Шәһри Казан

ӘНИЕМНЕҢ яшьлек эзләре...

2008 елда «Сөембикә» журналының 6 нчы санында «Әти һәм әни» дигән язмам чыккан иде. Анда әни турында: «Әнием чыгышы буенча Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылыннан. Чистай шәһәре Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсендә укыган. Ул мәдрәсәне бетергәч, күпмедер укыткан», - дигән сүзләр бар иде.

Бу язма басылып чыккач, «Сөембикә» журналы редакциясенә Олы Тигәнәле авылыннан хат килеп төшә. «Сөембикә» журналында Рафаэль Сальмушевның «Әти һәм әни» дигән язмасы басылып чыккан иде. Бу хат безне эзләнүгә этәрде. Р.Сальмушев: «Әтиебез, шактый соң, 28 яшьтә генә өйләнә, Олы Тигәнәле авылыннан утырмага килеп йөрүче Гайнелбәнат исемле кызга күзе төшә аның һәм озакламый алар гаилә корып җибәрәләр», - дип яза. «Бу юллар безнең авыл кызы Гайнелбәнат турында. Быел безнең авылда дөньяви мәктәп ачылуга 100 ел тула, без авылдан чыккан барлык укытучы-мөгаллимнәрнең исемнәрен җыябыз, аларның язмышлары белән кызыксынабыз. Мөмкин булса, безне журналист Рафаэль әфәнде белән аралаштырсагыз иде. Ул бит әнисе ягыннан безнең якташ булып чыга», - дип язган Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Зарипова.
Җәй җитүгә машина белән Олы Тигәнәлегә юл тоттым. Анда әнинең абыйсының балалары да яшиләр.
Салих Батталның апасы Ләйлибәдәр әнинең яшьлек дусты була. Әле без Казанда Фатих Кәрим урамында яшәгәндә, әни янына еш керә иде. Әни белән озак күрешмичә торсалар, Ләйлибәдәр апа:
- И авылдашым Гайнелбәнат, бик сагындым үзеңне, - дип, әнине кочаклап алыр иде. Соңыннан самавыр артында алар озак кына серләшеп, чәй эчәләр иде.
Әни белән алар яшьтән үк дус булганнар. Икесе дә Чистайдагы Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсендә укыганнар. Ул мәдрәсә заманына карата абруйлы мәдрәсә булган. Олы Тигәнәле авылыннан да Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсендә укучылар шактый булган. Бу турыда миндәге иске фотолар сөйли. Баштарак бу мәдрәсәне апалары Ләйлибәдәр тәмамласа, соңрак анда Салих Баттал белем эсти. Ә 1921 елгы ачлык вакытында уналты яшьлек Салих үз көнен үзе күрергә Мәскәү якларына чыгып китә. Төрле көнлекче хезмәтен башкарган егет әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Әлеге фотосурәттә - Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылы кызлары. Гайнелбәнат Сальмушева белән Ләйлибәдәр Батталова (арткы рәттә уртада) икесе дә Чистайда Шиһаб хәзрәт хатын-кызлар мәдрәсәсендә укыганнар һәм мәдрәсәне тәмамлагач, Олы Тигәнәледә укытканнар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: