Шәһри Казан

Туган телендә китап укый алмаган бала рәнҗетелгән кебек...

Китапка карата саксыз сүзләр әйткән, китапханәләргә бөтенләй битараф булган кешеләрне гаепләргә ашыкмыйм. Димәк, үз вакытында алар юлында яхшы китапханәче очрамаган. Индиянең дәүләт эшлеклесе Ш.Ранганатан болай дип әйткән бит: «Иң элек яхшы китапханәче табыгыз, ә аннан соң китапханә ачыгыз. «Нинди генә даһи язучының китабы булмасын, китап киштәсендә торганда, ул җансыз терелеп...

Китапка карата саксыз сүзләр әйткән, китапханәләргә бөтенләй битараф булган кешеләрне гаепләргә ашыкмыйм. Димәк, үз вакытында алар юлында яхшы китапханәче очрамаган. Индиянең дәүләт эшлеклесе Ш.Ранганатан болай дип әйткән бит: «Иң элек яхшы китапханәче табыгыз, ә аннан соң китапханә ачыгыз. «Нинди генә даһи язучының китабы булмасын, китап киштәсендә торганда, ул җансыз терелеп телгә килсен өчен, аңа җылы куллар, сизгер күңел кирәк. Сабый чагында кулына китап алып матур сурәтләрен карамаган кеше юктыр ул. Шушы кызыксынуның нинди юнәлеш алуы исә тирә-юньдәге шартларга, аерым шәхесләргә бәйле. Кукмара районының үзәк балалар китапханәсендә «Әдәби калейдоскоп» дигән милли әдәбият бәйрәме булып узды. Бу чараның Кукмара җирлегендә үткәрелүе очраклы гына түгел. Районда яшәүче татар, удмурт, рус һәм мари халкы балаларының һәркайсына китапханәдән үзенең туган телендә басылган китап алып уку мөмкинлеге бар.
- Кукмаралыларның бу яктан, чыннан да, мактанырлыклары бар, - ди, Республика милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев. - Удмуртиянең үзендә бер генә милли мәктәп булмаган елларда да Кукмараның Ош-Юмья авылы мәктәбендә бөтен фәннәр дә удмурт телендә укытылды. Уйлап карагыз әле: Удмуртиянең үзендә туган телләрендә белем бирә алмаганнар, ә Кукмарада моның өчен шартлар тудыра алганнар. Шунысын да искәртергә кирәк - бу авылдан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Монысы инде - милли горурлык тәрбияләүнең нәтиҗәсе. Бүген менә Кукмара китапханәсе фондының милли телдә басылган китапларга бай булуын республика күләмендә үрнәк итеп куябыз. Китапханә директоры Резеда Касыймованың үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән ирешелгән уңыш бу. Китаплар кайтмый, дип кенә утырырга да мөмкин булыр иде, югыйсә.

Реклама

- Эшли башлагач та иң элек балаларга туган телләрендә укырлык китаплар белән тәэмин итүне бурыч итеп куйдым, - ди Резеда Касыймова. - Акча булган саен Йошкар-Ола һәм Ижевск шәһәрләренә барып, яңа китаплар сатып ала тордык. Рәхмәт район җитәкчелегенә, китап сатып алырга дигәндә, һәрвакыт мөмкинлеген табарга тырышалар. Инде бүген, Аллага шөкер, китап фондыбыз шактый бай. Үз туган телендә китап укый алмаган бала кимсетелгән, рәнҗетелгән кебек тоела.
«Эх, һәрбер ата-ана шулай уйласа икән», - дип сыкрап куйды күңел. Шулай да, Резеданың сүзләренә караганда, кул астында булганда, әти-әниләр балаларына китапларны сатып алырга да каршы түгелләр икән. Мондый мөмкинлекне китапханәнең үзендә үк тудырганнар. «Балаларына бүләккә китап алырга күнексеннәр, дибез. Күп вакыт акча юк-барга да сарыф ителә. Яңа гына «табадан төшкән» бизәкле матур китаплар бер баланы да битараф калдырмый. Шуңа күрә, рөхсәт алып, китап сатуны да оештырдык», - дип, Резеда сатудагы китаплар белән дә таныштырды.
Сәхнәдә удмурт, мари, рус һәм татар балалары берсен-берсе алыштыра торды: биеделәр, җырладылар, тарихларын сөйләделәр. Соңгысы һәркайсы өчен дә уртак, шушы төбәккә бәйләнгән. Бу - аларның туган җирләре. Аларның чыгышларын карап утырганда күңел дә ниндидер рәхәтлек кичерде, тантана итте, әлеге балалар өчен күңел сөенде. Бәйрәмгә килгән күпсанлы кунаклар арасында «Кизили» җурналының баш мөхәррире Өлфәт Багретдинов, балалар язучысы Борис Вайнер һәм Йолдыз Шәрәпова бар иде. Балалар язучылары күңелләре белән һәрчак балачакта кала беләләр. Шуңа күрә булса кирәк, аларның чыгышлары үзгә бер җылылык белән кабул ителде. Сүз дә юк, бу балаларның барысы да китапны киләчәктә дә дус итәр, китапханәгә йөрер, дип әйтеп булмый. Шулай да, бүген аларның күңеленә яхшылык һәм яктылык орлыклары салына икән, алар инде шытым бирми калмас.

Саннар, фактлар
Татарстанда барлыгы төрле типтагы формадагы 3394 китапханә бар һәм аларда барлыгы 70 млн документ саклана. Республикадагы 1546 муниципаль китапханәләрнең 1176сы - татар халкына, 1048е - рус, 125е - чуаш, 24е - мари, 31е - удмурт, 14е мордва-эрзя, 11е - мордва-мокша, 7се башкорт халкына хезмәт күрсәтә. 2011 елда муниципаль китапханәләргә 543 000 данә яңа басма кайткан. Матбугат басмаларын да исәпкә алып, бу бер муниципаль китапханәгә 331,4 данә туры килә дигән сүз, ә 2010 елда ул 432,6 данә булган. Республика күләмендәге китапханәләр исемлегендә Татарстан Республикасы милли китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, Татарстан Республикасы сукырлар китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе бар.

Китапханәче көндәлегеннән
Ни өчен мин әлеге һөнәрне сайладым соң, китап яраткангамы? Анысы да бардыр. Шулай да, иң беренче чиратта, кешеләрне яратканга китапханәче булганмындыр, мөгаен.
***
Тәүге тапкыр кыяр-кыймас кына китапханә ишеген ачтың да гөнаһсыз күзләреңне миңа төбәдең, ә минем кулымда сиңа дигән беренче китап, ялгышмаска иде...
***
Үсмер кыз кайчаннан бирле шигырь китапларын актара, мин исә сабыр гына көлемсерәп утырам. Гашыйк булган бала, ә гашыйк булып яшәү рәхәт, мәгънәле. Мин дә синең самимилегеңә, яшьлегеңә гашыйк.
***
Кешеләрне матурлыкка сокланырга, яхшылыкны бәяләргә өйрәтәсе иде.
***
Бары тик китапханәгә һәм Аллаһ йортына кергәч кенә кешеләр сак кына ишек яба, пышылдап сөйләшә, аяк очларына гына басып йөри.


27 май - Китапханәләр көне иде. Вәсилә Галиева шул уңайдан Cаба районы китапханәчеләре исеменнән редакциябезгә хат юллаган. Алар Разил Вәлиевкә шигъри юллар белән рәхмәт җиткерәләр. Бу фикерләр белән республиканың барлык китапханәчеләре дә килешәдер, Разил Вәлиев чыннан да китапханәләрне дә, китапханәчеләрне дә гел яклап, саклап килә.

Китап иле дөньясында
Сез бит - җилкәнле кораб;
Җил-давылга бирешмичә,
Барасыз алга карап.

Китап өчен кем соң
Сездәй тырыша?
Яратабыз, хөрмәтлебез,
Сез бит безнең «крыша».

Без - китапханәче затлар,
Гашыйкбыз сезгә зурлап,
Алия ханым күрмәгәндә
Китәрбез әле урлап.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: