Шәһри Казан

Тарихны дөрес язарлармы?

Университеттагы тарих укытучыбыз: «Бу дәреслек начар, монысында ялган күп, менә монысын укысагыз да ярый», - дип, кайсы дәреслектән өйрәнергә кирәклеген кабатларга ярата иде. Аның: «Менә бу дәреслек бик әйбәт», - дип әйткәнен хәтерләмим. Бөтен тарихчылар һәм фән укытучылары егылып китеп мактый торган җыентык юктыр да ул. Һәрхәлдә, моңарчы юк иде...

Реклама

Исегездә булса, бу елның февралендә РФ Президенты Владимир Путин әлеге «хата»ны төзәтергә кушты. Бердәм тарих дәреслеге булдыру идеясе аңарчы да бар иде, тик Илбашы фәрман биргәч, процесс икенче төсмер алды. Боз кузгалды. Хәзер инде җыентыкның «туачагы» һәм мәктәп программасына кертеләчәге көн кебек ачык. В. Путин бу эшне башкарып чыгарга 7 ай вакыт бирде, мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, бер ел эчендә әзерләп өлгертәчәкбез, дип белдерде.
Хәбәр шатландырырга тиеш кебек иде. Бүген Россия мәктәпләрендә белем бирү өчен йөздән артык тарих дәреслеге тәкъдим ителгән. Аңлашыла ки, китап битләрендә авторларның шәхси фикерләре дә чагылыш тапмый калмый. Төрле дәреслек буенча укыган балаларның да тарихны төрлечә аңлавы аптырарлык түгел. Менә шушы хәлгә нокта куярга, дөрес тарихны язарга этәргеч булырга тиеш иде Президентның тәкъдиме.
Идеяне тормышка ашыру шулай бара да. Тик шунысы бар: һәркемнең үз хакыйкате. Борынгы Русь дәүләтенең килеп чыгышы, Сталин идарәсе һәм Бөек Ватан сугышы чорлары, Россиянең соңгы 20 елы кебек четерекле мәсьәләләрдә бәхәсләр туып тора. Монысы әле бөтен ил буенча. Аерым субъектлар да бар бит әле. Шул ук Алтын Урда чорына яки Казанның Явыз Иван тарафыннан басып алынуына Мәскәүнең үз карашы булса, Татарстанныкы бөтенләй башкача бит. «Алтын урталык»ны ничек табарлар икән? Мәскәүләр Иван IVне гаепле итеп калдырганга риза булып торырмы, әллә безгә тагын «руслар язган татар тарихы»н тоттырырлармы? Бер Татарстан белән генә дә бетми бит әле, Кавказ халыклары, башкортлар, казакълар һәм башкалар да бар. Татарстанның беренче илбашы Минтимер Шәймиев тә битараф түгел бу мәсьәләгә. «Тарих белән ныклап шөгыльләнмәсәк, «Орда» кебек фильмнар күпсериялегә әйләнергә мөмкин», - дип белдергән иде ул.
Яңа дәреслек әзерләү өчен төзелгән Россия тарих җәмгыятенең Казанда филиалы ачылу «бәлки, Татарстанның сүзенә дә колак салырлар» дигән зәгыйфь кенә өмет уты уята үзе. Җәмгыятьнең җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин да Казанда булып: «Татарстанның яңа тарих дәреслеге әзерләү буенча пилот төбәк булу мөмкинлеге зур», - дип китте. Проектны тормышка ашыруның кайсы төбәккә тапшырылачагы көз көне билгеле булачак. Тик менә Президент кушканча һәм министр вәгъдә биргәнчә кыска вакыт аралыгында әзерләнгән дәреслек җитлекмичә туган бала кебек булмаса ярый инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: