Шәһри Казан

Төп максат – тәрбия

Бу язма Яңа елга кадәр язылырга тиеш иде. Дүртенче сыйныфларга керә башлаган яңа фән белән беренче көннәрдән үк танышасыбыз, ишетеп кенә түгел, күреп тә беләсебез килгән иде. Тик башлаган эшне туктатып торырга мәҗбүр булдык. «Дөньяви этика нигезләре» фәнен укыткан Казан мәктәпләрендә очрашырга бик теләп ризалашсалар да, «Россия халыкларының дини мәдәнияте»...

Реклама

Бераз хәтерне яңартып үтик. Быелгы уку елы башыннан 4 нче сыйныф укучылары өр-яңа фән укый башлады. Гомуми исеме Россия халыкларының дини мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре булган дәрес алты модульгә бүленгән иде. Татарстандагы белем бирү йортлары шуларның икесен сайлап алды: дин тарихы һәм этика нигезләре. Балаларының нинди фән укыячакларын ата-аналар үзләре хәл итте.
«Барысын да үз көчебез белән»
110 нчы лицейда, ата-аналар сайлавы буенча, дөньяви этика нигезләре фәнен укыталар. Мөгаллимәләре Фәния Кадыйр кызы Фокеева һәм Надежда Александр кызы Зубкова дәресне бергәләп алып баралар. Мәгариф бүлегендә шулай хәл иткәннәр. Мин барган көнне укучылар горурлык һәм тәкәбберлек турында сөйләште. Укытучылар дәресне кызыклы итү өчен шактый тырышканнар: темага кагылышлы презентация ясаганнар, әдәби әсәрләрдән өзекләр китерделәр, бер өзекне балалар сәхнәләштереп тә күрсәтте. «Бернәрсә юк иде, методик ярдәмлекләр булмаудан тилмердек. Барысын да үз көчебез белән әзерләдек. Нәрсә дә булса эшлибез дә мәгариф бүлегенә алып барып күрсәтәбез. Алар рөхсәт бирсә, дәрестә кулланабыз», - ди Фәния ханым. Юл ярып, беренче булып баручыларга һәрчак авырга туры килә, бу очрак та искәрмә түгел.
Дәрес уку программасына кертелсә дә, чиреккә билге чыкмый икән. «Монда балаларны билге белән бәяләп тә булмый. Безгә барыбер җиңелрәк әле, дини мәдәниятне сайлаучыларга бигрәк кыендыр», - ди укытучылар бертавыштан.
Дин турында сөйләшергә иртәрәк
Бу сүзләрне Яңа елга кадәр, укытучылар үз дәресләренә кереп утыруга кискен каршы чыккан вакытта әйтергә туры килгән иде инде. Үз күзләрем белән күргәч тә шундыйрак фикер калды.
Сүз фәкать Россия халыкларының дини мәдәнияте дәресе турында гына бара, билгеле. 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә берничә дүртенче сыйныф бар. Кайберләрендә яңа фәннән аерым укытучы керсә, Эльмира Миңнемулла кызы Әхмәдуллина бу дәресне үзе җитәкчелек иткән сыйныфка үзе үк укыта. «Сыйныф җитәкчесе укытырга тиеш. Балалар барыбер аңа ияләшкән, укытучы да аларның мөмкинлекләрен яхшы чамалый. Яңа кеше кергәч, ниндидер ятсыну була», - ди Эльмира ханым.
Укытучы тәнәфестә дәреслекләр белән таныштырды. Әлеге фән буенча русча да, татарча да дәреслекләр балаларга таратылган. Аннан кала «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабын, төрле өстәмә әдәбият та кулланалар икән. Дәрес күпчелек очракта рус телендә алып барыла. Мин килгән көнне искәрмә ясадылар: татар телендә уздырдылар. 25 татар баласы укыган татар-инглиз гимназиясендә анысы да гөнаһ түгелдер!
Дәреслектә башта христиан, аннары Ислам, аннан соң калган диннәр турында язылган, һәрберсенә гомуми күзаллау бирелгән. «Үзебезнеке булгач, Ислам дине турында бик яратып сөйләдем. Христиан диненә башта ятсыныбрак тотынган идем, аннары ияләштем тагын. Әти-әниләре Ислам кануннары буенча яшәгән балалар да башта дәреслек битләрендәге тәреләргә чирканыбрак караганнар иде, соңрак аларга да кызык булып китте. Һәр диннең асылында бер нәрсә - кешене изгелеккә, мәрхәмәтлелеккә өндәү ята бит», - дип сөйли Эльмира Миңнемулла кызы.
Мин утырган дәрестә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хакында да, Сергей Радонежский турында да сөйләштеләр. Тик әңгәмәнең максаты балаларга нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген аңлатуга кайтып калды. Мәрхәмәтлелек, изгелек, явызлык төшенчәләрен ничек аңлаулары белән бүлештеләр балалар. Шулай кирәктер дә, мөгаен. Ник дигәндә, дүртенче сыйныф укучысы динне бөтен асылы белән аңлый алмый, яхшылыкка өндәүче илаһи бер көч итеп кенә кабул итә. Яңа дәреснең дә максаты балаларны дингә өндәү түгел бит, ә аларны дин тарихы белән берникадәр күләмдә таныштыру, шуңа бәйләп, күңелләренә тәрбия орлыклары салу.
Зарланырлар дип көткән идем, ни гаҗәп, Эльмира ханым мондый дәрес кертелүенә бик шат икән. «Һаман да шул балаларны тәртипле итеп тәрбияләү турында уйлыйбыз бит инде», - ди ул. Аның фикеренчә, тәрбия сәгатьләре генә җитеп бетми, шушының ише дәресләр дә кирәк.
Һәркемнең үз укыту ысуллары бардыр, әлбәттә, мин күргән дәресләрдә исә төп максат балаларга тәрбия бирүгә кайтып калды. Дини мәдәният фәнен кертеп, тагын барысын да болгатып бетермәсләрме инде, дип курыкканнар иде ата-аналар. 4 нче сыйныф укучысына нәрсәгә инде ул дин диючеләр дә булды. Мин куркырлык сәбәп күрмәдем. Дин, этика дигән исем белән кысалап алынган шул ук әхлакый тәрбия инде бу. Менә анысының балаларга кирәклегендә шик юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: