Шәһри Казан

«Молдова белән Мордовия бер үкме?»

«Студентлар Россиясе» форумы «ШК» журналистына нәрсәсе белән истә калды?

Казанда ил күләмендә тәүге тапкыр «Ел студенты» Россия милли премиясе узды. Аның бездә тамыр җибәрүе юкка түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме һәм фатихасы белән барлыкка килде ул.

Җомга санында язганыбызча, 21-26 ноябрьдә Казанга «Студентлар Россиясе» форумына илнең күпчелек төбәкләреннән иң кызыксынучан һәм иң талантлы студентлар җыелган иде. Аның барышында ике төп чара - «Ел студенты» Россия милли премиясе белән «Россия студентлары гүзәле» бәйгеләре узды.

Гүзәлгә гүзәл акыл кирәкме?
«Россия студентлары гүзәле» конкурсында катнашкан гүзәлкәйләр сәхнәгә елкылдап торган милли киемнәрен киеп чыкты. Әлеге чара гадәти матурлык бәйгесе буларак үтәр, дип уйлаган идем... Тик мин уйлаганча гына булмады шул. Гүзәллек белән акыл арасында һәрвакыт тигезлек билгесе дә куярга ярамый икән. Әйтик, шаян сораулар сәхифәсендә алып баручылар Екатеринбург чибәркәенә Ленинның иң билгеле фразасын әйтергә кушты. Өч вариант тәкъдим ителде. Әмма алар арасында дөресе юк иде, дөресен катнашучы үзе әйтергә тиеш. Катнашучы, сорауга җавапны белмичә, басып торды. Залдагы халык бу кыз юри кыланамы икән, дип аңышмыйча утырды... Ниһаять, тораташтай катып торганнан соң, кызның иреннәре хәрәкәткә килде...

- Гогольнең «Счастливые часов не наблюдают» гыйбарәседер, - дигәч, халык өстенә бомба төшерделәрмени! Барысы да кычкырып көлде! Беренчедән, Ленинның «Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга» гыйбарәсен илебездә белмәгән кеше юктыр, дип уйлый идем. Икенчедән, бу - Гогольнеке түгел, Грибоедовның иҗат җимеше. Болай барса, озакламый Пушкинны да, президент булган ул, дип әйтүләрен көт тә тор.

«Алар янында еламыйм»
Форумда ярдәм кулы сузарга әзер торучы волонтерлар адым саен иде. Берсенең: «Молдова белән Мордовия бер үкме?» - дип сораганын исәпкә алмаганда, «Ел студенты»нда акыл тайпылышлары күзәтелмәде.

Реклама

Мин Татарстан данын «Ел журналисты» номинациясендә якладым (көрәш 11 номинациядә барды). Премия ике өлештән торды. Беренчесендә - җиде минут эчендә үз эшчәнлегең турында сөйлисе, икенче бирем һәр номинациядә үзенчә.

«Ел студенты - лидер» номинациясендә Чувашия белән Дагыстанны тәкъдим иткән катнашучыларның сүзенә караганда, алардагы авыл яшьләре җәмәгать эшендә катнашмый. Дагыстаннан Алинә Балашова әйтүенчә, авылдан Махачкалага укырга килгән яшьләр, акцент белән сөйләшүләреннән оялып, кыенсына башлыйлар. Алинәнең югары уку йортындагы командасы андыйлар өчен махсус курслар оештыра, акцентны бетерү өчен, белгечләрне җәлеп итеп, дәресләр үткәрелә.

Коми республикасы башкаласы - Сыктывкардан килгән акыллыбашлар белән дә озаклап аралаштык. «Ел студенты - лидер» номинациясендә катнашкан бишенче курс студенты Прокопий Уляшов инде ун ел комикслар ясый. Егетне бу эшкә 90 нчы елларда чыккан «Микки Маус» турындагы рәсемле маҗаралар илһамландырган. Комиксның нинди катлаулы жанр икәнлеген, ә аны ясаучыларның алтын бәясенә торганын үз җилкәмдә татып караганым булды. «Ялкын» журналында эшләгәндә, республика буйлап комикс осталарын берничә ел эзләдек. Таба алмадык.

- Комикс ясау өчен башта сюжет, аннары персонажларны уйлап табарга кирәк. Кәгазь, карандаш һәм линейка алып, кадрлар ясый башлыйм. Бер ясаган әйберне кире сирәк төзәтәм. Гадәттә, бер ясала башласа, әйбәт кенә китә. Карандаш белән сызып бетергәч, рәсемнәрне компьютердагы «Фотошоп» программасында буяп, эффектлар салып, бөтен итеп бетерәм. Бер бит кызыклы, сыйфатлы комиксны ике-өч көн ясарга да мөмкинмен, - ди.


«Что? Где? Когда?» уены магистры Александр Друзь селфиның ни икәнлегенә төшенә.

Комидан дүртенче курс студенты Татьяна Хозяинова изгелек кылучыларны берләштергән «Ел доброволецы» номинациясендә лауреат булды. Беренче курста ук изгелек юлына баскан. Тәүге саваплы гамәле - XIX гасыр ахырында төзелеп, 90нчы елларда җимерелгән Кылтов хатын-кызлар монастырен торгызуда катнашкан. Дуслары белән бергә кулына көрәк алып, монастырь диварларын казыган. Икенче изгелеге - бүгенге көнгәчә республика балалар хастаханәсендә дәваланучы сабыйларның соры көннәрен җете нурларга күмә: дәваланучы балаларны уйната, кул эшләренә җәлеп итә.

Танышым «Картлык - шатлык» илкүләм проекты тарафдары да. Атнага берничә тапкыр картлар интернатына барып, өлкәннәрнең хәлен белә.

- Алар бик ихлас. Елмаялар, бик күпне сөйләп калдырырга телиләр. Барыннан да бигрәк үз балаларын мактап сөйлиләр. Югыйсә, аларны интернатка балалары илтеп тапшырган да бит инде. Шуңа да карамастан, әби-бабайлар нарасыйларын яратудан туктамый... Мин алар янында беркайчан да еламыйм, - дип, Таняның күзләренә яшь төште. - Без аларга иске җырлар җырлыйбыз. Күбесен яттан белмибез, шуңа кәгазьдән карарга туры килә. «Старый клен», «Где-то на белом свете...» җырларын бик яраталар. Кайвакыт, аеруча наколкалы бабайлар, шансон сорый, әмма безнең репертуарда алар әлегә юк.

Татьяна сөйләвенчә, изгелек юлында кызлар гына түгел, егетләр дә йөри. Ни кызганыч, өлкәннәргә бүләк итү өчен открыткалар җитми икән. «Ел студенты»нда жюри әгъзасы буларак катнашкан Санкт-Петербургтагы «Донорлар фонды»н оештыручы Станислав Давыдов
Татьянага бу мәсьәләне хәл итәргә сүз биргән.

Милли киемгә - заманча сулыш
Премиянең бүләкләү тантанасында «Голос» проекты финалисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина бер җырны өч телдә башкарды, татарчасы күбрәк иде. Шул ук Комидан «Ел ачышы» номинациясендә катнашкан икенче курс студенты Арина Коковина сүзләренчә, аның республикасында ике дәүләт теле булса да, берәр яшь кызның зәвыклы күлмәктән комича чыгып җырлавы сәер булыр иде.

- Шуңа игътибар иттек әле: сез Татарстанны, туган телегезне бик яратасыз. Без ул яктан мактана алмыйбыз. «Юрган» (басым беренче иҗеккә төшә) телеканалында тапшырулар ике телдә бара. Комича, гадәттә, авыл халкы гына сөйләшә. Шәһәрдә яшәүче кайбер ата-аналар: «Ни өчен балабыз комичаны рус һәм инглиз телләре белән бер дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш?» - дип канәгатьсезлек тә белдерә.

Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, аларда бездәге Сабантуй сыман бөтен халыкны берләштерә торган бернинди бәйрәм юк. Милли йолалар әлеге дә баягы авылларда йомылып кала.

- Быел июньдә Сыктывкарда урман цивилизациясе мәдәнияте фестивале үтте. Шәһәрнең үзәк мәйданына печән түшәделәр. Янәшә урнашкан Киров паркында гамаклар элеп куйдылар, халык милли ашлардан авыз итте. Киләсе елда бәйрәмне кабат үткәрерләр, дип ышанам, чөнки халык бу чарадан һушсыз калды, - диде Арина.

Форумда миллилек ярылып ятты, дип әйтеп булмый. «Чит ил студенты» номинациясендәге егет-кызларны сынау вакытында гына милли киемнәрдән күреп булды. Ә менә Дагыстаннан килгән яшьләрдә миллилек көчле! Әйтик, Вәли Арсланалиев үз республикасында яшәүче барлык халыкларны берләштерә торган «Дагыстан халыклары уеннары» проектын тәкъдир итте. Жюри әгъзалары бу идеяне ил күләмендә тормышка ашырырга кирәк диде.

Иң кискен көрәш «Гран-при» номинациясендә барды. Җиңүгә дәгъва кылучылар яшьләр тормышының өч төп проблемасын ачыклап кына калмыйча, аларны чишү юлларын да табарга тиеш иде. Ростов өлкәсеннән Кристина Попивненко ватанпәрвәрлек темасын кузгатты.

- Ростовта инглиз телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр күп, әмма рус телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен җентекләп өйрәтүче бер генә мәктәп тә юк. Без үзенчәлегебезне җуя барабыз. 2015 елда Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Мин гаилә хроникаларын булдырырга тәкъдим итәр идем. Россиядә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Апрель белән майда мәктәптә кыңгырау урынына «День Победы»ны яңгыратсалар, балалар җырның сүзләрен ятлап, үзләре дә кушылып җырлар иде, - диде Кристина.

Әгәр рус кешесе дә рус теле һәм мәдәнияте өчен борчыла башлаган икән... Татарга нишлисе кала?! Кызганыч, туган телебез форумда чакырылмаган кунак булып сирәк-мирәк кенә күренеп алды. «Ел студент лидеры» номинациясендә катнашкан Удмуртия кызы Екатерина Плотникова беренче сынауга удмурт милли киеменнән килгән иде. Тик костюмының сандыкта еллар буе тузан иснәп ятмаганы әллә каян күренә. Баксаң, милли киемнең заманча төре икән ул. Университетка да, кунакка да рәхәтләнеп киеп барырга була.

Форумда катнашкан яшьләрдә идеяләр, гадәттәгечә, ташып тора. Аларны акыллы кешеләрнең вакытында күреп алуы мөһим. Бер караганда, пүчтәк кенә булып тоелган ачыш та бөтен дөньяның астын өскә китерергә мөмкин бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: