Шәһри Казан

Татар теленә өйрәтәләр, бушка!

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге базасында татар теленә өйрәтү курслары эшли. Түләүлеме ул, кайчанга кадәр барачак, дигән сораулар редакциягә еш килә. Бу хакта мәгълүмат алу өчен, бүлекнең җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия ЮСУПОВАга мөрәҗәгать иттек.

Реклама

- Татар теленә өйрәтү курслары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының финанс ярдәме белән үткәрелә. Курсларны игълан иткәндә без утыз-кырык кешегә генә планлаштырган идек. Ләкин, шушы игъланнар күренә башлагач, безгә бик күп теләүчеләр шалтыратты, килеп гаризалар яздылар. Республиканың дәүләт телләрен гамәлгә кую программасы буенча, 1990 еллардан башлап, вузларга ел саен күпмедер дәрәҗәдә акча күчерелә. Бу программа нигезендә, безнең институтка да акча бүлеп бирелгән иде. Без ул акчага татар теленә бушка өйрәтү курсларын игълан иттек. Барысы да шуннан башланды. Филология һәм сәнгать институтының директоры Рәдиф Җамалетдинов Хөкүмәткә чыгып, курсларга йөрергә гаризалар күп булуын аңлатып биргәч, өстәмә акча күчерделәр. Бер ай эчендә 1200 гариза керде. Өйрәнергә теләүчеләр арасында татар телен төрле дәрәҗәдә белгән кешеләр бар. Бөтенләй белмәгән, аңлап та сөйләшә алмаганнар яки шактый гына сүзлек запасы булган, телне белеп тә аны камилләштерергә теләгән кешеләр дә йөри. Милләтләре дә төрле: татарлар да, руслар да, хәтта япон, кытай һәм үзбәк кешесе дә бар. Республика җирлегендә яшәгән башка халыкларның вәкилләре дә күп. Без инде аларны милләтләргә аерып карамадык.
- Ә яшьләре буенча ничегрәк?
- Яшьләре буенча да бик төрле: сигез яшьлек тә бар, сиксән биш яшьлек тә - шундый бик үзенчәлекле төркемнәр. Алар һөнәрләре буенча да төрле. Мәсәлән, Хөкүмәттә эшләүчеләр бар, министр урынбасарлары, студентлар, укытучылар, табиблар бик күп, хисапчылар да шактый. Үз төркемемдә генә дә алты-җиде хисапчы. Мәктәп балалары, пенсионерлар да йөри. Фирма директорлары, журналистлар да бар. Бүгенге көндә 928 кеше йөри. Киләчәктә шушы курсларга йөрүчеләргә, ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән, татарча-русча, русча-татарча сөйләүлекләр тарату күздә тотыла. Әлегә ул нәшриятта.
- Аларны кемнәр укыта?
- Укытучылар, нигездә, үзебезнеке: Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе, шулай ук тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар бүлекләреннән.
- Бу курслар атнага ничә тапкыр үткәрелә?
- Атнага ике тапкыр, икешәр сәгать. Кайсы көннәр икәнен алар үзләре сайладылар. Ләкин инде, бу теләсә кайсы көнне теләсә кайсы төркемгә килеп утырырга була дигән сүз түгел. Һәркемнең билгеләнгән укытучысы бар, ул бары тик шуңа гына йөри. Уку көннәре: дүшәмбе белән пәнҗешәмбе һәм сишәмбе белән җомга. Вакыты да уңайлы: пенсионерлар иртәнге сигездән унга, ә эшли торган кешеләр кичке алтыдан сигезгә кадәр килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: