Шәһри Казан

Педагоглар тәҗрибә уртаклашты

Киңәшле эш таркалмый, диләр. Мәгариф өлкәсенә дә кагыла бу сүзләр. Яңа ел алдыннан Казанда тагын бер зур тәҗрибә уртаклашу чарасы булып узды.

Реклама

«Педагогик белем бирү: тарих, бүгенге заман, перспективалар» дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан, Казахстан һәм Үзбәкстан республикаларыннан, Болгариядән, Россиянең Мәскәү, Екатеринбург һәм башка шәһәрләреннән вәкилләр катнашты.
Конференциянең төп максаты тәҗрибә уртаклашу, Россия һәм чит төбәкләрдәге белем бирү системасының үсеше турында фикер алышу иде. Ә уртага салып сөйләшерлек, көн үзәгендә торган мәсьәләләр аз түгел. Чарада белем бирүнең психологик һәм педагогик алымнары, белгечләр әзерләү, фәннәрне укыту методикасы, тәрбия, белем бирү системасы белән идарә итү кебек темалар каралды. 16 нчы татар-инглиз гимназиясе базасында узган конференциягә педагогика фәннәре докторы, профессор Рөстәм Маликов җитәкчелек итте. Доклад белән чыгыш ясаучыларның белем бирү өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән белгечләр булуын да әйтеп китәргә кирәк.
Татарстанда укытучының роле турында да шактый фикерләр әйтелде биредә. Күзгә күренеп торган проблемалар җитәрлек: тиешле күләмдә финанслау, педагогларның һөнәри үсешен күзәтчелек итүче бердәм система юк, яңа гына вуз тәмамлаган укытучыларны белем бирү йортларына тарту тиешенчә оештырылмаган, күпчелек мөгаллимнәр яңа ысуллар кулланып эшләүне кирәк санамый. Конференциядә катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына даими рәвештә белем бирүнең сыйфатын тикшерүне оештырырга, яшь педагогларны эшкә җәлеп итү чараларын арттырырга тәкъдим итте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: