Шәһри Казан

Татар телен яңача укытачаклар

Абитуриент теләгән җиренә укырга керә алмаганнан соң, чарасызлыктан, татар теле факультетына килә, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әмма Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институты галимнәре моның белән килешми.

Быел институт 900 меңгә якын укучы кабул итәчәк. Бүген чит илдән килгән абитуриентлардан имтихан алалар. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга килергә теләүчеләр дә бар. Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча быел бакалавр һәм магистрга 91 кеше кабул ителгән. Мәктәпнең җитәкчесе Әлфия Йосыпова әйтүенчә, педагогик белем бирү юнәлешенә - 21 абитуриент, практик филология бүлегенә 11 укучы килешү нигезендә укырга кергән. Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча уку елына 102 мең сумны тәшкил итә.

- Барырга урын булмаганнан түгел, татар телен хөрмәт иткәнгә, укытучылар буынын дәвам итәргә теләүчеләр, ана телен өйрәнергә омтылучылар килә безгә. Институт татар теленә, милләтенә хезмәт итә. Безнең уку йортында татар рухы кимеми, - ди Әлфия Йосыпова.

Татар теле һәм әдәбияты юнәлешенә керергә теләүчеләрнең Бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача баллары 84 булган.

Ел саен көз көне университет оештыра торган татар телен бушлай үзләштерү курсларына килүчеләр дә шактый. Быел 18 сентябрьдән башланачак дәресләргә инде 530 кеше язылырга өлгергән. Араларында мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр бар.

- Курслар яңа эшли башлаган 2011 елда 1200 кеше килгәнне хәтерлим. Аннары «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли башлагач, бу сан азрак кимеде. Берничә ел рәттән килүчеләр дә очрый. Гаилә белән телне үзләштерүчеләр бар. Туган телен оныткан татарлар, эше буенча татар теленә ихтыяҗ туган кешеләр дә килә. Берсендә бер төркем шәфкать туташлары укып китте. Авыл җирендә авырулар белән уртак тел табу өчен татар телен белергә телибез, диделәр. Хәзер алар: «Исәнмесез, хәлегез ничек?» - диюгә, авырулар бар моң-зарларын сөйли башлыйлар икән, - ди курсларны оештыручыларның берсе Әлфия Йосыпова.


Реклама

Мәктәпләрдә тиздән татар телен яңача өйрәнә башлаячаклар. Элек татар теле өч юнәлеш буенча: татар мәктәбендә белем алучылар, рус мәктәбендә укучылар һәм рус мәктәпләрендә татар төркемнәре өчен аерым укытыла иде. Май аенда кабул ителгән Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе буенча хәзер татар теле туган тел һәм дәүләт теле буларак укытылачак. Әлегә дәреслекләр әзер түгел. Алар Европа стандартларына нигезләнеп, дәрәҗәләргә бүленеп эшләнәчәк. «Бу рус телле һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтүдә җиңеллекләр тудырыр дип уйлыйбыз», - ди Әлфия Йосыпова.


Татар теленә өйрәнү курслары 3 ай дәвам итәчәк. Ахырдан укучыларга татар теле курсларын узу турында таныклык бирелә. Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдән КФУ сайтының татарча варианты да эшли башлады.

Татар телен үзләштергәннән соң, эшкә урнашу хәзер проблема түгел, дип саный КФУның Филология һәм мәдәниара багланышлар институты җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов.

- Алты-җиде ел элек, бәлки, эшкә урнашканда кыенлыклар булгандыр да. Мәктәпкә барырга теләмәүчеләр ул чорда күбрәк иде. Ә хәзер хәл башкача. Әйтик, былтыр чыгарылыш студентларының 74 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен өйрәтә, - ди Рамил Мирзаһитов.

Институт бу өлкәдә Татарстанның мәктәпләре белән дә хезмәттәшлек итә. Студентлар Казанның 2нче, 17нче татар гимназияләре, 4нче мәктәп-интернат, Актаныш, Чүпрәле, Кукмара районындагы мәктәпләрдә тәҗрибә туплый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: