Шәһри Казан

Татарстан мәктәпләрендә кыңгыраулар чыңламаячак

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм яңа уку елын башлап җибәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг барышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр иткәнчә, быел республика мәктәпләрендә кыңгыраулар чыңламаячак.

"Мәктәптә кыңгырауларның чыңламавы - класслар бер-берсенә комачауламасын өчен эшләнелә", - дип белдерде Әсәдуллина.

Мондый карар кабул ителүнең төп сәбәбе дә бар, чөнки дәресләр һәр класс өчен төрле вакытта башланачак. Бу мәктәпкә керү юлында балалар туплануга юл куймау һәм тәнәфес вакытында класслар җыелмас өчен эшләнелә.

Реклама

Шулай ук ул искәрткәнчә, һәр сыйныф быел, физкультура, физика, химия дәресләреннән тыш, аерым кабинетта шөгыльләнәчәк.

 ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сүзләренә караганда, мәктәпкә керү юлында мәҗбүри рәвештә терпература үлчәнәчәк, әгәр дә чиргә шик бар икән, балалар һәм өлкәннәрне аерым бинага изоляциячәкләр. Уку башланганчы мәктәпләрдә юу- җыештыру үткәреләчәк, балалар булмаган вакытта бүләмәләр җилләтеләчәк.  

Санузел, азык-төлек блогы янында кулларны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылачак. Мәктәпләрдә массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Республика мәктәпләре өчен ТР бюджеты хисабына бактерицид рециркуляторлар сатып алу планлаштырыла. Әгәр дә әти-әниләр әлеге җиһазны балалары укучы сыйныфка турыдан-туры үзләре  алырга уйласалар, алсыннар, әмма биредә бернинди дә мәҗбүр итү турында сүз бармый, дип аңлатты Әсәдуллина.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: