Шәһри Казан

Сайт булмаган өчен судка биргәннәр

Мәктәпкә тикшерү килүе турында хәбәр таралса, аңа ничек әзерләнүләре берәүгә дә сер түгел. Менә Калуга өлкәсенең Мещовск районындагы музыка мәктәбенә дә тикшерү килгән. Шуннан, диярсез. Шуннан шул: аның нәтиҗәләре буенча тикшерүчеләр белем бирү йортын... судка биргәннәр. Алар «бик зур» кимчелеккә тап булган - бактың исә, музыка мәктәбенең Интернет челтәрендә сайты...

Реклама

Мәктәпкә тикшерү килүе турында хәбәр таралса, аңа ничек әзерләнүләре берәүгә дә сер түгел. Менә Калуга өлкәсенең Мещовск районындагы музыка мәктәбенә дә тикшерү килгән. Шуннан, диярсез. Шуннан шул: аның нәтиҗәләре буенча тикшерүчеләр белем бирү йортын... судка биргәннәр. Алар «бик зур» кимчелеккә тап булган - бактың исә, музыка мәктәбенең Интернет челтәрендә сайты юк икән!
Вәкаләтле вәкилләр бу очракта, «Мәгариф турында»гы Законның 32 нче маддәсенең 4 нче кисәге үтәлми, дип аңлата, ягъни сайтның булмавы гражданнарның укуга һәм белем бирү учреждениесе турында мәгълүмат алуга хокукларын боза икән. Мещовск район суды карары нигезендә, музыка мәктәбе рәсми сайтын булдырырга тиеш. Анда барлык документларның күчермәләрен элү мәҗбүри.
Татарстан мәктәпләренә дә шундый хәл янамыймы икән, дип, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кердек. Матбугат үзәгендә белдерүләренчә, республикадагы барлык уку йортларының да «Электрон белем бирү» сайтында үз «бит»ләре бар. Анда кыскача мәгълүмат та язылган, яңалыклар да теркәлеп бара. Аннан кала, аерым сайт ясаучы мәктәпләр дә бар. Анысы инде һәркемнең үз эше икән. Белем бирү йортларын, сайты юк, дип кенә нинди дә булса җәзага тарту куркынычы юк, дип аңлаттылар министрлыкта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: