Шәһри Казан

Ни өчен мәктәп бакчасында үскән яшелчәне ашарга ярамый?

Редакциябезгә Балтач районының бер мәктәбеннән шалтыраттылар. - Үз бакчабызда үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимеш­ләрне укучыларга ашата алмыйбыз, Роспотребнадзор тыя. Элеккеге кебек кайнатмалар ясарга, кыяр-помидорлар тозларга да ярамый. Мәктәп янында бакча тотуның, тырышып, яшелчә үстерүнең дә кызыгы юк, - диде исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз. Без Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә шалтыраттык. - «Гомуми белем...


Редакциябезгә Балтач районының бер мәктәбеннән шалтыраттылар.
- Үз бакчабызда үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимеш­ләрне укучыларга ашата алмыйбыз, Роспотребнадзор тыя. Элеккеге кебек кайнатмалар ясарга, кыяр-помидорлар тозларга да ярамый. Мәктәп янында бакча тотуның, тырышып, яшелчә үстерүнең дә кызыгы юк, - диде исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз.
Без Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә шалтыраттык.
- «Гомуми белем бирү мәктәп­ләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның тук­лануына карата санитар-эпидемиология таләпләре» (СанПиН 2.4.5.2409-08 ) буенча, укучыларга мәктәп яны участокларында, тәҗрибә үткәрү бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне бары тик чи килеш кенә кулланырга рөхсәт ителә. Бу очракта әлеге продукция махсус лабораториядә тикшерелеп, сыйфаты, куркынычсызлыгы расланган булыр­га тиеш, - дип аңлатты Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат үзәгеннән Миләүшә Җамалиева.
Безгә шалтыраткан укучыбыз бу хакта белә белүен, әмма үзең үстергән яшелчәне фәлән кадәр түләп тикшертү ахмаклык бит, бу мәгънәсез эшкә акча сарыф иткәнче, продуктларны сатып алуың күпкә отышлырак, дип саный.
Анализлар тапшыру шулай ук кыйммәт микәнни соң, дип, Татарстанның эпидемиология һәм гигиена үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Мәктәптә кулланыла торган ризыкларда пестицидлар һәм нитратлар бармы-юкмы икәнен тикшертергә кирәк икән. Пестицидларны ачыклау анализы - 900 сум, нитратларны ачыклау өчен 358 сум түләргә кирәк. Бу бер төр яшелчәне тикшертү генә. Бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, помидор да үстерсәң, 6 мең сумнан артык акчаң лаборатория тикшерүенә генә тотылып бетә дигән сүз.
Ә башка районнар бу мәсьәләне ничек хәл итә?
- Мамадышның үзендә генә дә 30 гектар җирдә бәрәңге, 4 гектарда кишер, тагын 4 гектар җирдә чөгендер утыртабыз, - диде Мамадыш районының мәгариф бүлегендә җитәкче Ришат Сәмигуллин. - Укучылар укытучылар белән бергә җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Кайбер мәктәп­ләрдә куян, сыер, үгезләр асрыйлар. Җиләк-җимешләрне кышка туңдырып куялар, кайбер мәктәп­ләрдә өчәр суыткыч бар,үзебез җитештергән ризыкны кыш буе ашыйбыз. Үзең эшләп ашаган ризык кадерлерәк тә була. Артык калган продукт белән район балалар бакчаларын тәэмин итәбез, сатабыз. Бездә һәрвакытта да бәя арзанрак. кибеттә яшелчә 20 сум тора икән, без 15 сумга тәкъдим итәбез. Үзебезнең продукт булганга күрә, ашау да арзанга төшә. Узган уку елында, мәсәлән, ата-аналардан көненә бары ун сум гына җыелды. Кайбер мәктәпләр хәтта 300 меңгә кадәр табыш кертә. Бюджеттан тыш кергән бу акчаны мәктәп үз кирәк-яракларына тота. Актив укучыларны премия­ләр белән бүләклиләр, көз көне уңыш җыеп алгач, яшелчәләрне лабораториядә тикшертәбез, март аенда кабат нитратларга анализ тапшырабыз. Яз көне яшелчәләрне бары тик пешереп ашарга гына рөхсәт ителә.
Теләче районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Карпова: «Без продуктларны сатуга чыгармыйбыз, үзебез өчен генә кулланабыз. Мәктәп бакчасында үстерелгән ризыкны ашарга ярамый дигән карар турында ишеткәнебез юк, бернинди чикләүләр дә кертелмәгән, бары уңышны тикшертергә, СанПин таләп­ләренә туры килгәнен расларга гына кирәк. Аның каравы, үзебез үстергән продукт булгач, ашау бәясе 2 сум 10 тиенгә арзангарак чыга. Моны ата-аналар да, балалар да хуплый», - диде.
Сүзен-сүзгә
Татар Төбәк ветеринар лабораториясенең директор урынбасары Марат Сафин:
- Директор өстендә зур җаваплылык. Ул балаларга тикшерелмәгән ризык ашаткан икән, Алла сакласын, бер бала агуланса да, күпме тавыш кубачак бит. Штрафлар да анализ ясатудан күпкә кыйммәткә төшәргә мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләгә җиңел карарга ярамый. Мәктәпнең мөмкинлеге юк икән, бөтен яшелчәне түгел, кайберләрен генә анализга тапшырсыннар. Бакчада үстергән ризык һәрчак экологик яктан чиста тое­ла инде, әмма кем белгән бит?! Бәлки, күршедәге бабай бакчасында бәрәңгесен агулаганда җил белән зарарлы матдәләр мәктәп бакчасына күчкәндер. Яхшылык эшлим дисең дә, гел киресе килеп чыга. Шуңа күрә барысын да законлы рәвештә башкарырга кирәк.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: