Шәһри Казан

Плагиатка ау сезоны ачык!

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа конкурс игълан итте. Төп шарты - плагиат белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төшеп, министрлыкның югары аттестация комиссиясенә хәбәр итү. Билгеле булганча, зур урында утыручыларның фәнни хезмәтләрен моңарчы да тикшерә, «урланган» текст белән тотылучыларның эшләрен гамәлдән чыгара килделәр. Хәзер исә министрлык, «конкурс» дигән җим әзерләп, чып-чын ау...

Бүген, фәнни эшләрне тикшерү өчен, «Антиплагиат» программасы кулланыла. Галимнәр бу системаның камиллектән ерак булуын таныды инде. Ник дигәндә, «Антиплагиат» бөтендөнья «пәрәвезе»ндә сакланган мәгълүмат белән генә эш итә. Базага кертелмәгән китаплардан рәхәтләнеп күчереп була дигән сүз инде бу. Тик бу яктан зур куркыныч янамый. Яңа технологияләр заманында кем китапханәдә кәгазьгә күмелеп утырсын ди?! «Антиплагиат»ның теше үтми торган һәм иң киң таралган ысул - кеше язганны үз сүзләрең белән үзгәртеп чыгу. Әйтик, «минемчә» дигән сүзне «минем фикеремчә» яки «миңа калса» дип үзгәртсәң, ул плагиат булмый бит инде, ә синекенә әйләнә!
Министрлыкта, 2000 елгы хезмәтләрдән башлап, һәр диссертацияне энә күзе аша үткәрергә уйлыйлар. Тик шунысы бар: плагиатлыкта тотылган бөтен кешенең дә гыйльми дәрәҗәсен гамәлдән чыгарып булмаячак. 2011 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк яклаганнар судан коры чыгачак.
Кеше хезмәтен үзеңнеке дип тәкъдим итүне мәктәп эскәмиясеннән үк күзәтчелеккә алырга кирәкмиме икән? Кибет киштәләрендә инша үрнәкләре тупланган китаплар тезелеп тора, Интернетта да әзер рефератлар җитәрлек - күчермәс җирдән күчерерсең! Менә укытучылар алай уйламый икән. Кама Аланының 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә (Түбән Кама районы) тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучы Лидия Гурьянова: «Рефератны укучы болай да тулысынча үзе генә язмый, мәгълүматны төрле чыганаклардан туплый. Мәктәпнең төп максаты - рефератны дөрес итеп, ягъни фәнни хезмәтнең төзелешен саклап язарга, аны якларга өйрәтү. Шуңа күрә анда плагиат дип артык бәйләнмәскә тырышам. Менә эссе яки инша язганда баланың үз фикере булу-булмауга игътибар бирәм. Җәмгыять белеменнән БДИда эссе язарга кирәк, аңа 7 нче сыйныфтан ук өйрәтә башлыйбыз», - дип сөйләде.
Лидия Павловнаның сүзләре белән Татарстанның икенче почмагындагы коллегасы да килешә. Арча районының Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәбиуллина фикеренчә, плагиатка да бертөрле генә бәя биреп булмый. «Без балаларны ятлап бетерәбез бит инде, шуңа күрә, кем күчергән, кем үзе язганлыкны аеру кыен түгел. Була шундый укучылар: алар кабат-кабат биреп яздырсаң да, күчерүдән ары уза алмый, үз фикерен җиткерә белми. Ә кайбер балаларга яхшы иҗади эш алып килергә ялкаулык кына комачаулый. Андыйларга яңадан язып килергә биреп җибәрәм», - ди ул.
Укытучылар диссертацияләрне кабат тикшерүне хуплый. «Бөтен кеше күчереп кенә зур урынга утыра башласа, нәрсә була инде ул?» - ди алар. Бүген илдә 602 дисертация советы эшен туктатырга мәҗбүр булган инде. Ау сезоны ахырына бу сан ике-өч тапкыр артса да, аптырарлык түгел.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: