Шәһри Казан

Син дә сибелгән татарның Бер газиз баласы ла...

Кызганычкадырмы, әллә бәхеткәдерме, татарларның күп өлеше Татарстаннан читтә гомер кичерә. Гомумән, дөньяда татар аяк басмаган урын бармы икән ул?! Тырыш, үҗәт милләттәшләребез, кайда гына яшәсәләр дә, үзләренең урыннарын табып, мул-җитеш итеп яши беләләр. Милләттәшләребезнең сибелеп яшәве бер дә начар түгел анысы, әмма монда бер кыенлык бар: башка мохиттә яшәү телне,...

Реклама

Кызганычкадырмы, әллә бәхеткәдерме, татарларның күп өлеше Татарстаннан читтә гомер кичерә. Гомумән, дөньяда татар аяк басмаган урын бармы икән ул?! Тырыш, үҗәт милләттәшләребез, кайда гына яшәсәләр дә, үзләренең урыннарын табып, мул-җитеш итеп яши беләләр. Милләттәшләребезнең сибелеп яшәве бер дә начар түгел анысы, әмма монда бер кыенлык бар: башка мохиттә яшәү телне, гореф-гадәтләрне саклап калуда авырлыклар тудыра. Бүген читтәге татарларны туплау, аларга ярдәм итү, чит төбәкләрдә татар телен саклау һәм үстерү белән ике оешма - Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы шөгыльләнә. Татар федераль автономиясе әле күптән түгел генә читтә яшәүче милләттәшләребезне җыеп, зур чара - конференция үткәрде. Быел ул Татарстаннан читтә татар телен өйрәнүгә багышланган иде.
Конференциягә кадәр читтәге татар оешмалары җитәкчеләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Анда исә милләттәшләребез яңгыраткан теләк-тәкъдимнәр бик күп өлкәләргә кагылды.
Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, туган телне өйрәнүне көчәйтү мәсьәләсенә тукталып, читтә яшәгән татар балаларына адаптацияләнгән дәреслекләр әзерләнүен, федераль мөхтәриятнең, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән, читтәге татар укучылары өчен викториналар, Олимпиадалар үткәреп, анда җиңүчеләргә грантлар системасы булдыру юнәлешендә эшләвен җиткерде. «Киләчәктә читтә татар теле укытучы мөгаллимнәрне стимуллаштыруга ТР мәгариф һәм фән министры активрак катнашса, әйбәт булыр иде», - ди ул. Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның төбәкләрдәге вәкиллекләре каршында мәҗбүри рәвештә якшәмбе мәктәпләре оештыру дигән фәрман булса, алардан ныклап сорарга да мөмкинлек булыр иде, ди. Бүген 30дан артык шундый сәүдә йорты исәпләнеп, татар милли-мәдәни оешмалары белән тыгыз эшләүчеләре бармак белән генә санарлык.
Җирле мөхтәриятләр җитәкчеләре үз чыгышларында Президентка теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Мәсәлән, Ульяновски өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин, милли автономия җитәкчеләре иҗтимагый башлангычта Татарстанның әлеге төбәкләрдәге Вәкаләтле вәкиле дә булып санала ала, ди. Аның фикеренчә, бу җирле автономия җитәкчесенең статусын да, абруен да күтәрәчәк. Аның башка тәкъдимнәре, яхшы эшләүче автономияләр эшчәнлеген стимуллаштыру өчен, ТР Хөкүмәте тарафыннан грантлар бирү системасын гамәлгә куюга, Казанда «Татар гүзәле» дигән Бөтенроссия бәйгесен уздыруга кагылды.
Рөстәм Миңнеханов әлеге теләк-тәкъдимнәрне хуплап, аларның исәпкә алыначагына ышандырды. Ул, автономия җитәкчеләренең үз сүзен ишеттерерлек, милләттәшләребез мәнфәгатьләрен яклый алырлык абруйлы кешеләр булырга тиешлеген ассызыклап, эшләрендә уңышлар теләде. «Россия - күпмилләтле ил. Бу милләтләрнең яшәү шартлары уңайлы булганда, аларга үсеш өчен мөмкинлек булганда гына ил бердәм, куәтле була ала. Федераль дәрәҗәдә дә милләтләрнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Президент белән очрашканнан соң, төбәкләрдән килгән милләттәшләребез Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең VII конференциясенә юл алды. Анда Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар темасына җитди сөйләшү булды. Конференциядә ул вакыттагы ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм аның беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров һ.б. катнашып чыгыш ясады, белгечләр һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре тәҗрибә уртаклашты.
Фикерләшеп, делегатлар соңыннан конференциянең резолюция проектын кабул итте. Анда ТРның даими һәм сәүдә-икътисад вәкиллекләре булган төбәкләрдә татар якшәмбе мәктәпләре челтәрләре булдыру турындагы тәкъдим белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать юлларга, аларны формалаштыруда актив катнашырга; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының туган телләрне укыту юнәлешендәге федераль законнарны камилләштерү уңаеннан яңа Хөкүмәткә әзерләгән концепция белән мөрәҗәгатен хупларга; төбәк һәм җирле татар милли-мәдәни мөхтәриятләре арасында татар телен саклау һәм укыту өлкәсендәге проектларга грант конкурсы игълан итәргә, грант системасының төрле формалары ярдәмендә татар теленә кызыксындыруны арттырырга дигән тәкъдимнәр бар иде. Әлеге тәкъдимнәр тиешле ведомстволарга тапшырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: