Шәһри Казан

Мәктәптә пенсионерлар пачутта

«Хөрмәтле «Шәһри Казан»! Без - Татарстанның иң ерак төбәгендә - Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер төркем ата-ана, сезгә мөрәҗәгать итәргә уйладык. Безнең шәһәрдә ике генә татар гимназиясе эшләп килә. Гимназия дигән зур исеме булгач, бик шатланып, без дә балаларыбызны шушы уку йортларының берсенә - Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә...

Реклама

Редакциябезгә менә шундый эчтәлектәге хат килде. Түбән Каманың Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясе белән элемтәгә кереп, мәсьәләнең төбенә тоз коеп карарга булдык.
Пенсионерларга ташлама юк
Чыннан да, гимназиядә пенсия яшендәге укытучылар шактый икән. Директор Әлфия Әхмәтҗанова аларның санын төгәл генә әйтә алмады, санап караганым юк, диде. Җитәкче кадәр җитәкче дә белмәгәч, «күп» дигән сан белән генә эш итәргә туры килә инде.
«Яшьләр үзләре генә дә булдырмый, хәзерге электрон мәгариф заманында өлкәннәр генә дә эшли алмый, бергә-бергә менә дигән итеп эшләп була. Без һәр өлкән яшьтәге укытучыга бер яшь мөгаллимне билгеләдек тә, ярты ел дигәндә, өлкәннәр компьютер белән «син» дип сөйләшә башлады. 60 яшьтәге укытучыларыбыз бар, БДИга бик яхшы әзерләделәр. Ата-аналарның мөгаллимнәрдән канәгать булмавы кебек проблема юк», - ди Әлфия Сөләйман кызы.
Спортта, үз көчеңне һәм мөмкинлегеңне чамалап, вакытында китә белергә кирәк, диләр. Әлфия Әхмәтҗанова да бу сүзләр белән килешә. «Без барыбыз да гариза язып эшкә кердек, мин өлкән инде, дип тору юк, барысы да бер үк эшне башкара, пенсионерларга бернинди ташлама да бирелми. Шуңа түзә алганнар гына эшли. Акыллы мөгаллим матур итеп вакытында китә», - ди директор.
Телефон аша гына тагын берничә мәктәптә «булып кайттык». Зәй районының Бохарай урта мәктәбендә ике мөгаллим пенсия яшендә: берсенә - 65, икенчесенә - 57 яшь. «Безнең коллектив болай да картрак, укытучыларның уртача яше - 45. Шулай да начар эшләмибез. Яңа заман технологияләре белән дә бер аяктан атлыйбыз. Быелдан электрон журнал гына калды, барыбыз да шуны тутырабыз. Өйрәнү бер дә авыр булмады», - ди директор Ләйлә Миңнеголова.
Нурлат районындагы Фома урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Хәйруллинага шундый бирем тәкъдим иттек: 25 ел эш стажы булган һәм күптән түгел генә вуз тәмамлаган ике укытучы арасында сайларга туры килсә, кайсын эшкә алыр иде икән? Лилия Йосыф кызы уйлап та тормады, өлкәнрәген сайлады. «Яшьләрнең эш дисциплинасы түбән. Мин пенсия яшендәге мөгаллимнәрне эшләтер, аларга бөтен мөмкинлекне тудырыр идем. Эш укытучының яшендә түгел, хезмәт дисциплинасы һәм белеме булуда», - ди ул. Фома урта мәктәбендә пенсия яшендәге педагоглар юк икән - кыскартуга эләгеп, эш урынын калдырырга мәҗбүр булганнар.
Шунысы кызык: җитәкчелек өлкән яшьтәге кадрларга өстенлек бирсә, балалар яшь укытучыларны ярата икән. «Балалар кебек уйлый белергә кирәк бит. Без, нинди генә заманча укытучы булсак та, аларча фикерли белмибез», - дип аңлата моны Лилия Йосыф кызы.
Казанның 115 нче мәктәбендә пенсия яшендәге укытучы берәү булса, эш стажы 25 елдан артып киткән мөгаллимнәр шактый икән. «Өлкән яшьтәге укытучыларның яшьләрне үзләре артыннан ияртеп алып бара торганнары да, тыныч кына эшләп бетерим инде, дип йөрүчеләре дә бар», - дип сөйләделәр безгә мәктәптә.
Картайгач укытып йөрү килешми
«Укытучыга ничә яшь булырга тиеш?» - дигән сорауны студентлар, ягъни кичәге мәктәп укучылары арасына (педагогия вузлары студентлары түгел!) да «ыргыттык». «Өлкән яшьтәге укытучылар, дәресне укыталар да, качалар. Ә бит кайбер укучылар белән өстәмә шөгыльләнергә, дәрестән тыш түгәрәкләр, факультативлар да алып барырга кирәк. Пенсия яшендәгеләр «больничный»га еш чыга, шул сәбәпле, уку программасына зыян килә», - сорауга шундый җавап алдык. Төрле районнардан булган дистәгә якын студентның шулай уйлавының сәбәпләре бардыр, билгеле...
Гомеренең 25 елын балалар укытуга багышлаган Клара Филипповага бүген 75 яшь. Башта Апас районында эшләгән, 1986 елдан Яшел Үзәннең 5 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. «Мин мәктәптән, 55 яшем тулуга, үз теләгем белән киттем. Картаеп, йөзләр ямьсезләнгәч, төс югалткач укытып йөрү, минемчә, дөрес түгел. Балалар да андый укытучыларны кабул итми. Хәлсезләнеп беткәнче укытып йөрүчеләрне яшь кадрлар белән алыштыру мәсьәләсен җитәкчелек хәл итәргә тиеш», - ди бүген актив җәмәгать эшлеклесе булып йөрүче пенсиядәге укытучы.
Сабаның сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәп-интернатында физкультура укытучы Ленар Вафинның хезмәт юлы башланган гына әле. Стажы - 3 ел. «Өлкән яшьтәге укытучыларга уңай карыйм, укыта алалар икән, ни өчен әле эшләмәскә ди?! Алар - йә үз эшенең фанаты, йә укытырга кеше булмаганнан йөри. Өлкән коллегаларым тарафыннан үземә карата тискәре мөнәсәбәт сизгәнем юк. Эшемне яратам, күңелемне биреп эшлим, кеше сүзенә игътибар итмим», - ди ул.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь белгечләр белән педагог-пенсионерларның нисбәтен исәпләп чыгарган иде. Беренче сан - яшь мөгаллимнәрне, икенчесе пенсия яшендәге укытучыларны күрсәтә (процентларда). Биектау - 8/14, Чистай һәм Балык Бистәсе - 6/8, Яшел Үзән, Питрәч һәм Чаллы - 11/13. Түбән Камада бу күрсәткеч - 14/15. Яшь белгечләр күбрәк булган районнарны да мисалга китерик (саннар шул ук тәртиптә). Саба - 19/3, Актаныш - 16/8, Әгерҗе - 15/8, Балтач -15/4, Әтнә - 14/7, Теләче - 13/5, Мамадыш - 12/5, Кукмара - 12/4, Арча - 11/2. Бу мәгълүматлар буенча, Татарстан мәктәпләрен чагыштырмача яшь дип әйтергә нигез бар.
2011 елда ул вакыттагы РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Россия мәктәпләрен өлкән яшьтәге укытучылардан «чистартырга» кирәк, дип чаң суккан иде инде. Илдәге белем бирү системасы белән кызыксынып торучылар аның: «Мәктәпләребез сыйфатлы белем бирсен, дисәк, ел саен 4-5 процент өлкән яшьтәге укытучы китәргә, 40-50 мең яшь педагог килеп торырга тиеш», - дигән сүзләрен дә хәтерли булыр. Аңа карап кына урта белем бирү йортлары тулаем яшәрмәде. «Мәгариф турында»гы Законда укытучы фәлән яшькә кадәр эшләргә тиеш дигән пункт юк. Һәр уку йорты үзе хәл итә: өлкән яшьтәге, ләкин тәҗрибәле укытучыга өстенлек бирәме, әллә балалар үз итә торган «яшел» мөгаллимне эшкә өйрәтәме...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: