Шәһри Казан

Студентлар дистанцион да укымаячак

Россиянең Фән һәм югары белем бирү министры вуз студентларын каникулга җибәрү турында карар кабул итте.

Моңарчы дистанцион укуга күчкән студентлар ялга китәчәк. “Россиядә фән һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә торган барлык оешмаларга укучыларын 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникул бирүне тәэмин итәргә”, диелә министрлык карарында.

Реклама

 Әлеге чара илдә коронавирус таралмасын өчен эшләнә.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: