Шәһри Казан

Татарстанда балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү буенча «кайнар линия» эшли башлады

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле «кайнар линия» телефоннары эшли башлады.

Министрлык сайтында «Балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве - актуаль мәсьәләләр» дип аталган тематик баннерыннан балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве үзгәрешләре һәм компенсацион түләүләр хакында мәгълүмат та алып була.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «кайнар линия»се телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның гражданнар кабул итү сәгатьләре - һәр сишәмбе 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12.

Килеп чыккан сорауларны тәүлек дәвамында электрон адрес буенча да җибәрергә була: Yolduz.Hisamieva@tatar.ru. Элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны күрсәтү дә сорала.

Реклама

Фото: dzer.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: