар?» - дигән соравымны бирмичә кала алмадым. Әлеге үзәкнең милли-тәрбия эшләрен оештыручы Ләйсән Мансур кызы Антонова: «Халык арасында яратып укыла торган,...


Ямьле язлар килә, дуслар,
Кошлар да кайта башлый,
Газетага подписка дип,
Журналистлар баш кашый,
- дип, шаян шигъри юллар белән башлап җибәрде әлеге очрашуны Ләйсән ханым. Әңгәмәне ул укучыларга сораулар белән дәвам итте: «Татар телендә чыга торган нинди газета-журналларны беләсез, өйләрегезгә алдырасызмы, үзегез укыйсызмы һ.б?» Укучылар әлеге сорауларга берсен-берсе уздыра-уздыра җавап бирделәр. Аларның бу очрашуга әзерләнеп килгәнлекләре күренеп тора.
Кунаклар, чыгыш ясарга дип, үзләренең фикерләрен туплаган арада, 141 нче мәктәптән Казан шәһәренең «Татар егете» конкурсында беренче урынны алган Нәфис Гаязов безне җыры белән сөендерсә, 72 нче мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Закирова һәрбер газетага багышлап чыгарган кызыклы такмаклары белән чыгыш ясады. Газета хезмәткәрләре үз газеталарының тарихы, башкалардан кайсы ягы белән аерылып торулары, кыенлыклары турында сөйләгәндә, Ләйсән Мансур кызы алардан: «Редакцияләрдә яшьләр эшлиме, «дедовщина» юкмы соң?» - дип тә сорап узды.
1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәрге укучылар катнашкан әлеге чарада 149 нчы лицейның Алсу Гадеева җитәкчелегендәге 4 нче сыйныф укучылары аерылып торды.
Апрель - Тукай ае бит ул. Балаларның милли киемнәрдән чыгып, Тукай һәм үзләре язган шигырьләрен укыганда, без моны сизеп-тоемлап тордык. Газетабызның яшь журналисты Фәнил Гыйләҗевнең үзе язган шигырен укуы шуның кадәр тәэсир иттеме, Ләйсән исемле бер кыз, түзеп тора алмыйча, үзе дә яшьлек турында шигырь сөйләде. Ләйсән Зиннәтуллина 11 нче гимназиянең Зөләйха Хафизова җитәкчелегендәге «Хыял» әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри икән. 19 нчы олылар китапханәсеннән Гүзәлия Галиәхмәтова татарча газета-журналларның бик аз алдырылуы турында борчылып чыгыш ясады. Төрле мәктәп укучыларыннан төзелгән газета җанатарлары 1-2 минут эчендә газеталарга төрле формада реклама ясадылар, 10 елдан соң газетаны ничек итеп күзаллыйсыз, дигән сорауга җавап итеп, үзләре чыгарган газеталарын яклап, аларны кунакларга бүләк иттеләр. Надилә Шакирова җитәкчелегендәге 140 нчы гимназия укучыларының «Шәһри Казан» газетасы (рәсемдә) бик матур килеп чыкты. Яшьләрдә матурлыкка омтылу көчле - аларның газеталарны сыйфатлы, матур кәгазьдә генә күрәселәре килә.
Үзебезнең газета турында укучылар сөйләгәнне тыңлау безнең өчен кызыклы һәм күңелле булды. Укучыларның татар матбугатын шулай кайгыртып йөрүләре безнең киләчәгебез бар икәнне аңлата. Кичәне Ләйсән ханым болай дип тәмамлады: «Милләтебез матбугатының киләчәге укучылар кулында. Билгеле, татар газета-журналларына татарлар үзләре язылмаса, үзләре укымаса, аның киләчәге куандырмас. Шул ук вакытта газета битләрендә халкыбызны якларлык, аны кайгырткан, укучы өчен файдалы язмалар булырга тиештер. Журналистлар абунәчеләр белән бер-берсен ишетеп эшләгәндә генә газеталар кирәкле һәм озын гомерле булачак».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: