Шәһри Казан

Полиглотлар белем йортында кемнәр укый?

Соңгы вакытта мәгарифтә икетеллелек һәм күптеллек хакында күп сөйләшәбез. Бүген ике һәм өч телне камил белгән белгечләргә ихтыяҗ арта бара. Мәктәп кысаларында мондый укытуны оештыру мөмкинме? Яңа ачылган “Адымнар” мәктәбе әнә шул сорауга уңай җавап бирергә алынды.

Соңгы вакытта мәгарифтә икетеллелек һәм күптеллек хакында күп сөйләшәбез. Бүген ике һәм өч телне камил белгән белгечләргә ихтыяҗ арта бара. Мәктәп кысаларында мондый укытуны оештыру мөмкинме? Яңа ачылган “Адымнар” мәктәбе әнә шул сорауга уңай җавап бирергә алынды.

Башкалабыз Казандагы әлеге полилингваль мәктәптә укучыларга татар, рус һәм инглиз телләрендә бердәй белем биреләчәк. Бу – республика Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды рәисе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренең беренчесе.

“Адымнар” алга атлый

“Адымнар” проектының тулы исеме “Адымнар” – белемгә һәм татаулыкка юл”, дип атала. Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165нче мәктәп базасында оештырылды. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга исәпләнгән төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамында 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәп һәм Бондаренко урамында 1224 урынга исәпләнгән яңа полилингваль мәктәп. Соңгысында чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат та эшли. Моннан тыш, комплекска балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге дә керәчәк, ул “Пламя” балалар лагере базасында оештырылачак.

Мәктәптә аерым фәннәрне татарча һәм инглизчә укыту каралган. Өченче сыйныфтан – музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан – биология, география һәм математика фәннәре инглиз телендә алып барылачак. Әлеге мәгариф юнәлеше телләрне, бигрәк тә татар телен камил белүгә басым ясый. Һәрбер сыйныфның телләрне укыту буенча үз расписаниесе төзелгән. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, кайбер дәресләр гел татарча гына, кайберләре русча укытыла, алга таба аерым фәннәр инглиз телендә дә алып

барыла. Югары сыйныфларга аерым фәннәрне укыту инглиз теленә күчә. Бу – еллар дәвамында сыналган методика. Инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165нче мәктәп базасында мондый укыту алып барылды. Бүген шул тәҗрибә “Адымнар” базасында тагын да ныгытылачак. Мәктәптә шулай ук төрле иҗат һәм спорт түгәрәкләре эшли.

Заманча дизайн һәм уңайлылык

Әлеге белем йортының гадәти мәктәпләрдән аермасы юк та кебек. Иртән балалар укырга килә, төштән соң әкренләп өйләренә кайтып китә. Шулай да бинаның тышкы һәм эчке яктагы дизайн үзенчәлекләренә игътибар итми мөмкин түгел. Монда балаларның ял зоналары, уку бүлмәләре аерып куелган. Тәнәфескә чыкканда да укучыларга ял итеп алырлык уңайлылыклар тудырылган. Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео- һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә урын алган.

Әлбәттә, заманча интерьер күзгә ташлана. Бар нәрсәнең кул сузымында булуы да уңайлы кебек. Мәктәп шактый зур, әмма монда һәркемнең үз урыны бар. Сыйныф бүлмәләренең күбесе коридор ягыннан пыяла стена белән генә бүленеп алынган. “Бу уңайсыздыр”, – дигән сүзләрне дә ишетә укытучылар. Әмма бу киңлекнең дә үз фәлсәфәсе бар. Укучыларга ябык пространствога караганда, шундый ачыклык уңай тәэсир итә икән. Мәктәп бассейнының да бер өлешен ачык стеналар аша күреп була.

Ашханәдә барлык шартлар тудырылган. Биредә дә әти-әниләрдән аерым төркемнәр тупланып ризыкны татып та карый ала. Балалар бер тапкыр бушлай ашый, икенче тапкыр озайтылган көн төркеменә калучыларга 69 сум түләп тукланырга туры килә. Моннан тыш буфет та эшли. Бу кайбер түгәрәкләргә калучы укучыларга уңайлы. Ризыклар хәләл, ашау мәктәпнең үзендә әзерләнә.

Мәктәпнең үзенең формасы бар. Ул – яшел, зәңгәр һәм ак төсләр катнашындагы тукымадан тегелгән жилет, кардиганнар, итәк-чалбар. Иң мөһим элемент – “Адымнар” эмблемасы.

Укырга ничек керергә?

Реклама

Яңа төрле укыту системасы булгач, анданичек керергә, кергәндә түлисе түгелме, дип сораучылар да бар. “Адымнар”га укырга керү өчен иң элек татар телен белү кирәк. Бала татар телен начар белсә, тестны уза алмаса – мәктәпкә алмыйлар. Рус телен укучылар тиз үзләштерә, ә менә инглиз телен һәркемгә ныгытасы булачак.

Төрле мәктәптән төрле әзерлектәге укучылар килә. Беренче сыйныфларның күбесенә инглиз теле бөтенләй кермәгән. Димәк, барысына бергә өйрәтергә туры киләчәк. Шунысы үзенчәлекле, бер сыйныфтагы укучылар, мәсәлән, башлангычта, көчле һәм азрак белүчеләргә бүлгәләнмәгән. Бу барысын да бергә өйрәтү өчен эшләнә. Югарырак сыйныфларга, әлбәттә, инглиз телен яхшырак үзләштерүчеләр килә. Чөнки Казанның әлеге мәктәбенә республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән дә инглиз телен белеп килүчеләр күп.

Мәктәптә шулай ук түләүле сыйныф бар. Боларда укучылар берничә тапкыр туклана, кичкә кадәр мәктәптә кала ала. Гомумән, “Адымнар” тулы көн мәктәбе буларак теркәлгән. Интернатта торып укучылар белән дә махсус шөгыльләнәләр.

Интернатта яшиләр

Полилингваль мәктәпнең үзенең яши торган интернаты да бар. Ул мәктәп белән тоташкан. Интернатка урам аша да кереп була. Балалар яши торган шартларны күреп, аны яхшы гына кунакханә дип кабул иттек. Бер ячейка эчендәге алгы бүлмәдән ике бүлмәгә кереп китәргә мөмкин. Ул бүлмәләрдә икешәр бала тора. Аларга аерым юыну, бәдрәф, душ бүлмәсе билгеләнгән. Бүлмә эчендә караваттан тыш кием-китап шкафлары, дәрес хәзерләү өчен өстәлләр куелган. Биредә 5нче сыйныфтан башлап яшиләр. Быел 7нче сыйныфта укучы Казан балалары өчен дә биредә тору мөмкинлеге оештырылган. Интернат коридорларда ял зонасы да бар. Аерым кечкенә генә актлар залы, сәхнәләре дә бар.

Директор да, укытучылар да

“Адымнар”да педагоглар составы да үзгә. Директор Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, биредә аларны һәрберсе сайлап алынган. Күбесе моңарчы да бергә эшләгән укытучылар, 165нче мәктәптән бирегә күчүеләр дә бар. Аннан,

билгеле булганча, “Адымнар” өчен өч телне камил белүче кадрларны да махсус укыталар. Бу эш белән КФУ белгечләре шөгыльләнә. Махсус проектта укучы студентларга ай саен 15 мең сум күләмендә степендия түләнеп бара. Алга таба да ул кадрларның бирегә эшләргә килүе көтелә.

...Мәктәптә әти-әниләрнең тәүге җыелышы узды. Ул башлангыч һәм югары сыйныф укучылары өчен аерым оештырылды. Иң элек әти-әниләрне яңа мәктәп белән таныштырдылар. Ашханә, китапханә, бассейн, интернат, булачак музей бүлмәләре, коридорлар уңай тәэсир генә калдыра. Әти-әниләр бертавыштан мәктәпнең эчтәлеге дә шулай яхшы булуын теләде. Җыелышта исә мәктәпнең максат-бурычлары гына түгел, аның ничек яшәвен, ничек сулаячагына кадәр аңлатып бирделәр. Күп телләрнең су урынына эчүче директор Айдар Шәмсетдиновның телне белү һәм аны куллану мөмкинлекләрен үз мисалында ачык күрсәтте. Әти-әниләрдә аның татарча, инглизчә, русча, төрекчә камил сөйләшүе соклану уятты. Җыелышны татарча алып баручы директор күп фикерләргә нокта куеп: “Балагыз монда укыган әти-әни үзләре дә татарча яхшы белергә тиеш”, – диде. Монысы да яхшы фал, яхшы мәктәптә бар да яхшы булырга тиеш.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылып эшли башлый. Икесе – Казанда, калганнары – Алабуга, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада эшләячәк. Аларга мәктәпләр белән беррәттән, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк.

Киләчәктә полилингваль мәктәпләр ассоциацияләнгән мәктәпләренең халыкара ЮНЕСКО системасына берләштерү планлаштырыла.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән проектның максаты – балаларны рус, татар, инглиз телләрендә укыту һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк мәгариф комплексы моделен булдыру.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: