Шәһри Казан

Мәктәбемне сагынмыйм

Хәзергесе көндә мин Казан шәһәренең иң яхшы мәктәпләренең берсендә укытам. Үземнең мәктәп елларын еш исемә төшерәм. Мин гади бер авыл мәктәбендә белем алдым. Мәктәп авылымнан чакрым ярым ераклыкта урнашкан иде. Шук-шаян кыз булып үстем. Шуңа шелтәләрне күп ишетергә туры килде.

Реклама

Икенче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башладым. Иҗат җимешләремне бер дәфтәргә җыям да укытучым янына ашкынам. Укытучы апаның эше күп булгандыр инде, юк-бар белән башымны әйләндермә, дигән сүзләрен ишетеп, дәфтәремне ертып ташлый идем. Хәзер укучыларым шигырь күтәреп килсәләр, шатланып кабул итәм. Бераз төзәткәләп, конкурсларда катнашабыз. Миңа да рәхәт, сабый да сөенә.
Югары сыйныфларда укыганда спорт ярышларында беренчелекне бирмәдем. Мәктәп данын күтәрдем. Чыгарылыш кичәсендә физкультура укытучысы минем фамилиямне әйтмәде, грамота бирмәде. Сыйныфташым алды Мактау хатларын. Тик мин аның район күләмендәге ярышларда катнашканын хәтерләмим. Физкультура укытучысы булам дигән өметем ватык лампа кебек сүнде.
Туксанынчы елларда, хәтерләсәгез, аттестаттагы билгеләр зур роль уйный иде. Мин, кайбер укытучыларның күңеленә хуш килмәгәнгә күрә, ике өчле белән чыгып киттем. Нәтиҗәдә, теләгән җиремә укырга керә алмадым. Әмма, урау юллар үтә-үтә, барыбер югары белем алдым. Ике өчленең берсе химиядән иде. Гаиләбез белән сөймәде укытучы безне. «Мөнирә, сине күрсәм, нервларым щервага әйләнә», - дигән укытучым хәзер абыстайлыкка укып йөри.
География дәресендә, кызык булып киткәндер инде, көлеп җибәрдем. Венера апа миңа: «Нәрсә шыркылдап утырасың, мәктәпне матур гына тәмамлый алсаң ярый инде», - дип янап куйды. Тәмамладым, Венера апа, хәзер үзем укытучы.
Ә хәзер әйтеп кара син укучыга шундый сүзләрне. Әти-әнисе синең белән сөйләшеп тә тормый, туп-туры Мәгариф министрлыгына шалтырата. Аннан соң, директор янына барып, аңлатма язасың. Менә нинди заманнар.
Сентябрь буе колхоз бәрәңгесе ала, җәй буе чөгендер чүбе утый идек. Эшләп үстек, Аллага шөкер. Хәзер эшләтеп кара син балаларны! Сәгатьтән артык эшләмиләр. Ярамый да. Хәтта мәктәпкә форма киеп килмәгән өчен укучыны өйгә кайтарып җибәрү дә җинаять.
Тәнәфескә чыгам. Идәннән икмәк күтәрәм, тәрәзә төпләрендә ризык валчыклары, сынык перәннекләр... Бисмилламны әйтеп, ашханәгә илтеп бирәм. Йөрәк сызлый: без шулай тәрбиялибезме, әллә гаиләдән киләме? Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермидер шул.
Иптәшләрем мәктәп елларын сагынып, искә төшерәләр. Ә мин сагынмыйм. Үзәкләргә үткән көннәр күп булды. Кайбер укытучыларымны гына сагынам: Рөстәм абый (урыны җәннәттә булсын!), Әнзия апа - гел ярдәм итеп тордыгыз, Гөлнур апа - матурлыкка сездән өйрәндем, Фәридә апа - кешелекле булдыгыз. Рәхмәт сезгә!
Быел мәктәпне тәмамлаганга 21 ел була. Ун ел укыган мәктәбемнең ишекләрен ачып керәсем килми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: