Шәһри Казан

Телне ятлату түгел, ә яраттыру җитми

2014 елның 1 мартына кадәр илнең барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыту методикалары яңартылырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин фикеренчә, белем бирүнең заманча техника куллану белән генә чикләнеп калуы дөрес түгел, укучыларның рухи үсешенә дә игътибарны арттырырга кирәк. Гади тел белән әйткәндә, проект рус теле һәм әдәбияты...

Әлеге проект буенча, федераль дәүләт мәгариф стандартларын камилләштерү чаралары да каралачак. Бу исә рус теле һәм әдәбиятын укытуга таләпләрнең катгыйлануы белән бәйле. Шуны да әйтергә кирәк: тулы гомуми белем алучылар рус теленнән БДИда язма имтихан белән генә чикләнмәячәк, имтихан алучы белән язылган инша буенча фикер алышулар да булачак. Бу исә өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, күбрәк балл җыю өчен, укучы программада бирелгән китапларны тиешенчә үзләштерергә тиеш булып чыга. Мондый таләпләр укучыларның грамоталылыгында да, тупланган белемне тормышта кулланырга өйрәнүендә дә күренәчәк, дип ышандыра проектны әзерләүчеләр. Өстәвенә, РФ Хөкүмәте карамагында Россиядә яшәүче халыкларның туган телләрендә басылган китап-басмаларны рус теленә тәрҗемә итеп тарату да булачак. Бу укыту эшчәнлеген мәдәниятне өйрәтү белән үреп алып бару өчен булдырыла.
Президент кадәр Президент кушкач, проект ахырга кадәр эшләнеп бетәр, әлбәттә. Аның идеясе начар түгел. Башка телләргә, әйтик, татар телен укыту методикасына да шуның ише яңалыклар кертсәң, начар булмас иде бит. Хәер, һәр белем бирү йортының, һәр мөгаллимнең үз укыту алымы булмый калмый инде. Ә республиканың барлык тел укытучылары өчен дә билгеле бер нигезләмә булса, тагын да яхшырак булыр иде.
Татарстанда татар телен укыту буенча бер гомуми методика бармы икәнлеген белергә теләп, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кердек. «Телне өйрәтүдә техник мөмкинлекләр дә куллану зарур, тик сөйләм телен аралашуда, сәнгатьтә өйрәнү кулайрак. Шуңа да Татарстанда узган елдан бирле татар телен өйрәтүдә коммуникатив чаралар кулланыла. Укучылар дәрестә уен, әңгәмә, төрле күренешләрне театральләштерү ярдәмендә телнең үзенчәлекләренә төшенәләр. Әлеге методика, гадәттә, чит телләрне өйрәтүдә кулланыла, чөнки ул баланы, сүз запасы чикле булган очракта да, аралашуда югалып калмыйча, әңгәмәне дәвам итәргә өйрәтә. Бу - дәреснең әңгәмәгә, аралашуга корылуының нәтиҗәсе. Кагыйдәләр ятлап кына телдә ирекле сөйләшү мөмкин түгел», - дип аңлатты министрлыкның милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова.
Әлбәттә, музей-театрга йөрү укучылар тарафыннан хупланачак кына - парта артында күңелсезләнеп аяк болгап утыру түгел бит инде. Икенче якка да файдасы булачак. Мисалга, музейлар даими экскурсияләр белән тәэмин ителәчәк. Әмма татар телен мәктәп биналарыннан читтә өйрәтүгә килсәк, каршылыклар туа. Әйе, милли музейларыбыз, театрларыбыз бар. Анда барып, милләтебез өчен горурланып, милләтпәрвәрлек хисләре белән тулыланып кайтасың, тик татарлык барыбер җитеп бетми. Бу хакта Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина да искәртеп үтте. «Гимназиябездә татар теле дәресләре классик рәвештә укытыла. Бу укытучы сөйли, укучы тыңлый гына дигән сүз түгел, билгеле. Укытучылар, замана белән бергә атлап, дәрес барышында компьютер программаларын куллана, балалар белән әңгәмәләр кора. Татар теле кабинетына интерактив такта алып кую теләге дә бар, тик әлегә финанс мөмкинлекләребез чикле. Дәресләрдән тыш, төрле чараларга да чыгабыз. Мәсәлән, укучыларны Камал театрына «Банкрот» спектакленә алып барачакбыз. Дөрес, театрда балалар татар сәнгате белән таныша, әмма татар телен өйрәнми. Ник дигәндә, безнең мохитебез татарча түгел. Урамга чыгуга, яшьләр дәрестә өйрәнгән татар телен оныта, рус сүзләре кыстырып, «чыктым аркылы күпер» белән телләрен вата-җимерә сөйли башлый. Бу татар телен яратмаганга, аннан оялганга түгел.
Безнең балалар техник үсеш заманында яши, китап-газета уку алар өчен ят әйбер, шуңа да гимназиябез төрле чараларда катнашып җиңү яулаган сыйныфларга татар газета-журналларына бушлай язылу бүләк итә. Шулай итеп, мохитне татарчалаштыруга кечкенә генә булса да бер адым ясыйбыз», - ди ул.
Тамчыдан күл җыелган кебек, бәлки, татар телен укыту методикасына да язма башында телгә алынган алымнар кертү уңай йогынты ясар? Милләтебезне саклап калыйк дисәк, татар телен ятлатырга гына түгел, яраттырырга да кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: