Шәһри Казан

Мәктәпләрдә каникуллар озайтыла

Татарстанда укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды.

Реклама

 Бу карар бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде, – дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Бу коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору өчен эшләнгән гамәлләрнең берсе.

Шулай ук “Өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, барлык сәнгать һәм музыка мәктәпләре шулай ук каникуллар режимында 12 апрельгә кадәр эшли”, – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Балалар бакчалары гадәттәгечә эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: