Шәһри Казан

Үтмәс товар түгел лә

Бүген музыка мәктәбендә балаларыбызның хордан чыкканын көткәндә, бер ана тузына: «Яңа директор килгәч, минем кызны татар теле дәресе өчен татар төркеменә күчергән. Бала бернәрсә аңламый. Мин шауламасын өчен, укытучы кызымның «ике»лелек эшенә «дүрт»ле куя. Белмәгәннәр программасы белән укыса, бәлки, ни дә булса өйрәнер иде. Ә болай...» - ди. «Татар булганга...

Реклама

Бүген музыка мәктәбендә балаларыбызның хордан чыкканын көткәндә, бер ана тузына: «Яңа директор килгәч, минем кызны татар теле дәресе өчен татар төркеменә күчергән. Бала бернәрсә аңламый. Мин шауламасын өчен, укытучы кызымның «ике»лелек эшенә «дүрт»ле куя. Белмәгәннәр программасы белән укыса, бәлки, ни дә булса өйрәнер иде. Ә болай...» - ди. «Татар булганга күчергәндер», - дим. «Булса соң! - ди бу. - Татар теле дәресенә кертмәсеннәр өчен генә мин кызыма рус исеме куярга тиеш идеммени?! Беренче иремнең фамилиясендә калып, балаларга шул фамилияне биргән булсам, яһүд булып йөрерләр - проблема булмас иде! Гаиләдә татарча сөйләшүче юк, әби-бабай исән түгел, безнең теге заманнарда татарча ничек укыганны чамалыйсыңдыр: рус балалары чаңгы шуарга киткәндә, безгә татар теле дәресе үткәрәләр иде. Алай уку буламыни?!»
Мин ул ханымның, татарча белмәсә дә, татар театрларына йөрүен, наушник киеп, спектакльләр каравын беләм, кызы да татарча җырлар тыңлый икән. Кыскасы, ул татарга каршы татар түгел. Бары тик заманында татар телен өйрәнә алмый гына калган. Хәзер кызының аз булса да белүен тели. Әмма белгәннәр арасына белмәгәнне кертеп утырту бу бала файдасына түгел ләбаса. Бу очракта элеккеге түрәнең, олыгайгач, мәктәпкә директор булып килеп, «закон буенча» балаларны классларга бүлеп утыруын кабул итә алмыйм.
Безнең классны да татар теле өчен икегә бүлделәр. Укытучыбыз да бик җайлы, сөйкемле күренә, тәҗрибәле ханым, җайлы гына итеп, программаның әллә ни аерылмавын аңлатты. Кызым дусларыннан аерылып укуына башта зарлангаласа да, аңлата алдым бугай - тынычланды, хәзер мине сөендерү өчен: «Мин татар теленнән иң яхшы укучы», - дип мактанып ала.
Татарга кияүгә чыгып ике бала тапкан бер рус хатыны зарлана: алар мәктәбендә дә татар теле өчен классны икегә бүлгәннәр икән. Моның татар фамилиясе йөрткән улын татар төркеменә язганнар. Ханымның улын рус төркеменә күчертәсе килә. Ә мәктәпнең күчерәсе килми ди, чөнки татар төркеменә укучылар җитмәячәк. Яшәргә һәм бала табарга аңа татар ире яраган. Хәтта баласына да татар исеме кушарга каршы килмәгән - анысы өчен рәхмәт үзенә. Әмма телне өйрәнергә - юк! «Ирегез татарча беләме соң?» - дип сорыйм үзеннән. «Со своими якшается», - ди. Менә, бу безнең «умырткасыз» «подкаблучник» татар ирләренең чын йөзе! Әнисе татар булган балаларны, Иванов кына түгел, Шлагбаум фамилиясен йөртсәләр дә, мәктәптә татар төркеменә кертергә үгетли алганнар. Ә марҗа кочкан татар мужигына ике дөнья - бер кәнди: балалары кайда укыса да барыбер - өйдә тыныч булсын да, аңа гына тимәсеннәр. Әйе, татар милләтен марҗа кочкан татар ирләре бетерә.
Классны татар теле өчен икегә бүлүгә килгәндә, аңлыйм, ансыз булмыйдыр: белгәнне-белмәгәнне бергә укыту дөрес түгелдер. Әмма математикада да, башка фәннәрдә дә көчлеләр-көчсезләр була, аларны бүлмибез бит. Миңа калса, мәктәптә класс туплаганда ук бер классны татар телен белгәннәр программасы белән укырлык итеп тупларга кирәк. Андый класстан ата-аналар качмасын өчен, ул класска иң яхшы укытучыны куярга була, чөнки баланы беренче класска укырга биргәндә ата-ана мәктәпнең ниндилеген генә түгел, нинди укытучыга эләгәчәген дә җентекләп өйрәнә. Яхшы укытучының даны алдан йөри, быел нинди укытучының класс җыячагын белеп торалар. Мәсәлән, бер «текә» мәктәптә беренче класска яңа гына диплом алып чыккан бер яшь кызны куйганнар. Попечительләр советына фәлән мең сумнар түләп шундый мәктәпкә килгән ата-ана, әлбәттә, сагаеп кала. Шуннан нишләгәннәр дисезме? Таныш-белеш табып, укытучы кыз укыган уку йортына чыгып, кызның укуы, ышанычлы булу-булмавы белән кызыксынганнар, тегенең кызыл дипломлы яхшы белгеч икәнлеген белгәч, дүрт ел эчендә кияүгә чыгып, декретка китү куркынычы юкмы икәнлеген сорашканнар. Уңай җавап алгач кына тынычланганнар.
Мәктәпләрдә гадәттә
«А» классы көчле була икән - быел кызымны укырга керткәндә белдем. Дөресрәге, элек, тест белән алган заманда, көчле булгандыр, хәзер, тестлар тыелгач, күпчелек мәктәпләрдә «А» - «блатной класс», ди - миңа бер мәктәп директоры үзе шулай диде. Кыскасы, иң яхшы укытучыга «А» классын бирәләр.
Әйтик, нигә мәктәптә иң яхшы укытучыга «А» классын биреп, андагы бөтен балаларга татар телен тулы программа белән укытмаска?! Миңа калса, яхшы укытучыда уку - әһәмиятле фактор, татар телен тулы программа белән укытуга бу очракта каршылык булмас, фамилиясенең татарча булуы балага өстәмә мәшәкать тудырмас иде. Әмма юк, бездә татар теле элек ничек өстәмә йөк булды, хәзер дә шулай дәвам итә. Моннан берничә ел элек күрше рус кызына татар теленнән дәрес әзерләргә булыша идем, кайбер сүзләрне, татар журналисты була торып, хәтта мин дә аңламыйм.
Русларның һәм кайбер татарларның татар теле укытуга каршы чыгуын сүгеп ятасы җиңел ул. Ә менә сүкмәслек итеп укытуга күчүе, балаларны кызыктырырлык программа һәм дәреслекләр булдыруы авыррак. Монысы инде турыдан-туры ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кичекмәстән башкарасы эше.
Казанның Иске Татар бистәсендә 12 нче мәктәп бар. Анда җиңел генә эләгеп булмый, ди. Мәктәптә иврит теле укытылуы да, керү өчен яһүд тамыры соралуы да (шулай диләр) татарларны куркытмый - анда уку акчалы татарлар өчен дә бик дәрәҗәле икән. Менә бит, яһүдләр Татарстан башкаласында да үз мәктәпләрен нинди дәрәҗәле итә алганнар. Ә без республикабызда телебезне һаман «үтмәс товар» итеп көчләп тагарга азапланабыз. Югыйсә аны «чират торып алырлык» кадерле товар итәрлек мөмкинлекләр дә булды инде...
Әгәр һәр микрорайонда заманча татар гимназиясе ачу мөмкинлегебез юк икән, татар телен өйрәнүне кызыклы итәрлек тагын бер юл: дәүләт структурасында эшләүче һәр зур һәм кечкенә түрә татарча аралаша белергә тиеш дигән тәртип кертсәк, ничек булыр?! Баласын татарча дәрес әзерләтүче ата-ана: «Укы, татарча белмичә, бу республикада кеше була алмыйсың!» - дияр иде…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: