Шәһри Казан

Мәктәптә кино караячаклар

Якын арада мәктәптә укытылучы фәннәр исемлеге тагын бер дәрескә тулыланырга мөмкин. Әле узган ел ук Никита Михалков, урта белем бирү йортларында кино сәнгатен укытырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде.

Реклама

Хуплау адымнары күренә башлады. РФ Мәдәният министрлыгы мәктәптә карау өчен яраклы дип тапкан фильмнар исемлеген сайтка элде. Анда 100 картина урын алган.
Әйтергә кирәк, исемлекне төзүдә халык та катнаша алды. Интернеттагы махсус сайтта, җәмәгатьчелек үз фикерен калдырсын өчен, махсус бит булдырылган иде. Күп кенә мәктәпләрдә дә Михалковның идеясе буенча сөйләшүләр үтте. Яңа фән кертү турындагы тәкъдимгә кискен каршы төшүчеләр юк. Тик кимчелекле яклар булуын да онытмаска кирәк. Беренчедән, кино сәнгатен укучыга аңлата алырлык укытучылар бармы? Дөрес, бездә биология укытучысы - математика, физика мөгаллиме география укыткан очраклар җитәрлек анысы. Быел өстәлгән дини мәдәният һәм әхлак нигезләре фәнен дә махсус шул тармак буенча белеме булмаган укытучыларга ышанып тапшырдылар бит. Тик кино ул уен-муен түгел. Исемлектә күбесенчә тарихи һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы картиналар урын алуын да исәпкә алсак, мөгаллимнәргә шактый тирләп пешәргә туры килмәгәе.
Икенче минус - яңа фән искеләрен кысрыклаячак. Һаман да шул әдәбият, рәсем яки музыка кебек икенче планда йөргән фәннәр зыян күрер инде.
Исемлекне кино белгечләре төзегәнлеге сизелә. Ник дигәндә, мәктәп яшендәге балага кабул итәргә шактый катлаулы булган картиналар да очрый биредә. Мәсәлән, «Понизовая вольница» дип аталган беренче сүзсез фильмны бөтен бала да аңлый алырмы? «Месть кинематографического оператора» укучыларда кызыксыну уятырмы? Ахыргача хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр бар әле.
100 фильм арасында «А зори здесь тихие», «Белое солнце пустыни», «Берегись автомобиля», «Бриллиантовая рука», «Война и мир», «Молодая гвардия», «Чук и Гек», «Я шагаю по Москве» һәм «В бой идут одни старики» кебек халык мәхәббәтен яулаган картиналар да бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: